Александр Степанов (1910)
Александр Николаевич Степанов (25 сентябрь 1910, Уфа, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 10 май 1991, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — тимер юл тармагы хезмәткәре. Бөек Ватан сугышында катнашучы, 42 нче гвардия укчылар полкы (13 нче гвардия укчылар дивизиясе, 5 нче гвардия армиясе, I Украина фронты) взвод командиры ярдәмчесе, гвардия сержанты, Советлар Союзы Герое (1945).
Тәрҗемәи хәле
Степанов Александр Николаевич 1910 елның 25 сентябрендә Россия империясенең Уфа губернасы, Уфа өязенең Уфа шәһәрендә эшче гаиләсендә туа[1].
Мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Уфадагы К. Ворошилов исемендәге аяк киемнәре фабрикасында эшче, Уфа депосында, Куйбышев тимер юлының 2 нче пассажирлар бүлеге җирле комитеты рәисе, ВЛКСМның узел комитеты сәркатибе, Куйбышев тимер юлының 4 нче отделениесенең Эшкә кабул итү һәм азат итү бүлеге начальнигы булып эшли[2].
1943 елда Уфада армиягә чакырыла. 1944 елдан фронтта.
I Украина фронтының 5 нче гвардия армиясе, 13 нче гвардия укчылар дивизиясенең 42 нче гвардия укчылар полкы взводы командиры ярдәмчесе сержант Александр Степанов 1945 елның 24 гыйнварында Линден авылында (хәзерге вакытта Липки, Скарбимеж гминасы, Бжег повяты, Ополе воеводалыгы, Польша) 12 сәгать дәвамында дошман һөҗүмнәрен кире кагып, зур батырлык күрсәтә[3].
Александр Степановка ССРБ Югары Советы Президиумының 1945 елның 27 июнь Указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә[4].
Мобилизацияләнгәч, Уфада яши. Уфа, Дим вокзаллары начальнигы булып эшли.
1991 елның 10 маенда Уфада вафат була, шәһәрнең Көньяк зиратында җирләнгән[5].
Батырлыгы
1945 елның 24 гыйнварында сержант Александр Степанов, Одер елгасын кичкәннән соң, Линден авылындагы бер йортка урнашып, 12 сәгать буе дошман һөҗүмнәрен кире кага. Ике тапкыр яралануына карамастан, ул пулемёт уты белән дошманның 70 кә якын солдатын һәм офицерын юк итеп, Линден торак пунктын яулап алуны тәэмин итә[6].
Бүләкләре
- Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз» медале (27.06.1945)[6][7];
- Ленин ордены (27.06.1945);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985)[8];
- «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены;
- «Батырлык өчен» медале (16.12.1944)[9].
Исемен мәңгеләштерү
- 2022 елның 22 августында Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 481 нче карары белән Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендәге 141 нче санлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Александр Николаевич Степанов исеме бирелә[10].
- Уфада Ибраһимов бульварындагы 37/1 нче йорт диварына Герой хөрмәтенә истәлек тактасы эленә[11].
Искәрмәләр
- ↑ И. Г. Каримова. Степанов Александр Николаеви (башк.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (27 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. [рус.]
- ↑ Н. В. Уфаркин. Степанов Александр Николаевич (рус.). Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. [рус.]
- ↑ Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 793756. Д. 45. Л. 308, 309)..
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686046. Д. 176. Л. 50)..
- ↑ «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Александр Степанов (1910)
- ↑ 1 2 Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 793756. Д. 45. Л. 308, 309)..
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686046. Д. 176. Л. 50)..
- ↑ Карточка награждённого к 40-летию Победы в электронном банке документов «Подвиг народа»..
- ↑ Приказ о награждении в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 690306. Д. 650. Л. 2)..
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 23 августа 2022 года № 481 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан и об установке мемориальных досок на фасадах зданий общеобразовательных организаций Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (23 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. [рус.]
- ↑ И. Г. Каримова. Степанов Александр Николаеви (башк.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (27 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. [рус.]
Әдәбият
- Несокрушимые. — Уфа, 1985. / стр. 174—204;
- Славные сыны Башкирии. — Уфа, 1979, кн. 4. / стр. 31—34.
Сылтамалар
- Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Степанов Александр Николаевич [рус.] [Тикшерелгән 15 март 2026].
- Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». Степанов Александр Николаевич [рус.] [Тикшерелгән 15 март 2026].
- Республиканский музей боевой славы. Степанов Александр Николаевич [рус.] [Тикшерелгән 15 март 2026].