Алия Шаһиева

Алия Шаһиева, Алия Алмазбәк кызы Шаһиева (ире буенча Рязанова, кырг. Алия Алмазбековна Шагиева, 1997 елның 15 декабре, Кыргызстан, Бишкәк) ― танылган рәссам, графист, иллюстратор. Кыргызстанның элекке (2011-2017) президенты Алмазбәк Атамбаевның кызы. 2016 елда (19 яшендә) ул шәхси күргәзмәсеннән кергән бөтен акчасын Даун синдромы булган балаларга ярдәм итүче хәйрия фондына җибәргән. Үзенең Кием коллекциясен булдырган.[1]

Тәрҗемәи хәле

1997 елның 15 декабрендә Бишкәктә Алмазбәк (1989-1997 елларда «Форум» фәнни-җитештерү фирмасы директоры, 2011-2017 елларда Кыргызстан президенты) һәм табибә Рәисә Атамбаевлар гаиләсендә туган.[2] Бертуган абыйсы Кадыйрбәк (1993 елда туган; урта мәктәпне 2011 елда алтын медаль белән тәмамлаган, аннары Төркиядә укыган, Үзәк Азия Америка университетында бизнес белән идарә итү белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсен һәм МГИМОда дәүләт-шәхси партнерлык юнәлеше буенча магистр дәрәҗәсен алган, китапларына Кадыр Асанбаев дип тамга салган) [3], әтисенең беренче никахыннан туган абыйлары Сәетбәк (1976) [4], Сәйтәк (1978) [5], игезәк апалары Диана (Солтанова), Динара (Чолпонкулова).[6]

Бишкәкнең 29нчы мәктәбен тәмамлаган. Әнисенең кыз фамилиясен (Шаһиева) алган.[7] Вегетариан. Башта ветеринарлыкка укырга исәпләгән, аннары рәссам һөнәрен сайлаган. 2013 елда Кыргызстан Республикасының Т. Садыйков исемендәге Сәнгать академиясенә укырга кергән. Санкт-Петербургта Н. К. Рерих исемендәге сәнгать училищесында белем алган.[8]

« Алиянең характеры әти темпераментына күпкә якынрак.[3]
Абыйсы Кадыйр Атамбаев
»

Иҗаты

Кыргызстанда гына түгел, чит илләрдә дә танылган талантлы график-рәссам.

  • 2016 елда Бишкәктә беренче шәхси «Метаморфозалар» күргәзмәсе ачылган.[9] Картиналар сатудан кергән барлык 200 000 сом күләмендәге акчаны Даун синдромы булган балаларга ярдәм итүче «Сантерра» хәйрия фондына юллаган.
  • Дизайнер Татьяна Кан белән бергә үзенең кием линиясен чыгарган (ачкан).
  • 2017 елның октябрендә Киевның «Триптих» галереясендә рәссамнар Айгөл Касыймова [10] һәм Алия Шаһиеваның «Күчмән хатыннар» (Кочевницы) темасына картиналар күргәзмәсе ачылган.[11]
  • 2018 елның июнендә Бишкәктә «Агым» (Поток) күргәзмәсен үткәрә, анда аның графика, рәсем, кулдан әвәләү һәм видео-арт буенча эшләре тәкъдим ителгән.[12]
  • 2019 елның ноябрендә Парижда «Бервакыт» («Once upon the time») исемле шәхси күргәзмәсе узган.[13] Экспозициядә «ниндидер хисләрне, ниндидер мизгелләрне, ситуацияне чагылдыра торган эшләр тәкъдим ителә»,- дип язган рәссам үзенең Instagram битендә.
  • 2021 елда балалар һәм өлкәннәр өчен «Дом честности» иҗат остаханәсе ачкан[14]

Яраткан рәссамнарының берсе ― Густав Климт  [рус.].

«Если честно» китабы, «Странный мир» җыры авторы.

Гаилә хәле

Кияүдә, ире Константин Рязанов[15], 1992 елда Бишкәктә туган. Борис Ельцин исемендәге Кыргыз-Россия славян университетын тәмамлаган, һөнәре буенча программист. 2012 елда интернетта танышканнар. 30 кешелек туй ясаганнар. Улы Таир, кызы Аюна.[1][7]

Искәрмәләр

  1. 1 2 Шагиева Алия Алмазбековна — биография. Sputnik Кыргызстан, 28.01.2015
  2. Алия Шагиева родилась в 1997 году в семье будущего президента Кыргызстана Алмазбека Атамбаева.
  3. 1 2 Кадыр Атамбаев об отце и братьях, о вере в Кыргызстан и о том, как он служил в армии. limon.kg
  4. Атамбаев Сеидбек Алмазбекович, биография. who.ca-news.org
  5. Атамбаев Сейтек Алмазбекович, биография. who.ca-news.org
  6. Первая леди. Газета «De facto» № 4 от 24.01.2012 / стр. 8-9
  7. 1 2 27 фактов о дочери А. Атамбаева, которая никогда не пойдет в политику, не ест мясо и зарабатывает на картинах. limon.kg
  8. Я буду спокойно доставать грудь где угодно Художница и дочь президента Киргизии борется за права женщин. Meduza
  9. Каныкей Манасова. Алия Шагиева: Наше восприятие, ассоциации - это то, в чем мы свободны, это наше богатство. 24.kg}}
  10. Как дизайнер Айгуль Касымова ведёт бизнес…
  11. В Киеве открылась выставка «Кочевница», в которой принимает участие Алия Шагиева.
  12. Дина Маслова. Алия Шагиева проведет персональную выставку "Поток".
  13. Алена Постельняк. Алия Шагиева представит свои работы на выставке в Париже.
  14. Бактыгуль Осмоналиева. Дочь Алмазбека Атамбаева решила открыть «Дом честности»: будет делиться опытом.
  15. Алия Шагиева и обычный 22-летний программист Константин Рязанов познакомились…