Айрат Гатиятов
Айрат Гатиятов, Айрат Ринат улы Гатиятов (1989 елның 18 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― 2021 елның июнь аеннан Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары. 3нче класслы гамәлдәге дәүләт киңәшчесе.[1]
Тәрҗемәи хәле
1989 елның 18 мартында Казанда туган. Казанда татар гимназиясен[2], 2011 елда «Персонал белән идарә итү, менеджер» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2011 елдан КФУ составында), 2017 елда «төзелеш» юнәлеше буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты магистратурасын тәмамлаган.[3]
Хезмәт юлы
2009-2010 елларда ― ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе (хәзер ябылган) студентлар советы рәисе, Татарстанның Студентлар футбол лигасына нигез салучы (Тимур Сөләйманов белән берлектә [3]).[4]
2011-2012 елларда ― Казанда 2013 елгы Универсиада Башкарма дирекциясендә әйдәп баручы белгеч.
2011-2015 елларда ― Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры (Ирек Фәйзуллин) ярдәмчесе.[4]
2015-2019 елларда ― Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының дәүләт, максатчан һәм тармак программаларын формалаштыру идарәсе башлыгы, аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.[4]
2019-2020 елларда ― Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгының мөлкәт комплексын һәм бюджет инвестицияләрен үстерү департаменты директоры.[5]
2020-2021 елларда ― Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгының бюджет инвестицияләре департаменты директоры.[6]
2021 елның 30 июненнән ― Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары.[7]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте
- истәлекле медальләр (2013, 2014, 2015)
Гаилә хәле
Өйләнгән, ике улы бар.[8]
Искәрмәләр
- ↑ Владимир Путин Айрат Гатиятовка өченче класслы дәүләт киңәшчесе исемен бирде. Татар-информ, 4.01.2012
- ↑ Айрат Гатиятов, Мәскәү. Безнекеләр башкалаларда. 2023 елның 5 гыйнвар көнендә архивланган. — «Татарстан», 02.11.2021
- ↑ 1 2 Замглавы минобразования РФ назначен выходец из Татарстана Айрат Гатиятов. Бизнес-Онлайн, 30.06.2021 [рус.]
- ↑ 1 2 3 Гатиятов Айрат Ринатович. 2023 елның 5 гыйнвар көнендә архивланган. Министерство строительства, архитектуры и ЖКХ Республики Татарстан
- ↑ Гатиятов Айрат Ринатович. tadviser.ru
- ↑ Гатиятов Айрат Ринатович. 2022 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. Министерство науки и высшего образования Российской Федерации
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации № 1761–р. Телеграмма: Контакт @minobrnaukiofficial
- ↑ Гатиятов Айрат Ринатович. minobrnauki.gov.ru [рус.]
Сылтамалар
- Гатиятов Айрат Ринатович. minobrnauki.gov.ru [рус.]
- Безнекеләр башкалаларда. 2023 елның 5 гыйнвар көнендә архивланган. — «Татарстан», 02.11.2021