Айрат Хамматов
Айрат Касыйм улы Хамматов (тат. Айра́т Касимович Хама́тов; 2 февраль 1965, Казан) — СССР боксчысы. Җиңел һәм ярымҗиңел авырлык категорияләрендә 1980 еллар азагы — 1990 еллар башында СССР җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Дөнья чемпионы, ил беренчелеге чемпионы, Европа чемпионатының көмеш медале иясе, Ихтыяри уеннарның бронза призёры, атказанган спорт остасы. Татарстан Республикасы Бокс федерациясе президенты (1999—2017), Күзәтүчеләр советы рәисе (2018 елдан), халыкара категорияле хөкемдар[1].
Тормыш юлы
1965 елның 2 февралендә Казанда туа. 13 яшендә Дәрвишләр бистәсенең «Ракета» спорт клубында тренер М. Вәлиуллинда спорт белән актив шөгыльләнә башлый[2]. Аннары атказанган тренер Виктор Краснов җитәкчелегендә әзерлеген дәвам итә, ярышларда «Зенит» ирекле спорт җәмгыяте өчен чыгыш ясый[3][4].
Рингта беренче җитди уңышына 1986 елда ирешә, ул ярымҗиңел авырлыкта РСФСР халыклары Спартакиадасында җиңү яулый һәм Советлар Союзы беренчелегендә бронза медаль ала. Бу җиңүләр ярдәмендә илнең олылар җыелма командасына эләгә һәм зур халыкара турнирларда катнаша башлый, даими рәвештә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
1989 елда ил беренчелегендә көмеш медаль яулый, Маниладагы Мэр Кубогында, хәлиткеч финал көрәшендә филипинлы Леопольдо Кантансиога юл биреп, көмеш медаль, Мәскәүдә узган дөнья чемпионатында алтын медаль ала. Бу казанышлары өчен «Атказанган спорт остасы» һәм «Күренекле боксчы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була[5].
Киләсе сезонда Сиэтлда узган Ихтыяри уеннарда бронза медаль ота — ярымфинал стадиясендә аны унҗиде яшьлек америкалы Оскар де Ла Хойя җиңә. 1991 ел шулай ук уңышлы була, спортчы Гётеборгта узган Европа чемпионатында көмеш медальгә лаек була, СССР чемпионы титулын яулый. Җыелма команда лидеры буларак, 1992 елгы Барселонадагы җәйге Олимпия уеннары ярышларында катнашырга тиеш була, әмма олимпия турниры башланыр алдыннан Тамбовта узган сайлап алу БДБ чемпионатында җиңел авырлык категориясендәге турыдан-туры көндәше Артур Григоряннан җиңелә. Олимпиадага бара алмый, Хәмматов карьерасын тәмамларга карар кыла, аның исәбендә барлыгы 151 сугыш, шуларның 123 е җиңү белән тәмамлана.
Соңрак Айрат Хамматов Украинага күченә, анда профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясарга омтыла, перспектива булмау сәбәпле, тиздән бу шөгылен ташлый. Берникадәр вакыт Мәскәүдә һәм Казанда төзелеш белән шөгыльләнә, зур булмаган төзелеш фирмасын җитәкли, озакламый ябыла.
1999 елның декабреннән 2017 елга кадәр Татарстан Республикасы Бокс федерациясе президенты булып тора, 2018 елдан — Күзәтүчеләр советы рәисе[6].
Өйләнгән, улы һәм кызы бар[6].
Казанышлары һәм бүләкләре
- Атказанган спорт остасы;
- Дөнья чемпионы (1989, 57 кг-га кадәр);
- Аурупа чемпионатының көмеш призчысы (1991, 60 кг-га кадәр);
- СССР чемпионы (1991, 60 кг-га кадәр);
- СССР чемпионатларының көмеш (1989, 57 кг-га кадәр; 1992, 60 кг-га кадәр) һәм бронза (1986, 57 кг-га кадәр) призеры;
- Ихтыяри уеннарының бронза призеры (1990, 57 кг-га кадәр);
- Халыкара категорияле хөкемдар[7].
Искәрмәләр
- ↑ Борис Валиев. Айрат Хаматов: Ждём ответ премьер- министра (рус.). Советский спорт. Советский спорт (28 декабрь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2013. Архивировано 22 май 2013 года.
- ↑ Интервью с татарином — первым чемпионом мира по боксу — Реальное время (рус.). realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2021.
- ↑ Первый чемпион республики по боксу мечтает опубликовать свои памфлеты. TatCenter.ru (25 сентябрь 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2017.
- ↑ Бокс. Энциклопедия / Авторы-составители В. А. Марков, В. Л. Штейнбах. — М.: «Человек», 2011. — 656 с. — ISBN 978-5-903639-26-7.
- ↑ Илья Береснев. Хаматов Айрат Касимович. Идель (февраль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2013. Архивировано 12 июль 2013 года.
- ↑ 1 2 Айрат Хаматов. kulichki.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2013. Архивировано 18 май 2015 года.
- ↑ Хаматов Айрат Касимович чемпион мира по боксу, председатель наблюдательного совета федерации бокса РТ [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.