Айдар Кәлимуллин
Тәрҗемәи хәле
1969 елның 9 июнендә Алабугада туган. Алабуга дәүләт педагогия институты тарих-филология факультетының тарих бүлеген кызыл дипломга (1991), Казан химия-технология институты аспирантурасын (1995) тәмамлаган. КФУда «1960-1980 елларда Татарстанның сәнәгать үсеше һәм экология мәсьәләләре» темасына кандидатлык (1995), Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «ХХ гасырның икенче яртысында сәнәгать үсешенең тарихи-экологик тәҗрибәсе: Урта Идел буе материаллары буенча» темасына докторлык (2006) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы
- 1991-1992 Алабуга дәүләт педагогия институтының ватан тарихы һәм гомуми тарих кафедрасы ассистенты.
- 1995-1997 Алабуга дәүләт педагогия институтының ватан тарихы һәм гомуми тарих кафедрасы өлкән укытучысы, кафедра мөдире.
- 1997-2007 Алабуга дәүләт педагогия университетының ватан тарихы һәм гомуми тарих кафедрасы доценты.
- 2000-2008 Алабуга дәүләт педагогия университетының тарих-филология факультеты деканы.
- 2008-2011 Алабуга дәүләт педагогия университетының ректоры.
- 2011 КФУ педагогика һәм психология институты директоры.
Хезмәтләре
50 дән артык фәнни хезмәт (шуның эчендә 2 монография, 6 уку ярдәмлеге) авторы. Кешелек һәм табигать арасында каршылык тамырларын һәм үсешен өйрәнүче мәктәп булдырган. Ватан тарихында Россия провинциясенең ролен өйрәнә.
- Тарих укытканда компьютер технологиясе (махсус курс).
- Татарстанның яңа тарихында актуаль мәсьәләләр (махсус курс).
- Индустриальное развитие Татарстана и проблемы экологии в 60-90-е годы. Казан, 1995.
- История Татарстана (1990-1995 гг.): Уку ярдәмлеге. Алабуга, 1996.
- История Татарстана и татарского народа (XIX век): Уку ярдәмлеге. Алабуга, 2000.
- История России (XX век): Уку ярдәмлеге. [Алабуга], 1999.
- История Татарстана и татарского народа (XIX в.): Уку ярдәмлеге. [Яр Чаллы], 2002.
- Историческое исследование региональных экологических проблем. М., 2006.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РФ югары һөнәри мәктәбе мактаулы хезмәткәре.
Сылтамалар
- КФУ Алабуга институты рәсми сайты
- КФУ рәсми сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- ТР эшлекле үзәге сайты 2015 елның 28 апрель көнендә архивланган.
- Төрек-татар дөньясы сайты