Алинә Заһитова
Алинә Илназ кызы Заһитова (рус. Загитова Алина Ильназовна, 18 май 2002, Ижау) — Россия фигуралы шуучысы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда чыгыш ясый. Россия тарихында бердәнбер, дөнья тарихында Ким Ён Адан соң икенче, дөнья фигуралы шууында («Зур шлем»[3][4]) барлык титулларны алган спортчы. Олимпия чемпионы (2018, ялгыз шуу), Евpопа чемпионы (2018, ялгыз шуу), Дөнья чемпионы (2019, ялгыз шуу), Гран-при финалының җиңүчесе (Япония, 2017), Россия чемпионы (2018). 2018 елгы Кышкы Олимпиаданың алтын (ялгыз ярыш) һәм көмеш (команда ярышы) медальләре. Европа чемпионатының (2019), Гран-при финалы (2018) һәм Россия чемпионатының (2017) көмеш медале иясе. Юниорлар арасында дөнья чемпионы (2017)[5], 2016/2017 сезоны юниорлар Гран-при финалы җиңүчесе, юниорлар арасында Россия чемпионы (2017)[6].
Кыска программада 70 тән артык балл[7][8] һәм программалар суммасы буенча 200 балл җыйган беренче юниор[9][10][11]; хөкемдарлыкның иске системасы буенча кыска программада 82 балл бусагасын узган беренче һәм бердәнбер фигуристка[12], кыска программада 80 балл һәм яңасы буенча ирекле программада 150 дән артыграк балл җыйган беренче фигуристка[13]. Ул бер тапкыр Иске (2004—2018) хөкемдарлык системасы буенча кыска программада һәм яңа (2018 һәм алга таба) буенча дүрт тапкыр дөнья рекордын уза. Соңрак аның барлык рекордлары яңартыла.
Россиянең спорт мастеры (2016)[14]. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2017)[15]. Россиянең атказанган спорт мастеры (2018)[16]. Дуслык ордены кавалеры (2018)[17].
Тормыш юлы
2002 елның 18 маенда Ижау шәһәрендә туа. Алинәнең әтисе Илназ Заһитов Актаныш районы Татар Әҗбие авылында[18] туган күренекле хоккейчы, 2015—2016 елларда Ижауда «Ижсталь» хоккей такымы баш тренеры булып эшләгән; әнисе — Ләйсән исемле. Сеңлесе Сабина Заһитова шулай ук тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә.
Алинәгә исемне Алинә Кабаева хөрмәтенә кушалар.
Спортта
2007—2015 елларда Алинә Ижауда шөгыльләнә (беренче тренеры —Наталья Антипина), яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 2016 елда Мәскәүгә күченә, тренер Этери Тутберидзе төркемендә күнегүләр ясый башлый.
2018 елның гыйнварында Алинә, төп көндәше Медведеваны җиңеп, Евpопа чемпионы була һәм Олимпия командасында керә.
Пхёнчхандагы Олимпия уеннарында команда составында команда ярышларында көмеш медаль яулый.
Шәхси ярышларда кыска программада Заһитова өчле лутц — өчле риттбергер каскадын, шулай ук өчле флип һәм икеле аксель сикерүләрен башкара һәм 82,92 балл җыеп, кыска программада баллар суммасы буенча яңа дөнья рекордын куя һәм беренче урында урнаша[19]. Ирекле программада 11 сикерүне дә чиста башкара, баллар суммасы буенча беренче урынны ала һәм 15 яшендә алтын медаль яулый[20].
2018 елның 3 ноябрендә Гран-при Һелсинки 2018 ярышында 215,29 балл белән җиңә[21].
2018 елның 16 ноябрендә Гран-при Мәскәү Rostelecom Cup 2018 ярышында кыска программада яңа дөнья рекордын куя — 80,78 балл (үз рекордын яңарта)[22][23]. Әлеге ярышны алтын медаль белән тәмамлый.
2019 елның 20—22 мартында Япониянең Сайтама шәһәрендә узган дөнья ярышында кыска программада 82,08 балл, произволь программада 155,42 балл җыеп (барлык сумма 237,50) алтын медаль яулый[24].
2019—2020 еллар сезонында ике Гран-при этабында чыгыш ясый: Франциядә көмеш медаль яулый[25], Япониядә бакыр медаль яулый[26]. Декабрь башында Гран-при финалында алтынчы урында урнаша.
2019 елның декабрендә "Первый канал"ның «Время» тапшыруында фигуралы шууда ярыш карьерасын туктатып тору турында игълан итә[27].
2020 елның июнендә мәктәпне тәмамлау турында аттестат ала[28]. РАНХиГСРның журналистика факультетына «продюсерлык һәм мәдәни сәясәт» программасы буенча укырга керә[29], параллель рәвештә Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университетында (РГУФКСМиТ) икенче югары белем алырга карар кыла, укыту профиле — «„тимераякта фигуралы шуу“ спорт төре буенча спорт әзерлеге. Физик культура һәм спорт өлкәсендә педагогик эшчәнлек»[30].
2020 елда Алексей Ягудин белән бергә «Ледниковый период» телевизион проектының 7 нче сезонын алып бара[31], 2021 елда «Ледниковый период» тамашасының 8 нче сезонының алып баручысы була[32]. 2021 елда Санкт-Петербургта фигуралы шуу буенча Россия чемпионатын үткәрү вакытында беренче тапкыр Беренче каналда репортер ролендә чыгыш ясый[33]. Шулай ук 2022 елгы Кышкы Олимпиада вакытында Пекинда Беренче канал өчен корреспондент булып эшли[34]. 2022 елда Алексей Ягудин һәм Анна Щербакова белән бергә «Ледниковый период» тамашасының 9 нчы сезонын алып бара[35].
2023 елның 16 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очраша һәм Казанда үз исемендәге спорт мәктәбен ачу идеясен җиткерә[36]. Төзелеш эшләре 2025 елның август аенда башланып китә. Проектның гомуми бәясе 1,29 млрд сум, эшләр 2027 елның җәенә тәмамланырга тиеш[37].
2024 елның маенда РАНХиГСта дәүләт имтиханнарын тапшыра[38].
2025 елның сентябрендә социаль челтәрләрдәге үз битендә 1 октябрьдән Николай Картозиянең продюсерлык мәктәбендә укый башлаячагын игълан итә[39].
2025 елның 17 сентябрендә Алинә Заһитованың Украинаның «Миротворец» мәгълүматлар базасына кертелүе билгеле була. Сәбәбе итеп Кырымда узган «Таврида 2021» халыкара фестивалендә катнашуы күрсәтелгән[40].
2025 елның декабрендә Чукотканың Певек шәһәрендә «Академик Ломоносов» йөзмә атом җылылык электростанциясендә чыгыш ясый һәм Россия рекордлар китабында яңа казаныш урнаштыра[41].
Дөнья рекордлары
Яңа хөкемдар системасы буенча Алинә Заһитова кыска, произволь программаларда һәм баллар суммасы буенча абсолют рекорд иясе булып тора.
| Кыска программада рекорд | |||
|---|---|---|---|
| Дата | Балл | Чара | Искәрмә |
| 16 ноᴙбрь, 2018 | 80.78 | Rostelecom Cup 2018 | Опера өрәге, Ллойд Уэббер көе
Рекордны Рика Кихира Гран-при финалы 2018 дә яңарта. |
| 27 сентябрь, 2018 | 79.93 | Nebelhorn Trophy 2018 | |
| Ирекле программада рекорд | |||
| Дата | Балл | Чара | Искәрмә |
| 28 сеʜтябрь, 2018 | 158.50 | Nebelhorn Trophy 2018 | Кармен, Жорж Бизе көе
Рекордны Александра Трусова Ондрей Непела Мемориалы 2019 да яңарта. |
| Ике программа суммасы буенча рекорд | |||
| Дата | Балл | Чара | Искәрмә |
| 28 сеʜтябрь, 2018 | 238.43 | Nebelhorn Trophy 2018 | Рекордны Александра Трусова Ондрей Непела Мемориалы 2019 да яңарта. |
Әдәбият
- Ландыш Әбүдарова. Аккошларны ак килеш саклагыз! «Сөембикә», 2018 ел, гыйнвар саны, 24-25 б.
Сылтамалар
- Алина Загитова на сайте fskate.ru
- Алина Загитова готовится к дебюту во взрослом фигурном катании
- Путин поздравил Загитову с победой на чемпионате мира. 2019, 22 марта
- Алина Загитова: победа на Олимпийских играх это приятное удивление. Вести. Ru сайты, 2018, 23 февраль
- XXIII Зимние Олимпийские игры. Выступление фигуристки Алины Загитовой
Искәрмәләр
- ↑ http://www.isuresults.com/bios/isufs00101053.htm
- ↑ Вероника Советова. Алина Загитова: хочу совершить прыжок с парашютом (рус.). ТАСС (4 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ Загитова взяла карьерный «Большой шлем». Тутберидзе ударила по Орсеру квадом Турсынбаевой
- ↑ В её честь называют правила и лошадей. Факты и цифры об Алине Загитовой. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2021. Архивировано 21 апрель 2021 года.
- ↑ Чемпионат мира среди юниоров по фигурному катанию. Тайбей (Китайский Тайбэй/Тайвань). «Юниорспорт». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2021. Архивировано 15 май 2021 года.
- ↑ Первенство России среди юниоров 2017 Дeвушки. fsrussia.ru (5 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2021. Архивировано 1 сентябрь 2021 года.
- ↑ ISU Grand Prix of Figure Skating Final 2016 JUNIOR LADIES SHORT PROGRAM (ингл.). isuresults.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2021. Архивировано 2 апрель 2018 года.
- ↑ Honda falls short of world junior title despite personal bests (ингл.). japantimes.co.jp (19 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2021. Архивировано 11 октябрь 2021 года.
- ↑ Junior Ladies Result (ингл.). isuresults.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2020. Архивировано 5 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Get to Know Russian Olympic Hope Alina Zagitova (ингл.). sputniknews.com (21 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2021. Архивировано 11 октябрь 2021 года.
- ↑ SCOTT REID. Zagitova, Medvedeva lead Russian skating superpower (ингл.). sbsun.com (22 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2021. Архивировано 11 октябрь 2021 года.
- ↑ Ольга Бороднева. Фигуристка Алина Загитова установила новый мировой рекорд на Олимпиаде (рус.). Телеканал «Звезда». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2019. Архивировано 17 май 2019 года.
- ↑ Фигуристка Загитова установила мировой рекорд в короткой программе (рус.). Пятый канал (16 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2019.
- ↑ Приказ "О присвоении спортивного звания "Мастер спорта России" от 5 августа 2016 г. № 102 нг (рус.). Министерство спорта Российской Федерации (5 май 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2019. Архивировано 18 август 2019 года.
- ↑ Приказ "О присвоении спортивного звания "Мастер спорта России международного класса" от 26 июня 2017 г. № 87 нг (рус.) [недоступная ссылка — история]. Министерство спорта Российской Федерации (27 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2019.
- ↑ О присвоении почетного спортивного звания "Заслуженный мастер спорта России" от 12 февраля 2018 г. № 13 нг (рус.). Министерство спорта Российской Федерации (12 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2019. Архивировано 18 август 2019 года.
- ↑ Владимир Путин вручил государственные награды российским спортсменам – победителям и призёрам XXIII Олимпийских зимних игр (рус.). Министерство спорта Российской Федерации (28 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2019. Архивировано 26 сентябрь 2020 года.
- ↑ Татар Әҗбие — 1970 елларда Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасында калган авыл
- ↑ Олимпиада-2018. Загитова выиграла короткую программу, Медведева – 2-я
- ↑ Олимпиада-2018. Загитова завоевала золото, Медведева – серебро
- ↑ Алинә Заһитова Финляндиядә Гран-при этабында “алтын” яулады. Татар-информ
- ↑ Россия тимераякта фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова яңа дөнья рекорды куйды. Татар-информ
- ↑ Алина Загитова выиграла короткую программу с мировым рекордом! Короткая программа. Rostelecom Cup. YouTube
- ↑ Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында җиңде. Татар-информ
- ↑ Косторная выиграла Гран-при Франции с преимуществом в 20 баллов, Загитова – 2-я
- ↑ Косторная выиграла Гран-при Японии, Кихира – 2-я, Загитова – 3-я
- ↑ Алина Заһитова карьерасын туктатып торды. Татар-информ
- ↑ Школа «Самбо-70» опубликовала видео с последним звонком Алины Загитовой. sports.ru (15 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2020. Архивировано 16 июнь 2020 года.
- ↑ Елена Чистова. Алина Загитова зачислена на факультет журналистики в РАНХиГС. championat.com (30 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2020. Архивировано 3 сентябрь 2020 года.
- ↑ Загитова, Косторная и Павлюченко зачислены в РГУФК. sports.ru (7 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2021. Архивировано 28 август 2021 года.
- ↑ Олимпийская чемпионка Алина Загитова станет ведущей шоу «Ледниковый период» на Первом канале. sports.ru (7 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2020. Архивировано 4 декабрь 2020 года.
- ↑ «Никакого конфликта между Загитовой и Медведевой нет, у каждой в проекте своя роль». 1tv.ru (27 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2021. Архивировано 27 сентябрь 2021 года.
- ↑ «Алина Загитова: «Быть репортером Первого канала и сопровождать участников на пути, который уже прошла сама – невероятные ощущения». sports.ru (27 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2022. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
- ↑ «Алина Загитова: «В Пекине-2022 буду в роли корреспондента. Большая честь быть связующим звеном между спортсменами и болельщиками по ту сторону экрана». sports.ru (1 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2022. Архивировано 6 февраль 2022 года.
- ↑ Щербакова и Загитова будут вести шоу «Ледниковый период» (рус.). РБК Спорт (5 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2022.
- ↑ «Сейчас строят быстро»: каким будет в Казани центр Алины Загитовой за миллиард (рус.). БИЗНЕС Online (22 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ Министр спорта Татарстана сообщил, что школу фигурного катания Загитовой достроят к лету 2027 года (рус.). Реальное время (8 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ «Поставлю в рамочку». Алина Загитова рассказала, что сдала государственные экзамены. championat.com (29 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2024.
- ↑ Загитова рассказала, что будет обучаться в школе продюсирования (рус.). sport.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ Людмила Митрохина. Олимпийскую чемпионку Алину Загитову внесли в экстремистскую базу «Миротворец». kp.ru - (17 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Загитова выступила на плавучей атомной ТЭС на Чукотке и установила рекорд России (2025-12-15). 15 декабрь 2025 тикшерелде.