Ираклий Боратынский

Ираклий Боратынский, Ираклий Абрам улы Боратынский (Баратынский), рус. Боратынский (Баратынский) Ираклий Абрамович, (1802 елның 24 феврале, Тамбов губернасы1859 елның 4 мае, Санкт-Петербург) — Россия империясенең дәүләт эшлеклесе, хәрби җитәкче. 1842-1846 елларда Ярославль губернаторы в.б., 1846-1857 елларда Coat of Arms of Kazan gubernia (Russian empire).png Казан губернаторы, сенатор (1857). Генерал-лейтенант (1853). Романтик шагыйрь Е.А. Боратынскийның (1800-1844) бертуган энесе.

Тәрҗемәи хәле

1802 елның 24 февралендә Тамбов губернасы Кирсанов өязе Вяжя авылында поляк асылзатлары гаиләсендә туган. Әтисе сенатор Абрам Андрей улы Боратынский (1767-1810), отставкадагы генерал-лейтенант, император Павел Iнең якын кешесе була. Әнисе — фрейлина Александра Федор кызы Черепанова (1776-1852). Ираклийның балачагы асылзат Боратынскийларның махсус төзелгән Мара утарында[3] уза.

Петербургта пажлар әзерләүче корпуста белем ала. 1819 елда «прапорщик» хәрби дәрәҗәсе бирелеп, Лифляндиядә хезмәт итә башлый, 1824 елдан «поручик» дәрәҗәсендә Курляндиядә улан полкында хезмәт итә. 1827 елның 1 гыйнварыннан 2нче армия сәргаскәре граф П.Х. Витгенштейнның адъютанты итеп билгеләнә.

1828-1829 елларда «штабс-капитан» дәрәҗәсендә Рус-төрек сугышында катнаша. «Батырлык өчен» алтын коралы, 2нче һәм 3нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 4нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә, «ротмистр» хәрби дәрәҗәсе ала.

1830 елгы Поляк ихтилалын бастыруда катнаша. 2нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.

1831 елда Россия императоры Николай I нең флигель-адъютанты итеп билгеләнә, 1836 елдан «полковник» хәрби дәрәҗәсе дә ала. 1839 елда «озак вакыт намуслы рәвештә хәрби хезмәттә булганы өчен», 3нче дәрәҗәдә Изге Владимир һәм 4нче дәрәҗә Изге Георгий орденнары белән бүләкләнә.

1835 елда генерал-майор кенәз Д.С. Абамелекның кызы фрейлина Анна (18141889) белән никахлаша. Балалары булмый.

undefined

1840 елда Кавказ сугышында катнаша.

1842 елның 30 августыннан «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсендә Ярославль губернаторы в.б. итеп билгеләнә. 1нче дәрәҗә Изге Святослав ордены белән бүләкләнә.

Казан губернаторы

1846 елның 14 мартында Казан хәрби губернаторы итеп билгеләнә.
И.А. Боратынский Казанда губернатор булып торган чорда (1846-1857 ел):

Соңгы еллары

1853 елда «генерал-лейтенант» хәрби дәрәҗәсе ала. 1нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 2нче дәрәҗә Изге Владимир ордены, Ак Бөркет ордены белән бүләкләнә.
1857 елның 31 декабрендә Александр II И. Боратынскийны сенатор итеп билгели.
1859 елның 4 маенда Санкт-Петербургда вафат була.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Баратынский, Ираклий Абрамович (рус.) // Русский биографический словарьСПб.: 1900. — Т. 2. — С. 494—496.
  2. календарь не указан, предполагается юлианский
  3. Хәзерге Тамбов өлкәсе Умёт районы Софьинка авылы

Әдәбият

  1. Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П.А. Николаева). В 2-х томах. I том (А-Л). М.:Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003931-3
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә