Алисә Айдарова

Алисә Айдарова (Алисә Ильяс кызы Айдарова) – рәссам-сынчы. Айдаровлар нәселеннән: Ситдыйк Айдаров һәм Галия Кайбицкаяның торыны, Сәйяр Айдаровның оныгы, Ильяс Айдаровның кызы. Халыкара мәдәният һәм сәнгать академисенең шәрәфле әгъзасы.[1]

Тәрҗемәи хәле

1982 елның 23 маенда Мәскәүдә туган. Белеме – югары һөнәри, Россия сәнгать академиясенең Мәскәү академия сәнгать лицеен, Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган.[2] «АБВ» Дизайнгрупп (Мәскәү) оешмасында хезмәт куя.

Иҗаты

undefined
undefined

Архитектура өлкәсендә эшли. Һөнәри рәссам буларак, Россиядә, чит илләрдә узган сәнгать күргәзмәләрендә катнаша. Россия һәм чит илләр рәссамнарының (мәсәлән, И.И. Шишкин) иҗатларыннан күчермәләр, заказ буенча портретлар ясый, диварларны, интерьерларны бизи.
Темпера, майлы буяу техникасында иҗат итә. Пейзаж, анималистика жанрларын өстенрәк күрә. Хезмәтләре Россиянең һәм чит илләрнең шәхси һәм корпоратив тупланмаларында саклана.[3]

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

ArtOnline.ru сайты 2016 елның 7 август көнендә архивланган.

Искәрмәләр