Алексей Недогонов

Алексей Иванович Недогонов ( 1914 - 1948 ) - рус совет шагыйре. Беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты ( 1948 - үлгәннән соң ). 1942 елдан КПСУ (б) әгъзасы.

Биографиясе

Алексей Иванович Недогонов 1914 елның 19 октябрендә (1 ноябрь) Александровск- Грушевский шәһәрендә (хәзерге Ростов өлкәсенең Шахты ) тимерче гаиләсендә туган.

15 яшеннән хезмәт юлын башлый: балта остасы, беркетүче, ремонтчы, шахтада врубмашинист булып эшли. Җиде еллык мәктәптә, тау сәнәгате училищесында укый. 1932 елда Мәскәүгә килгәч, ул эшчеләр факультетына укырга керә, аннары 1935-1939 елларда А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый

Беренче тапкыр ул 1934 елда - зур тиражлы "Вперед" завод газетасында бастыра башлый. Недогоновның системалы әдәби хезмәте 1938 елда башлана. Аның шигырьләре «Комсомольская правда», «Новый мир», «Знамя», «Звезда», «Смена», «Огонёк» журналдарында басылып чыга.

undefined

1939-1940 еллардагы Совет-Фин сугышында катнаша (241 нче пехота полкы); Выборг янында кулы каты яралана. Бөек Ватан сугышы вакытында, капитан дәрәҗәсендә «За нашу победу» ( Көнбатыш фронтның 1-нче сакчылары армиясе ) газетасының, 1943 елның октябреннән - «Советский воин» ( 3-нче Украин фронты ) газетасының хәрби корреспонденты. Ике сугыш вакытында шагыйрь сугышчы һәм журналист булып үтә, аның Финляндия, Польша, Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австрия, Чехословакиядә булу мөмкинлеге булган .

1946 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Яшь шагыйрьнең тормышы фаҗигале рәвештә 1948ның 13 мартында тәмамлана. Аны трамвай бәрдерә һәм ул җитди җәрәхәтләрдән үлә. Аны Ваганьков зиратында күмәләр (17нче участка) [2] .

Ул укыган Шахты шәһәренең 23 нче мәктәбе шагыйрь хөрмәтенә аталган.

Иҗаты

Алексей Недогонов якты, оригиналь тавышлы, ләкин уңышсыз язмышлы шагыйрь иде: исән чагында ул, чыннан да, тиешенчә бәяләнми һәм үз әсәрләренең тулы җыентыгын күрми. Шагыйрьнең бердәнбер шигырь китабы - "Простые люди" (1948) үлеменнән соң дөнья күрә. «Флаг над сельсоветом» шигырендә автор фронттан кайткан буын язмышы турында сөйли.

Китаплары

Сайланма

  • Флаг над сельсоветом: Поэма. — М.: Правда, 1947 (типогр. им. Сталина). — 39 с. (Библиотека "Огонёк" № 15)
  • Избранное. — М.: Советский писатель, 1949 (тип. № 3 Упр. изд-в и полиграфии Исполкома Ленгорсовета). — 228 с.; 1 л. портр. (Библиотека избранных произведений советской литературы: 1917-1947)
  • Флаг над сельсоветом: Поэма. — М.: Гослитиздат, 1951. — 96 с.
  • Стихи и поэмы. — М.: Воениздат, 1957. — 256 с.; портр.
  • Стихи [1937-1947 гг.]. — М.: Правда, 1959. — 32 с. (Б-ка "Огонек" № 40)
  • Избранная лирика. — М.: Молодая гвардия, 1967. — 32 с. — 142 00 экз. («Библиотечка избранной лирики»)
  • Дорога моей земли: Стихи.; [Сост. и авт. предисл. К. Поздняев]; Худож. Б. Диодоров. — М.: Современник, 1975. — 240 с.: ил.; + грампластинка. (Б-ка поэзии "Россия")
  • Ёлка: Стихи. Для мл. шк. возраста; Рис. М. Петрова. — М.: Малыш, 1979. — 16 с.: цв. ил.

Бүләкләр һәм премиялары

  • Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1948 - үлгәннән соң ) -«Флаг над сельсоветом» (1947) шигыре өчен.
  • Икенче дәрәжәВатан сугыш ордены (8.8.1945)
  • Кызыл Йолдыз ордены (9.4.1944)
  • “Бөек Ватан сугышында 1941-1945 елларда Германияне җиңү өчен. " медале
  • "Будапештны яулап алу өчен" медале
  • "Венаны яулап алу өчен" медале
  • "Праганы азат итү өчен" медале

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Недогонов Алексей Иванович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. ↑ Могилы ушедших поэтов

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә