Азамат Хәлилов
Азамат Самат улы Хәлилов (рус. Азамат Саматович Халилов; 3 май 1970, Иске Собхангол, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 27 май 2018, Стәрлетамак, Башкортстан) — Россия театр һәм кино актеры. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2001), Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2000)[1].
Тормыш юлы
1970 елның 3 маенда Башкорт АССР-ының Бөрҗән районы үзәге — Иске Собхангол авылында туа. Бала чакта спорт белән шөгыльләнә, 9 нчы сыйныфта укыганда милли көрәш буенча 1 нче өлкәннәр разрядына лаек була. Агач бизәү сәнгате, фотога төшерү белән мавыга. 8 нче сыйныфта укыган чакта дуслары белән вокал-инструменталь ансамбль оештыра, аппаратура белән мәктәп администрациясе ярдәм итә.
1987 елда, Иске Собхангол урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа дәүләт сәнгать институтына (режиссер Рифкать Вәкил улы Исрафилов курсы) укырга керә . Икенче курста укыганда хәрби хезмәткә алына:Казакъстанның Краснодар шәһәрендә хезмәт итә. Көз көне, югары уку йортлары студентларын армиядән кайтару турында закон чыккач, кабаттан институтка — Рифкать Исрафилов курсына, кайта.
Институтта укыганда гаилә кора, тормыш иптәше — Башкортстанның атказанган артисты Зөлфия Хәлилова, балалары туа. Кызлары — Зилия Садыйкова да әти-әнисе юлын сайлый, ул да актриса[2].
Иҗади эшчәнлеген 1991 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театрында башлый, әммә Илшат Йомагулов (институттагы сәхнә теле укытучысы) яшләрне яңырак кына ачылган Стәрлетамак драма театрына күчәргә өнди. 1992 елның март аенда яшь гаилә Стәрлетамакка күчә һәм театрда иҗат итә башлый[3]. Театрда 26 ел эшләү дәверендә төрле характердагы һәм масштабтагы 30 га якын образ тудыра[4].
Азамат Хәлилов 2018 елның 27 маенда Стәрлетамак шәһәрендә вафат була[5].
2019 елның апрель аенда Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсендә артистны искә алу кичәсе уза[6].
Иҗаты
Театрдагы беренче көннәреннән үк Азамат Хәлилов үзен сәләтле, зур өметләр уятучы уенчы итеп таныта. Стәрлетамак драма театры сәхнәсендә ул төрле масштабтагы һәм характердагы образлар тудыра.
Табигатьтән көчле темпераменты, шаянлыгы, юморны нечкә аңлавы, эшлеклелеге, әсәрнең жанрын, рольне дөрес тоемлап, эчкерсез бирә белүе Азамат Хәлиловны театрның тәҗрибәле артислары рәтенә куя һәм үз тамашачасын табарга мөмкинлек бирә.
Артист Лек Вәлиев, Рифкать Исрафилов, Филарит Бәкеров, Әхтәм Абушахманов һәм Б. Хәйбуллин куйган спектакльләрдә дә катнаша.
Каһым түрә, кенәз Терегол һәм Шәкүр ролләрен башкарган өчен, 2000 елда Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясена лаек була.
Спектакльләрдәге ролләре
- Роберт Бөрҗәнов — Б. Рафиков, «Замана минем кулда»;
- Хәйретдин — Ф. Бурнаш, «Яшь йөрәкләр» (режиссерлары Г. Ильясова, Х. Яруллин);
- Гнат — К. Карпенко—Карий, «Бәхетсез мәхәббәт» (реж. Г. Ильясова);
- Алексей — А.Гельман, «Скамейка»;
- Шәкүр — Т. Миңнуллин, «Диләфрүзгә дүрт кияү» (реж. К. Исламголова);
- Дәүләтбай — М. Кәрим, «Кыз урлау» (реж. Рөстәм Хәкимов);
- Кенәз Терегулов — Х. Иргалин, «Ана бүре каргышы»;
- Каһым түрә — И. Дилмөхәмәтов һәм Ә. Дилмөхәмәтова, «Каһым түрә» (реж. Ә. Әхмәдуллин);
- Баһанур — Ф. Бүләков, «Мәхәббәт карагы»;
- Искәндәр бай — М. Фәйзи, «Асыляр» (реж. Азат Җиһаншин);
- Сәлим — Э.Ягудин, «Китмәскә килгән кошым!» (реж. И. Вәлиев);
- Бәхти — Д. Салихов, «Хатын түгел — аждаһа» (реж. И. Вәлиев)[7];
- Самат — Р. Кол-Дәүләт, «Бермуд өчпочмагы» (реж. А. Җиһаншин).
Кинодагы рольләре
Тамашачылар арасында Стәрлетамак башкорт драма театры артистлары катнашкан «Күңелле яшибез» тележурналы популярлык казана. Сюжетлар төрле җирләрдә төшерелә: Мисырда, Кызыл диңгез буенда, Краснодар краенда һәм Башкортстанда. Азамат Хәлилов әлеге һәм Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе базасында төшерелгән күп серияле «Бәхет кошы» (2014), «Сируси» (2015), «Күршеләр» (2016) (сцен. авторы Д. Йосыпов, реж. Р. Юлаев) һәм К. Буракаеваның «Мин өйләнәм» (2013) фильмнарында уйный. Ихласлыгы, җор теле белән тамашачыларның мәхәббәтен яулый.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2001);
- Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2000);
- «Театр язы» җөмһүрият фестивале дипломанты — М. Шабановның әсәре буенча куелган «Крах и отчаяние» спектаклендә Чыңгызхан роле өчен (2003).
Искәрмәләр
- ↑ Халилов Азамат Саматович (рус.). kultura-burzyan.ru (5 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Актер Азамат Хәлилов вафат. Кызыл таң (29 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Ләйсән НАФИҠОВА. Ғаилә бәхете бер уйлы булыуҙа ул (рус.). kiskeufa.ru (27 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Нурия Фатхуллина. Скончался заслуженный артист Башкирии Азамат Халилов (рус.). prufy.ru (28 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ В Башкортостане скоропостижно скончался известный актёр Азамат Халилов. Башинформ мәғлүмәт агентлығы, 2018, 28 май [рус.] [Тикшерелгән 28 май 2018]
- ↑ Он был Батыром сцены… (рус.). myseldon.com (12 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Не жена, а дьявол! (рус.). str-kultura.ru (18 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.