Айрат Әхмәтгалиев
Карьерасы
Айрат Әхмәтгалиев 1972 елның 19 августында Казанда туа. «Электрон» футбол мәктәбенең барлык баскычларын узгач, 1990 елда «Рубин»да сынау уза, әмма тренерга туры килми һәм яңа төзелгән «Нефтехимик» клубына күчә. «Нефтехимик» белән беренче лигага чыга һәм команда лидерларының берсе була. 1996 елда Әхмәтгалиев белән Мәскәүнең «Спартак» командасы кызыксына[4].
1996 елда «Рубин»га яңа тренер — Игорь Волчок килә, уенчыларга Премьер-лигага чыгу бурычы куела. Казан клубы Әхмәтгалиевны кире чакырып ала. Төп составта 3 сезон уйный һәм клубны Беренче дивизионга чыгара. 2000 елда Әхмәтгалиев Виктор Антихович белән элемтәне өзә[4].
Ярымсакчы Пермьнең «Амкар»ына күчә. 2001/02 Россия Кубогы ярышларында «Торпедо» капкасына ике туп (3:0) һәм «Сокол» капкасына туп (2:1) кертә; ярымфиналга барып җитәргә ярдәм итә, анда команда «ЦСКА»га 0:1 исәбенә оттыра.
2001 елның 19 июнендә, үз кырында «Рубинга» каршы матчта, 41 нче минутта җәрәхәтләнә, шуның аркасында карьерасын тәмамлый.
Гомумән алганда, профессиональ футболда 406 матч уйный, 97 гол кертә:
- «Рубин» ФК — 112 матч (31 гол);
- «Нефтехимик» — 223 матч (51 гол);
- «Амкар» — 71 матч (15 гол)[3].
Футбол карьерасыннан соң
2016 елның гыйнварында «Рубин»ның яшьләр командасы башлыгы итеп билгеләнә[3][5].
Казанышлар
Командада:
- «Нефтехимик»: Икенче дивизион: җиңүче (1992);
- «Рубин»: Икенче дивизион: җиңүче (1997);
- Россия җыелма командасы: җәйге Универсиада: өченче урын (1995)[6].
Шәхси: «Амкар»: Пермь өлкәсенең иң яхшы футболчысы: 2 урын (2001)[7]
Гаиләсе
Гаиләле, улы — Камил, кызы — Алинә[3].
Искәрмәләр
- ↑ Ахметгалиев Айрат Ринатович (рус.). news.sportbox.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Универсиада-1995: «Россия» пишем, «КАМАЗ» в уме. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2019. Архивировано 20 декабрь 2016 года.
- ↑ 1 2 3 4 Джаудат Абдуллин. Айрат Ахметгалиев: «С третьей попытки я вернулся в родной клуб» (рус.). sport.business-gazeta.ru (22 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Сергей Гаврилов. Экс-полузащитник «Рубина» Айрат Ахметгалиев: «Жалею, что не поиграл в высшей лиге» (25.03.2016). 14 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ У молодежки «Рубина» – новый начальник (2016-01-11). 14 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Ахметгалиев Айрат Ринатович, Родился 19.08.1972 г. Все футболисты России, СССР и СНГ. Информация, Биографии, Команды, Матчи, Голы, Интервью - footballfakts.ru (рус.). FootballFakts.ru | Футбольная статистика и история. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Футболист Ахметгалиев Айрат - Амкар Пермь, полузащитник. fc-tambov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.