Артемий Волынский

Артемий Петр улы Волынский (рус. Артемий Петрович Волынский, 168927 июнь 1740, Петербург), дәүләт эшлеклесе, дипломат, генерал-аншеф (1736).

Тәрҗемәи хәле

Борынгы дворяннар нәселеннән. 1704 елдан хәрби хезмәттә. 1715 ел ахыры - 1716 ел башында Казанда дипломатик хезмәткә әзерләнә. Аннары Иранга Рәсәй илчесе итеп җибәрелә; 1717 дә Исфаһанда сәүдә килешүен төзи. 1719-24 елларда Әстерхан губернаторы һәм бер үк вакытта, 1728 елга кадәр, рус-калмык мөнәсәбәтләренә бәйле эшләр идарәчесе. 1722-23 тә Пётр I нең Иранга явын оештыруда катнаша.

1725-30 да (бүленеп) Казан губернаторы. «Наказ»да каралганча (1728), губернада югары административ вазифа белән беррәттән мәхкәмә эшләрен һәм полиция хезмәтен дә башкара. Казанда полиция, ветеринария хезмәтен оештыра, шәһәрне төзекләндерү эшен җайга сала. Янгыннарны булдырмас өчен шактый агач корылмаларны, шул исәптән шәһәр үзәген әйләндереп алган диварны сүттерә. Дәүләт ихтыяҗы өчен башкарыласы эшләрне һәм бурычларны үтәү тәртибен кертә. Казан мәтраны Сильвестр һәм вице-губернатор Н.Н. Кудрявцев белән фикер каршылыгы аркасында эшеннән азат ителә.

1731-32 дә хәрби инспектор. 1732 дән Петербургта сарай ат-абзарлары хуҗалыгында, 1736 дан генерал дәрәҗәсендәге обер-егермейстер (ау хуҗалыгы генералы). 1733-35 тә Польша тәхете өчен барган сугышта катнаша. 1737 дә Немировский конгрессында Рәсәй делегациясе вәкиле була. 1738 дән кабинет-министр вазифасын үти. «Эчке дәүләт эшләрен җайга салу генераль проект»ын эшли («Генеральный проект о поправлении внутренних государственных дел»). Дәүләттә административ ислах үткәрү һәм сәяси, социаль-икътисади үзгәртүләр кертү кирәклеге турындагы язмалар авторы («О гражданстве» һ.б.). Э.И. Бирон, А.И. Остерман һ.б. белән интригалар нәтиҗәсендә кулга алына, фетнә әзерләүдә һәм тәхет яуларга ниятләүдә гаепләнә, җәзалап үтерелә.

Әдәбият

  • Шишкин И.И. Артемий Петрович Волынский: Биографический очерк // Отечественные записки. 1860. Т. 128-129;
  • Корсаков Д.А. Артемий Петрович Волынский: Биографический очерк // Древняя и новая Россия. 1876. Т. 1-2;
  • шул ук. Из жизни русских деятелей XVIII века. Казань, 1891.

Чыганаклар

  1. Bibliothèque nationale de France Artemij Petrovič Volynskij // Autorités BnF (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Волынский Артемий Петрович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.

Тема буенча өстәмә