Азиза
Тормыш юлы
1961 елның 10 апрелендә Ташкентта һөнәри музыкантлар гаиләсендә өч баланың төпчеге булып туа[1]. Әтисе — Габдерәхим Мөхәммәдов (1923—1980) — милләте белән яртылыш үзбәк, яртылаш уйгыр, композитор, Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1975); Азизага 15 яшь вакытта вафат булган. Әнисе — Рәфика (Хәйдәрова, 1924—2015) — Сембер өлкәсе Иске Кулаткы бистәсеннән, милләте — татар, Үзбәкстан ССР дәүләт академик хор капелласы солисты, музыка укытучысы, дирижёр булган.
Азиза 16 яшендә Ташкентның «Садо» вокаль-инструменталь ансамблендә җырлый башлый. Ташкент консерваториясен тәмамлый (1988).
1988 елда җырчыны Юрмалага (Латвия ССР) яшь совет эстрада җырын башкаручыларның III Бөтенсоюз телевизион бәйгесенә җибәрәләр. Анда ул «Нәмәнган алмалары» җырын башкарып, призлы урын алмаса да, тамашачылар симпатиясе призына лаек була.
1989 елда җырчы Ташкенттан Мәскәүгә күченә, соло карьерасын башлый. «Синең елмаю» («Твоя улыбка») җыры популярлык алып килә, әлеге җыр шунда ук хитка әйләнә[2]. Шул ук елны Азиза үзенең «Aziza» исемле дебют альбомын чыгара[3].
1991 елның 6 октябрендә, Санкт-Петербургның «Юбилейный» спорт сараенда җырчы һәм аның тән сакчысы катнашында булган сәхнә арты бәрелешендә автор-башкаручы Игорь Тальков (1956—1991) үтерелгәч, Азиза музыкаль тормыштан төшеп кала. Җырчыны кагу башлана, телеканаллар аңа бойкот игълан итәләр, кинода төшәргә һәм төрле чараларга чакырылмый башлый, шоу-бизнес кешеләре аны читкә кага. Җырчыны Иосиф Кобзон, Алла Пугачева, Илья Резник һәм Ирина Понаровская яклап чыга[4].
1993 елда «Мәхәббәтең өчен» (За свою любовь, А. Иванов — А. Девяткин) җыры белән «Ел җыры» Россия телевизион фестиваленең финалына чыга.
1995 елда эстрадага яңа җырлары белән кире кайта. 1997 елда аның «Барысы да яки берни дә» (Всё или ничего) дигән яңа альбомы дөнья күрә.
1999 елда композитор һәм продюсер Стас Намин (Анастас Алексей улы Микоян, 1951) белән хезмәттәшлек итә башлый. Нәтиҗәдә, аның репертуарында көнчыгыш музыка йогынтысы булган поп-рок стилендәге җырлар барлыкка килә.
2006 елда «Главный герой» программасында беренче тапкыр Игорь Тальковның улы җырчы Игорь МирИмиР Тальков (кече Игорь Тальков, 1981) белән «Этот мир» җырын бергә башкара. 2019 елның апрелендә аның белән үк «Кто хочет стать миллионером?»уенында катнаша[1].
2007 елда Азиза НТВ телеканалында «Ты — суперстар!» телевизион музыкаль бәйгесендә барлык номинацияләрдә дә абсолют җиңүче булып таныла. 2008 елда «Размышления» (Уйланулар) альбомын чыгара, җырларның күпчелеген үзе язган.
2015 елда «Беренче канал»да «Точь-в-точь» телевизион тамашасының икенче сезоны җиңүчесе була.
2015 елның 6 октябрендә Сочида 14 нче Халыкара «Новая волна» яшь башкаручылар конкурсының гала-концертында «Проще не понять» җыры белән катнаша.
2016 елның сентябреннән — «Точь-в-точь» тамашасының суперсезоны герое.
2021 елда НТВ телеканалында «Маска» тамашсында «Пингвин» образында катнаша.
2023 елның язында Азиза зурлап сольный концертын уздыра, 2024 елның апрелендә 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Тамашачыларына, 40 еллык иҗади эшчәнлегеннән соң, сәхнәдән китү карары турында хәбәр итә һәм дәвалау белән шөгыльләнергә теләвен җиткерә[1].
Дискография
Шәхси тормышы
- Беренче ире (1991—1993) — Игорь Малахов (13.5.1963 – 4.7.2016) — Игорь Тальковны үтерүдә гаепләнүчеләрнең берсе;
- Икенче ире (2011–2016) — Александр Бродолин (1969 елның 18 июлендә туган), Санкт-Петербург эшмәкәре;
- Ире (2021 елдан) ― Алессандро Лортэ (37 яшь, Италия)[5]. 2022 елның февралендә алар аерылышалар, ләкин берничә айдан Азиза мөнәсәбәтләре яхшы булуын, тиздән кире кушылуларын белдерә. Шул ук елның җәендә Азиза Александр Бродолин белән яңадан кушылырга планлаштыруы турында да хәбәр итә[6].
Балалары юк.
2000-еллар башында Азиза ислам диненнән православие диненә күчә (чукынгач алган исеме — Анфиса)[7].
Бүләкләре
- 2010 — Карачаево-Черкесия Республикасы халык артисты[8];
- 2023 — «Лидеры эпохи» премиясе [9].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Азиза Мухамедова (рус.). Вокруг ТВ. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
- ↑ Азиза - певица - биография (рус.). 7Дней.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
- ↑ Aziza (рус.). my.mail.ru (18 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
- ↑ Раиса Мурашкина. Илья Резник: «Азиза возвращается на сцену после многолетней травли». kp.ru, 14.07.2011 [рус.]
- ↑ Даниил Николаев. Звезды в шоке: Никас Сафронов рассказал о недовольстве артистов из-за свадьбы Азизы. «Собеседник», 19.08.2021
- ↑ Азиза Мухамедова (рус.). teleprogramma.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.
- ↑ Бабушка сказала: «Назовите Азизой — из этой девочки будет толк». 2020 елның 30 сентябрь көнендә архивланган. mospravda.ru, 06.12.2018 [рус.]
- ↑ Азиза. Звание Народной Артистки КЧР (рус.). rutube.ru (6 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.
- ↑ RTWeek, редакция Азиза, Катя Лель и Волочкова получили премию «Лидеры эпохи» | «Русская Теленеделя». «Русская Теленеделя» (26 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2024.