Азат Хөсәенов (1958)
Бу җырчы турында мәкалә, композитор Азат Хөсәенов белән бутамагыз
Азат Тимершәех улы Хөсәенов (псевдонимы — Азат Тимершәех; рус. Азат Хусаинович Тимершаехов; 10 апрель 1958, Иске Богады, Татарстан АССР) — совет һәм Россия җырчы, Татарстанның халык артисты (2008).
Тормыш юлы
1958 елның 10 апрелендә ТАССР Актаныш районы Богады авылында алты балалы гаиләдә туган. Әтисе күмәк хуҗалыкта бухгалтер, әнисе колхозчы булып эшли. Гаиләдә 3 ул, 3 кыз үскәннәр.
Азат туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтына укырга керергә баллары җитмәгәч, туган ягына кайта. Актанышта «Сельхозтехника» берләшмәсенең клубына эшкә урнаша, читтән торып Алабуга мәдәни-агарту укуханәсенә укырга керә.
1976—1978 елларда Ерак Көнчыгышта тимер юл гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була. Армиядән туган авылына кайткач, күмәк хуҗалык рәисе Кәрам Гариф улы Гарипов аны клуб мөдире, спорт уеннарын оештыручы, комсомол оешмасы сәркатибе вазифаларына билгели.
1981 елда Яр Чаллыга, КамАЗ төзелешенә күчеп килә. «Электромаш» заводында эшли башлый. Мәскәү электромеханика институтының кичке факультетын тәмамлый. «Электромаш» заводында эшләгәндә, «Чулман» татар җыры ансамбле оештыра. Төп эшеннән китмичә, ярты ставкага «Энергетик» мәдәният сараена эшкә урнаша. Читтән торып, педагогия институтын тәмамлый[1].
2004 елдан Казанда яши. «Азат Тимершәех» дигән сәхнә исемен ала. ТР кулланучылар оешмасы берлегендә профсоюз рәисе итеп сайлана[2].
2020—2021 еллардагы пандемия вакытында, концертлар булмагач, Азат Тимершәех идарә компаниясендә диспетчер булып эшли. Шул ук чорда ул Көек бистәсендәге мәктәптә җыр укытучысы вазыйфаларын да башкара[3].
Иҗаты
Туган авылында урта мәктәптә укыганда үзешчән сәнгатьтә катнаша башлый. Актанышта һәм туган авылында клубларда эшләгәндә, шулай ук армиядә, БАМ төзелешендә полк клубында җырчы буларак осталыгын арттыра. КамАЗда эшләгәндә «Чулман» ансамбле белән җомга саен район авылларына гастрольләргә чыга.
Иҗади үсешенә якташы, «Энергетик» мәдәният сараеның татар хоры җитәкчесе (бер үк вакытта Яр Чаллының 2нче музыка мәктәбенең директоры) Әнәс Батыр улы Фәйрушин зур өлеш кертә. Композитор Илгиз Закиров белән иҗади дуслыкта яши, концертларында аның 7—8 җырын башкара.
Азат Тимершәех татар җырын Сахалинда, Ерак Көнчыгышта, Котыпта, Себердә, Донбасста, Балтыйк буенда, Урта Азиядә яңгырата. Концертларында күп санда татар халык җырлары, композиторларның 300дән артык җырын башкарган[4].
2021 елның башында туган авылы Богадыда булган җенси җинаять турында скандалдан соң, җырчы вакытлыча «Богады» җырын сәхнәдә башкарудан баш тарта. Пандемиядән соң Азат Тимершәех яңа җырлар аз яздыра, ул элек баян белән башкарылган борынгы җырларына заманча аранжировкалар ясау белән шөгыльләнә[3].
Репертуарында туган ягы Актаныш турында җырлар зур урын алган: «Туган як» (Мирһади Разов сүзләре, Әхтәм Миңнебаев көе), «Актанышым, туган җирем» (Мирһади Разов сүзләре, Ганс Сәйфуллин көе), туган авылы Богады, шулай ук Зөбәер, Әнәк, Чишмә авыллары турында җырлар. Концертларын «Җырлыйм туган якта, җырлыйм сезнең хакта» җыры белән башлап җибәрә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе һәм шәхси тормышы
Хатыны — авылдашы Рәмзия, Казан мәдәният институтын тәмамлаган, Яр Чаллы педагогия институты китапханәсе мөдире, ТР милли китапханәсенең бүлек мөдире булып эшләгән, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Балалары: кызы Алия, Казанда заводта эшли; улы Илдар эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә.
Соңгы елларда Азат Тимершәех хатыны Рәмзия белән Казаннан ерак түгел, Питрәч районы Көек бистәсендәге шәхси йортында яши. Пенсиядә булуыннан файдаланып, бакчачылык һәм кош-корт асрау белән шөгыльләнә. Аның кызы Алиядән биш, улы Илдардан ике оныгы бар. Җәйге каникул вакытында оныклары аның йортында яши[3].
Искәрмәләр
- ↑ Пресс-служба Елабужского института КФУ. У нас в гостях - народный артист РТ и заслуженный артист РФ. КФУ (21 март 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Правление Татпотребсоюза. С юбилеем Азат Тимирович! Татпотребсоюз (16 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Гөлназ Хәбибуллина. Азат Тимершәех: «Пандемиядә диспетчер һәм укытучы булып эшләдем». Интертат (1 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Эльвира Гайнетдинова. Азат Тимершәех: “Сәнгатьнең кешегә генә түгел, терлекләргә дә тәэсире зур”. Яр Чаллы шәһәре / shahrichalli.ru (6 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
Әдәбият
- Ягъсуф Шәфыйков. Туган як җырчысы. Китапта: Актаныш – начало пути. К.: «Слово», 2010, 165-168нче бит. ISBN 978-5-98356-105-2
Сылтамалар
- Азат Тимершәех: «Татар теле беркайчан да бетми!» «Казан утлары», 25.11.2017
- Азат Тимершәех. Вконтакте сәхифәсе