Александр Аплечеев
Тәрҗемәи хәле
Дворяннар нәселеннән. 1787 елдан Санкт-Петербургда хәрби оешмаларда эшли. 1800-01 елларда Санкт-Петербургның өлкән (обер) полицмейстеры. 1801 елдан Казанда губернатор. Аплечеев губерна күләмендә ялган акча ясаучылар һ.б. җинаятьчеләр белән актив көрәшә, Санкт-Петербургны азык-төлек белән тәэмин итү эшен башкара. Аның заманында Казандагы 1 нче гимназия карамагындагы Азия басмаханәсендә татар китапларын басу җайга салына; Ыспас һәм Тәтеш өязләре кабат мөстәкыйль административ-территориаль берәмлеккә әвереләләр.
Әдәбият
- Петров П.Н. История родов русского дворянства. М., 1991. Т. 2.
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе 2016 елның 4 март көнендә архивланган.