Алимҗан Рафиков

Алимҗан Кяшаф улы Рафиков (1962 елның 30 апреле, Дүшәнбе, Таҗикстан ССР, ССРБ) — совет футболчысы, сакчы. ССРБ спорт мастеры (1988)

Тәрҗемәи хәле

Алимҗан Рафиков 1962 елның 30 апрелендә Дүшәнбедә туа. Милләте буенча — татар[2][3].

1983 елда «Пахтакор»да (Кургантүбә) уйный башлый[4]. 1984—1985 елларда беренче лигада «Памир» (Дүшәнбе) өчен, ә 1986—1988 елларда футбол буенча ССРБ чемпионатының югары лигасында «Кайрат» (Алматы) командасы өчен уйный. «Кайрат» составында ССРБ футбол федерациясе Кубогы иясе була (1988).

1989 елда, югары лигадан «Кайрат» төшкәннән соң, «Памир»га әйләнеп кайта. 1992 елда «Зенит» ка (Санкт-Петербург) уйнарга күчә[5]. 1993—1995 елларда «КАМАЗ» өчен уйный. Рәфыйковның «КАМАЗ»га трансферы өчен «Зенит»ка шулай ук ике «Ока» автомобиле бирелә[6]

1999 елдан — тренерлык эшендә.

Мәскәүдә Тренерларның югары мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлый һәм «В» категорияле тренерлык лицензиясенә ия була. «Турбина» (Яр Чаллы), «Алнас» (Әлмәт), «КАМАЗ» һәм «Рубин» (Казан командаларында тренер була. Һәвәскәр футбол клублары арасында Россия беренчелегендә катнашкан Алексеевск станицасыннан «Родник» командасының тренерлар штабына керә[7].

2010 елның июлендә Дүшәнбенең «Истиклол» командасы баш тренеры итеп билгеләнә. Сезон нәтиҗәләре буенча команда Таҗикстан чемпионатында һәм Таҗикстан Кубогында җиңә[8].

2011 елның август ахырында Таҗикстан җыелма командасының баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.

Гаилә

Улы Руслан — футболчы[9].