Абильгёр Оливер
Клуб карьерасы
«Ольборг» клубының футбол мәктәбе шәкерте. Оливер Нильсен 2015 елның 20 июлендә беренче тапкыр Дания Суперлигасында «Эсбьерг»ка каршы уйный[1]. Дебют уенында башта аның гаебе белән командага пенальти билгеләнә, соңрак ул гол кертә һәм уенда урыннар тигезләшә. 2020 елның 3 февралендә Абильгёр, соңыннан сатып алу хокукы белән, 2020 елның июненә кадәр аренда нигезендә Россиянең «Рубин» клубына күчә. 1 мартта «Тамбов»ка каршы матчта Россия премьер-лигасында беренче тапкыр катнаша[2]. Аренда тәмамлангач, клуб уенчыны сатып алу мөмкинлегеннән файдалана. 2024 елның июненә кадәр уенчы белән тулы хокуклы контракт имзалана[3]. Абильгёр 2021 елның 21 ноябрендә «Сочи»га каршы уенда «Рубин» өчен беренче голын кертә[4]. 2022 елның 2 сентябрендә «Рубин» Абильгёрны 2023 елның җәендә сезон тәмамланганчыга кадәр Шотландиянең «Селтик» клубына арендага уйнарга җибәрә.
Җыелма командада карьерасы
Абильгёр 2019 елда Даниянең яшьләр җыелма командасы составында Италиядә узган яшьләр арасындагы Европа чемпионатында катнаша. Футболчы турнирда Германия командасына каршы уйный[5].
2020 елның ноябрендә беренче тапкыр Даниянең төп җыелма командасына чакырыла[6]. 2020 елның 11 ноябрендә Швеция җыелма командасына каршы иптәшләрчә уенда (2:0), Томас Дилейни урынына алмашка чыгып, дебют ясый һәм 70 нче минутта сары карточка ала[7].
Искәрмәләр
- ↑ Ольборг vs. Эсбьерг 1:1 (ингл.). soccerway.com (20 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026. Архивировано 9 август 2019 года.
- ↑ Тамбов vs. Рубин 0:0 (ингл.). soccerway.com (1 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026. Архивировано 2 декабрь 2021 года.
- ↑ Abildgaard skifter permanent til FC Rubin Kazan (дат.). web.archive.org (20 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026.
- ↑ Сочи vs. Рубин 1:2 (ингл.). soccerway.com (21 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026. Архивировано 2 декабрь 2021 года.
- ↑ Германия (до 21) vs. Дания (до 21) 3:1 (ингл.). soccerway.com (17 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026. Архивировано 22 февраль 2020 года.
- ↑ Никита Дарквеев. Хавбек «Рубина» Абильгёр впервые вызван в сборную Дании (рус.). championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026.
- ↑ Дания – Швеция, 11 ноября 2020 — Футбол. Товарищеские матчи (сборные) (рус.). championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026.