Александр Эйгенсон
Эйгенсон Александр Генрихович (19 июль 1914 ел — 12 май 1979 ел) — нефтьче, хуҗалык эшлеклесе. 1947-1956 елларда «Башнефть» берләшмәсе «Башнефтегазпром» трестының бүлек җитәкчесе, бораулау конторасының, аннары трестның баш инженеры. РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РСФСР-ның нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре. Хезмәт Кызыл Байрак (1966), «Хөрмәт Билгесе» (1959) орденнары кавалеры.
Биографиясе
Эйгенсон Александр Генрих улы Кубань гаскәре өлкәсендәге (хәзер Краснодар крае) Армавир шәһәрендә 1914 елның 19 июлендә туган. Атасы — Эйгенсон Генрих Александрович (1885-1930) тау инженеры, Бакы нефть промыселларында эшләгән. Әнисе — Синельникова Ксения Петровна.
Александр Генрихович Эйгенсон Азәрбайҗан индустриаль институтын (АзИИ) тау инженеры һөнәре буенча 1938 елда отличие белән тәмамлый[1].
Хезмәт эшчәнлеге
- 1938-1946 өлкән инженер, бораулау цехы начальнигы, «Пермьнефть» берләшмәсенең геолог-күзәтчелек бораулау конторасында баш инженер;
- 1946-1947 БАССР-ның № 417 (Черниковка) заводының Үзәк лабораториясе начальнигы;
- 1946-1954 Уфа гыйльми-тикшеренү институтының лаборатория начальнигы, институт директоры урынбасары;
- 1954-1956 Ленин орденлы Уфа нефть эшкәртү заводында баш инженер;
- 1947-1956 бүлек начальнигы, бораулау конторасының баш инженеры, «Башнефть» берләшмәсенең «Башнефтегазпром» трестында баш инженер;
- 1956-1958 ССРБ Министрлар Советы карамагындагы Газ сәнәгате баш идарәсенең (ССРБ Главгаз) баш инженеры;
- 1959-1963 Башсовнархоз техник идарәсендә начальник; Башкортстан нефть эшкәртү гыйльми-тикшеренү институтын оештыручы һәм аның беренче директоры (1956-1959, 1963-1976)
- 1967-1979 ССРБ нефть сәнәгате министрлыгының бораулау техникасы һәм технологияләре буенча идарә начальнигы урынбасары.
300 гыйльми хезмәт һәм 30 уйлап табуның авторы. VIII—X Халыкара нефть конгресында катнашучы.
Гаиләсе
- Хатыны — Золотова Тамара Александровна (1918 ел 18 апрель Әстерхан — 2009 ел 18 апрель Мәскәү)
- (Атасының агасы) — медицина фәннәре докторы Сергей Александрович (Шмерка Ихильевич, Ефимович) Эйгенсон (?-1935) — Александровскида казна раввины[2].
- Ике туган агалары — Морис Семенович Эйгенсон астрофизик һәм астроном; Лев Соломонович Эйгенсон теплотехник; Александр Сергеевич Эйгенсон (1912-1999) нефтехимик, нефть химиясе сәнәгатен оештыручы[3].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- ССРБ нефть Халык комиссариатының социалистик ярыш отличнигы (1941), РСФСР-ның социалистик ярыш отличнигы (1964), җир асты разведкасы отличнигы (1974).
- Мактаулы нефтьче
- Татар АССР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе
- РСФСР нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1966)
- «Мактаулы Билгесе» ордены (1959)
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактаулы эшчәнлеге өчен» (1945)
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1951),
Искәрмәләр
- ↑ Чеблаков Е. А., Рустамбеков Т. Ф., Гирбасов Г. П., Акатьев В. А., Зверева Л. М, Гундорцев И. В., Назаретов М. Б., Соколова А. В., Тараканов В. А.;. Шульга Г. П.: ПРОФЕССИОНАЛЫ НЕФТЕГАЗОВОЙ ОТРАСЛИ. libed.ru С. 13. ОАО Типография «Нефтяник» (1996). Архивировано 19 апреля 2015 года.
- ↑ Сергей Эйгенсон «Корни. Черта оседлости»
- ↑ Александр Сергеевич Эйгенсон
Сылтамалар
- http://turlenta2.ru/books/v-n-dakhnov/edelman-yakov-aleksand.php(үле сылтама)
- Открытое акционерное общество «Татнефть»
- ЭЙГЕНСОН АЛЕКСАНДР ГЕНРИХОВИЧ (К 90-ЛЕТИЮ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ). elibrary.ru. ЗАО «Издательство „Нефтяное хозяйство“» (2004).
- Большая энциклопедия нефти и газа (том № 3). ngpedia.ru С. 251.