Алексей Савватеев

Файл:Язык математики.ogv
Математик фикерләү принциплары

Савватеев Алексей Владимирович (13 декабрь 1973, Мәскәү) — Россия математигы һәм математик иктисадта белгеч, математиканы популярлаштыручы. Физика-математика фәннәре докторы. Мәскәү физика техник институты профессоры[2][3], Адыгея дәүләт университеты профессоры[4], РФА Үзәк икътисад-математика институтының төп гыйльми хезмәткәре[5], «Балалар өчен 100 математика дәресе» курсының авторы һәм төп лекторы[6], 2107-нче Мәктәп Лекториеның гыйльми җитәкчесе[7], Нальчик шәһәрендә «Мин — математик» фәнни хәрәкәт җитәкчесе[8][9]. Җәмәгатьчелек башлангычында Дмитрий Пожарский Университетының ректоры булып эшли[10]. Шул ук университетта проректор итеп тәгаенләнә[11], Кавказ Математика үзәгенең җитәкчесе урынбасары[12].

Биографиясе

Алексей Владимирович Савватеев 1973 елның 13 декабрендә Мәскәүдә ССРБ укытучысы һәм инженеры гаиләсендә туган. Әнисе ягынан бабасы — Исаак Александрович Лурье (1890-1956) — математик, В.В. Куйбышев исемендәге Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре Хәрби-инженер академиясенең профессоры һәм югары математика кафедрасы начальнигы[13]. 1990 елда 57нче математика мәктәбен тәмамлый[14], шуннан соң Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә, аны 1995 елда отличие белән бтәмамлый[15]. Укуын Россия икътисад мәктәбендә (ЭШ) дәвам итә, 1997 елда аны да отличие белән тәмамлый.[16].

Россия икътисад мәктәбен тәмамлагач, РФА Үзәк икътисад-математика институтында кече эзләнүче, монда 2003 елда икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Моделирование лоббирования и коррупции в переходных экономиках» (белгечлек — 08.00.13 «математические и инструментальные методы экономики») темасына диссертация яклый[17].

2005 елда «салым түләүдән качу белән бәйле коррупцияны математик моделләштерү буенча эше өчен» Осиевич исемендәге бүләк (II бүләк) лауреаты була[18].

Диссертацияне яклаганнан соң профессор Шломо Вебер чакыруы буенча ел ярымга Бельгиягә эконометрик һәм операцияләр тикшеренү үзәгенә китә. Россиягә кайтып, сигез елга Россия икътисад мәктәбенә эшкә урнаша. 2008 елдан РФА Үзәк икътисад-математика институтының «АЛКОА» фонды профессоры була[19].

2013 елда физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Задача многомерного размещения: теоретико-игровой подход» (белгечлек — 08.00.13 «математические и инструментальные методы экономики») темасына диссертация яклый[20]. Шул ук вакытта 2009 елдан 2016 елга кадәр Иркутск дәүләт университетының Математика, информатика, икътисад институтында, шулай ук РФА Себер бүлеге Иркутск фәнни үзәгенең Төбәк социаль һәм икътисад бүлегендә эшләп, даими Иркутск шәһәрендә яши.

РФА Үзәк икътисад-математика институтының математик икътисад лабораториясендә эшли, Мәскәү физика техник институтында профессор[21][22], Иркутск дәүләт университеты (ИДУ) профессоры, Кавказ математика үзәгенең җитәкчесе урынбасары (КМ)[23].

2021 елда РФ Дәүләт Думасына сайлауларга Яңа кешеләр партиясыннан 219 бер мандатлы округтан кандидатлыкка күрсәтелә (Севастополь шәһәре).

Гаиләсе

Ике таркыр никахта була[24]. Биш бала әтисе — Михаил (2004), Галина (2005), Светлана (2011), Юрий (2014)[25] һәм Надежда (2020)[26].

Мавыгулары

Мәскәү Локомотивының көярмәне[27]. Православие динен тота[28].

Агарту эшчәнлеге

2018 елда «Математика для гуманитариев. Живые лекции» китабы өчен «Табигый һәм төгәл фәннәр» номинациясендә «Мәгърифәтче» әдәби премиясе финалчысы була .

2020 елда «Математика маяклары: Евклиднан алып Галуага кадәр» проекты өчен «Мәгърифәтче. Digital» премиясенең шорт-битенә эләгә[29].

Библиография

Монографияләр

Искәрмәләр

  1. https://sanctions.nazk.gov.ua/en/sanction-person/15140/
  2. Савватеев Алексей Владимирович — Кафедра анализа данных. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2021. Архивировано 10 гыйнвар 2021 года.
  3. Алексей Савватеев: «Ферма, Эйлер, Гаусс: арифметическое наследие». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2021. Архивировано 9 гыйнвар 2021 года.
  4. Факультет математики и компьютерных наук. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2021.
  5. Савватеев Алексей Владимирович. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2021.
  6. Дети и Наука. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2021.
  7. В ШКОЛЕ №2107 ОТКРЫВАЕТСЯ НАУЧНЫЙ ЛЕКТОРИЙ ПОД РУКОВОДСТВОМ ПРОФЕССОРА А.В. САВВАТЕЕВА, ГБОУ Школа № 2107, Москва. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2021. Архивировано 11 гыйнвар 2021 года.
  8. Известный математик Савватеев будет обучать учителей математики в Нальчике.ТАСС.Дата обращения: 8 января 2021.
  9. Для преподавателей олимпиадной математики | Электронная газета "Кабардино-Балкарская правда".www.kbpravda.ru.Дата обращения: 8 января 2021.
  10. Университет Дмитрия Пожарского. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2016.
  11. Университет Дмитрия Пожарского. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2020. Архивировано 26 июль 2020 года.
  12. Команда центра — Кавказский математический центр. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2020.
  13. YouTube сайтында Утренний стрим с Савватеевым, от 16.10.2019 года.
  14. Выпускники. sch57.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2016.
  15. ЦЭМИ РАН — Сотрудники. А. В. Савватеев. mathecon.cemi.rssi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2016.
  16. Необходимо задать параметр url= в шаблоне {{cite web}}. Необходимо задать параметр title= в шаблоне {{cite web}}. [ ].
  17. Савватеев, Алексей Владимирович. Моделирование коррупции и лоббирования в переходных экономиках : автореф. дис. … канд. экон. наук : 08.00.13 / Центр. эконом.-мат. ин-т РАН (ЦЭМИ). — Москва, 2003. —24 с.
  18. СПб ЭМИ РАН. emi.nw.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2016. Архивировано 29 октябрь 2016 года.
  19. Профессор РЭШ Алексей Савватеев защитил докторскую диссертацию Архивная копия на Wayback Machine(үле сылтама) Проверено 22 февраль 2019.
  20. Савватеев, Алексей Владимирович. Задача многомерного размещения и её приложения: теоретико-игровой подход: автореф. дис. … д-ра физ.-мат. наук: 08.00.13 / Савватеев Алексей Владимирович; [Место защиты: Центр. эконом.-мат. ин-т РАН (ЦЭМИ)]. — Москва, 2013. — 26 с.
  21. Математические методы анализа экономики и финансов — МФТИ.mipt.ru.Дата обращения: 29 октября 2016.
  22. Онлайн-курс от МФТИ и Алексея Савватеева: теория игр для любых аудиторий.mipt.ru.Дата обращения: 29 октября 2016.
  23. Команда центра – Кавказский математический центр.Дата обращения: 2 декабря 2019.
  24. «Моя цель – заставить как можно больше людей сомневаться»: главный популяризатор математики в России о чудесах, теории игр и алкоголе. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2021.
  25. Савватеев Алексей Владимирович. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2019.
  26. Новорожденная НАДЕЖДА АЛЕКСЕЕВНА САВВАТЕЕВА!!!!!!
  27. «Локомотив». Для всех. Алексей Савватеев.
  28. YouTube сайтында Савватеев без границ: знакомьтесь!
  29. Объявлен шорт-лист премии «Просветитель.Digital». Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2020.

Сылтамалар