Алинә Кәримова

Алинә Юрий кызы Кәримова (кыз фамилиясе: Прокофьева, рус. Алина Юрьевна Каримова; 14 март 1992, Түбəн Кама, Татарстан Республикасы) ― җырчы, халыкара бәйгеләр лауреаты, ТНВ каналында «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы (2017—2025).

Тормыш юлы

1992 елның 14 мартында Түбән Кама шәһәрендә туа. 2000 елда гаиләсе белән Сарман районы Сарайлы авылына күченә. Сарайлы тугызеллык мәктәбен, Сарман сәнгать мәктәбен (укытучылары — Гөлназ Гөлүс кызы, Татарстанның атказанган укытучысы Рәсиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина) тәмамлый.

«Энҗе бөртекләре» районкүләм җыр бәйгесендә катнаша. «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә, «Сандугач керде күңелгә» балалар җыр фестивалендә, Сара Садыйкова, Әлфия Авзалова исемендәге һәм башка бәйгеләрдә катнаша.

2009 елда «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә лауреаты була. Казан музыка көллиятендә (Россия Федерациясенең атказанган артисты Клара Әкрам кызы Хәйретдинова классы)[1], Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә (Клара Хәйретдинова классы) укый.

«Керәшен чибәре ― 2009» бәйгесе җиңүчесе.

2017 елның сентябреннән 2025 елга кадәр — «Җырлыйк әле» тапшыруы алып баручысы.

2021 елда «Яңа татар җыры» фестивале проектында Азат Кәримов белән «Яратып йөрим сине» җырын (авторлары Фәрит Хатыйпов, Дамир Гарифуллин) башкарып, «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә III урын алалар[2].

Җырчының 2025 елның 29 ноябрендә «Алинә Кәримова. Хәния Фәрхигә багышлау. ТРИБЬЮТ» концерты уза[3].

Гаиләсе

Ире — Азат Кәримов. Кызлары: Азалина (Азат белән Алинә исемнәреннән ясалган, «гүзәл чәчәк» мәгънәсендә), Гөлмәрьям[4].

Иҗаты

Җырчының репертуарында күбесенчә ретро җырлар.

Җыентыклары

  • Мәңгелек мизгел (2022)[5].

Җырлары

Татарча
  • Авыл киче[6].
  • Сары камыш (Азат Кәримов белән уртак җыр).
  • Көт әле, дисең.
  • Эх гомер гомерләр.
  • Яратып йөрим сине (Азат Кәримов белән уртак җыр).
  • Сарманым.
  • Гаиләгез бәхетен сайлагыз.
  • Кайда син.
  • Без бергә (Артур Исламов, Руслан Сафин, Алинә Шәрипҗанова, Эльза Заяри белән уртак җыр).
  • Торналар.
  • Өмет (Азат Кәримов белән уртак җыр).
  • Мин бәхетсез димә.
  • Исәнме (Азат Кәримов белән уртак җыр).
  • Мин сине эзләдем (Азат Кәримов белән уртак җыр).
  • Ышанам (Азат Кәримов белән уртак җыр).
  • Чияле тау.
  • Саумы, диләр гөлләр.
  • Синең өчен яшим.
  • Әйдә, җырлыйк[7].
  • Яратам мин сине, ЯРАТАМ.
  • Иң бәхетле.
  • Ачытау.
  • Күбәләк аланнары.
  • Гармунчыга.
  • Бәхет җыры (Азат Кәримов белән уртак җыр).
  • Чит илләрдә.
Русча
  • Моя семья (Гүзәл Сабгатуллина, Арслан Сибгатуллин, Азат Кәримов, Милана Сәлахетдинова, Мария Семёнова белән уртак җыр).
  • Мой свет.
  • Птица белая.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Азат Кәримов: "Алинә күкрәгемә сыенып елады" (2021-02-04). 28 октябрь 2025 тикшерелде.
  2. “Яңа татар җыры” яңа Яхиннарны, Сәйдәшевләрне таба алдымы? (2021-03-01). 28 октябрь 2025 тикшерелде.
  3. Алинә Кәримова. Хәния Фәрхигә багышлау. ТРИБЬЮТ (рус.). tatfil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  4. Алина Каримова: “Ике якны да тигез күрәм” (2018-09-30). 28 октябрь 2025 тикшерелде.
  5. Мәңгелек мизгел (альбом). music.yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  6. Популярные треки Алина Каримова. music.yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  7. Алина Прокофьева - вся музыка, песни и треки Алина Прокофьева: скачать или слушать онлайн. box.hitplayer.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  8. «Мактаулы исем артыннан йөрергә вакытлары юк»: Алинә – Азат Кәримовлар гаиләсендә куаныч. Интертат (7 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.

Әдәбият

  • Прокофьева-Кәримова Алисә Юрьевна. // Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин). К.: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 319 нчы бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
  • Альбина Гайнуллина. Алинә Кәримова: «Шайтаннарым бер тузса, әйтәсемне әйтми туктамыйм». «Акчарлак», 2021 ел, 28 июль, 9, 13 нче бит.
  • Лилия Йосыпова. Алинә һәм Азат Кәримовлар белән интервью. «Ирек мәйданы», 03.04.2017