Айдан Шенер
Айдан Шенер (төр. Aydan Şener; 1 март 1963, Килис) — Төркия моделе һәм киноактриса, «Королёк — птичка певчая» сериалында Фәридә роле белән таныла.
Тормыш юлы
Айдан Шенер 1963 елның 1 мартында Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Килис шәһәрчегендә татар гаиләсендә туа[1].
Айданның әтисе ягыннан бабалары Казаннан[1]. 1877 елда, чукындырудан качып, бабасының гаиләсе Төркиягә күчеп китә[2]. Айдан Бурсада белем ала[1].
Унсигез яшендә «Төркия гүзәле» матурлык бәйгесендә җиңеп чыга һәм 1981 елда «Дөнья Гүзәле» бәйгесендә үз илен тәкъдим итә[3]. «Төркия гүзәле» титулын алгач, ул модель бизнеста уңышка ирешә. Шулай ук рекламада төшә[1].
Тиздән Шенер, Решат Нури Гүнтекинның «Королёк — птичка певчая» романы буенча төшерелгән «Королёк — птичка певчая» сериалында Фәридә ролен башкарып, кинода дебют ясый[1]. Бу эш актрисага Төркиядә һәм аннан читтә киң танылу китерә[4].
1983 елда Айдан Шенер Айхан Акбинга кияүгә чыга. Ул вакытта Акбин футбол буенча Төркия җыелма командасы уенчысы була. Биш елдан соң аларның кызлары Эҗем (Ecem) туа[5]. 1991 елда гаилә аерылыша.
Кинокарьера
Айдан Шенер Решат Нури Гүнтекинның «Королёк — птичка певчая» китабын экранлаштыруда Фәридә роле белән таныла. Роман дөнья классикасы дип таныла. Фильмның режиссёры — Осман Седен.
Актрисаның тагын бер танылган фильмы — «Киек Каз юлы»: Зөләл исемле төп героиня ролен башкара. Аннары ул «Мөһерле гөлләр» («Mühürlü güller») сериалында Муалла-ханым ролен уйный.
Нигездә, драматик һәм мелодраматик сериалларда төшә. Айдан Шенер сүзләренчә:
«Төркиядә фильмнар төшерелә, әмма теләгәнчә күп түгел. Бездә профессиональ, кызыклы актерлар күп, әмма алар тормышка акча эшләү өчен нинди дә булса телевизион проектларда катнашырга, рекламада төшәргә мәҗбүр»[1].
Казанга килүе
2004 елның июнендә Айдан Шенер Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча әтисе белән Казанга килә[5]. Актриса татар-төрек лицееның чыгарылыш балында кунак була, Ауразиянең Бөтендөнья мирасы шәһәрләре халыкара конференциясе ачылышында катнаша, шулай ук Сабантуйда кунак була[1].
2007 елда актриса кабаттан Казанга килә. Бу юлы Айдан «Алтын мөнбәр» III Халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасында катнаша. Мостафа Балчик белән бергә «Бабай» фильмы режиссёры Альберт Шакировка «төрки дөнья халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдырган өчен» ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасының махсус бүләген тапшыра[6].
Айдан Шенер үзенең килүе турында болай ди:
«Мин Казанга 3 ел элек килдем һәм монда кабат килүемә шатмын. Бу фестиваль кинематографны үстерүгә зур өлеш кертә».
2013 елда Татарстан башкаласына IX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең шәрәфле кунагы буларак әтисе һәм апасы белән килә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Айдан Шенер үзенең татар тамырлары турында сөйли:
«Әбиемнең әтисе — Казаннан, ә әбинең әнисе — Кырым татары. Шуңа күрә мин бераз Казан татары».
Фильмография
- «Küçük Ağa» (ТВ) (1983) — Эмине;
- «Королёк — птичка певчая» (1986) — Фериде;
- Yeniden dogmak (сериал, 1987) — Фатьма;
- «Млечный путь» (1989) — Зүлял;
- «Два лица Стамбула» (ТВ) (1991);
- Yol Palas Cinayeti (сериал, 1991);
- «Ay Işığında Saklıdır»(ТВ) (1996) — Шүле;
- «Yüzlesme» (ТВ) (1996) — Гүляй Гүл;
- «Bir askin bittigi yer» (1996) — Айше;
- «Nefes Alamıyorum» (сериал, 1996) — Суна
- «Nice yillardan sonra» (сериал, 1997) — Нильгун;
- «Huznun yuzu» (ТВ) (1997) — Эбру Ертюрк;
- «Ah Nalan Ah» (ТВ) (1997) — Налан;
- Sakin Kasabanın Kadını (1997) — Серап;
- «Kumru» (ТВ) (2000) — Кумру;
- «Mühürlü güller» (сериал, 2003) — Муалла;
- «Beni bekledinse» (ТВ, 2004) — Эмине;
- «Masum degiliz» (сериал, 2005) — Зейда;
- «Evimin Erkeği» (сериал, 2007);
- «Fikrimin İnce Gülü» (сериал, 2007) — Зехра;
- «Sürgün Hayatlar» (сериал, 2008) — Эйлюль;
- «Kırmızı Işık» (сериал, 2008) — Сунушу;
- «Yıllar sonra» (2011);
- «Kalbimdeki deniz» (сериал, 2017) — Zahide Oğuz;
- «Menajerimi Ara» (сериал, 2020–2021) — Aydan Sener;
- «Yürek Çikmazi» (сериал, 2022–2023) — Armagan;
- «Üç Kiz Kardes» (сериал, 2022–2024) — Müjgan Varnali;
- «Sandik Kokusu» (сериал, 2023–2025) — Ферьял Аксой[7].
Казанышлары
- 1981 — «Төркия гүзәле» титулы иясе.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Ольга Иванычева. Айдан ШЕНЕР: Я мусульманка, но паранджа не для меня! (рус.). Казанские ведомости (23 июнь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026. Архивировано 30 март 2012 года.
- ↑ Айдан ШЕНЕР: Я очень люблю свою свободу
- ↑ Айдан Шенер — биография и личная жизнь актрисы [неопр.]. Биограф.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Айдан Шенер (биография, личная жизнь, фото) [неопр.]. Beauty Around. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ 1 2 Айдан ШЕНЕР: Я мусульманка, но паранджа не для меня!
- ↑ Список победителей III МФМК "Золотой Минбар"
- ↑ Айдан Шенер. Яндекс (рус.). www.kinopoisk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.