Алексей Учитель
Алексей Ефимович Учитель (1951 елының 31 августы, Ленинград, ССРБ) — совет һәм Россия кинорежиссёры, сценарист, Россия Федерациясенең халык артисты (2002), «Рок» киностудиясенең сәнгать җитәкчесе.
Тәрҗемәи хәле
Алексей Учитель 1951 елның 31 августында Ленинградта туа. Әтисе — Ефим Юльевич Учитель (1913—1988), совет операторы, режиссёр, ССРБның халык артисты. Әнисе — Нина Константиновна Войцеховская (1922—1995), «Искусство» нәшриятында мөхәррир.
1975 елда ВГИК тәмамлаган, Ленинград документаль фильмнар студиясендә эшләгән.
1990 елда «Рок» киностудиясенә нигез сала. Алексей өчен уен фильмнары режиссёры сыйфатында дебют булып «Мания Жизели» фильмы тора.
2000 елда «Аның хатыны көндәлеге» фильмы өчен «Ника» премиясен, «Кинотавр» гран-приен һәм «Бәллүр глобус»ка номинация ала. 2002 елда Алексей Учитель Россия Федерациясенең халык артисты була[3].
2005 елда төшерелгән «Космос алдан сизү кебек» фильмы XXVII Мәскәү Халыкара кинофестиваленең төп бүләген — «Алтын Изге Георгий» һәм иң яхшы режиссёрлык эше өчен «Алтын бөркет» премиясен ала.
2010 елдан — Санкт-Петербургта «Кешегә хат» («Message to Man») документаль, кыска метражлы уен һәм анимацион кино Халыкара кинофестивале президенты.
«Матильда» (2017) фильмының чыгуы җәнҗал белән үрелеп барган. Фильм православие җәмәгатьчелеге тарафыннан протест уята, аны оештыручыларны дин тотучыларның хисләрен мыскыл итүдә гаеплиләр[4].
Алексей Учитель «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясе президиумы әгъзасы булып тора.
2020 елда Пушкинның тормышына һәм иҗатына багышланган фильм өстендә эш башлану анонсланган. Проект америка тәрҗемәчесе Джулиан Генри Лоуэнфельд белән берлектә эшләнә[5].
Иҗтимагый позиция
2008 елның октябрендә ЮКОС нефть компаниясе юристы Светлана Бахминаны яклауга һәм азат итүгә ярдәм өчен ачык хатка кул куя[6].
2014 елның 11 мартында Россия Федерациясе мәдәният эшлеклеләренең Украинада һәм Кырымда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәясәтен хуплау мөрәҗәгатенә кул куя[7].
Шәхси тормыш
Хатыны — Кира Саксаганская (1962), продюсер, ел саен үткәрелә торган «Кешегә хат» халыкара конкурсының генераль директоры.
Улы — Илья (1992), ВГИКның режиссёрлык факультетын тәмамлаган.
Алексей Учитель анардан 33 яшькә кечерәк актриса Юлия Пересильд белән мөнәсәбәтләрдә торган[8]. 2009 елда парның кызлары Анна[9], ә 2012 елда кызлары Мария туа[10].
Бүләкләр
- 1995 — РФ атказанган сәнгать эшлеклесе[11];
- 2002 — Россия Федерациясенең халык артисты;
- 2007 — Дуслык ордены[12];
- 2011 — «Алтын өрек» Ереван кинофестивалендә «Мастер» премиясе;
- 2013 — Почёт ордены.
Искәрмәләр
- ↑ Alexej Učitěl // Česko-Slovenská filmová databáze (чеш.) — 2001.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #143938754 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Награждён указом президента № 35 от 14 января 2002 года
- ↑ Заключение по запросу депутата Государственной Думы Н. В. Поклонской
- ↑ Переводчик Лоуэнфельд и режиссер Учитель планируют снять фильм о Пушкине. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2020.
- ↑ В защиту Светланы Бахминой. Открытое письмо деятелей культуры президенту России. Новая газета (30 октябрь 2008).
- ↑ Деятели культуры России — в поддержку позиции Президента по Украине и Крыму 2014 елның 11 март көнендә архивланган. // Официальный сайт Министерства культуры Российской Федерации
- ↑ Алексей Учитель: жена и личная жизнь режиссера. wellnesso.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2020.
- ↑ Юлия Пересильд призналась, что Алексей Учитель — отец её дочерей // cosmo.ru, 9 сентября 2017
- ↑ Юлия Пересильд: «Бороться за роли и бороться за мужчин бессмысленно». Marie Claire (9 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2017.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 4 августа 1995 года № 812 «О присвоении почётных званий Российской Федерации»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21 марта 2007 года № 406 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»