Алсу Шәрипова (1980)

Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова (Алсу Шәрипова, рус. Шарипова Алсу Самигулловна, Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}})) ― мәгариф хезмәткәре, филология фәннәре докторы (2023)[1], 2021 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары.

Тәрҗемәи хәле

1980 елның 29 июнендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Таулар авылында укытучы гаиләсендә туган. Балык Бистәсе районы Шомырбаш мәктәбен,[2] Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын (2002), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында аспирантура (2005) тәмамлаган.

2007 елда «Юныс Әминов драматургиясендә әхлак-этика концепциясе» (рус. Морально-этическая концепция в драматургии Юнуса Аминова) темасына кандидатлык (фәнни җитәкчесе ― профессор А. Г. Әхмәдуллин)[3], 2022 елда «XX ― XXI гасыр башы татар драматургиясе: инвариант һәм аның тарихи трансформациясе» (рус. Татарская драматургия XX ― начала XXI в.: инвариант и его исторические трансформации) темасына докторлык (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты))[4][5] диссертацияләре яклаган.

2002―2007 елларда ― Казан шәһәренең 6 нчы һәм 5 нче лицейларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2007―2013 елларда ― Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча бүлегендә баш белгеч, мөдир урынбасары.

2011―2014 елларда Югары икътисад мәктәбе милли-тикшеренү университетында (Мәскәү) магистратурада белем ала.

2013―2017 елларда ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлеге җитәкчесе.[6]

2017―2021 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми сәркатибе.

2021 елдан ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары[7].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе

Татар әдәбияты тарихы; әдәбият теориясе; татар драматургиясе.[7].

Монографияләре

  • Шәрипова А.С. Юныс Әминев драматургиясендә әхлакый-гуманистик концепция. — Казань: ТӘһСИ, 2018. — 144 с.;
  • Шарипова А.С. Татарская драматургия XX – начала XXI века: проблема инварианта. — Казань: ИЯЛИ, 2022. — 336 с..

Мәкаләләре

  • Шарипова А. С. Морально-этическая проблематика в драматургии Ю. Аминова // Ученые записки Казанской государственной академии ветеринарной медицины им. Н. Э. Баумана : журнал. — 2006. — Т. 187. — С. 512–518.;
  • Шарипова А. С. Азербайджано-татарские литературно-культурные взаимосвязи начала XX века (на примере сценической литературы и театрального искусства) // Филологические науки. Вопросы теории и практики : журнал. — 2020. — Т. 13, № 9. — С. 81–84.;
  • Шарипова А.С. Идейно-эстетические особенности татарской советской драматургии 1960-х годов (на примере пьес Ш. Хусаинова и Т. Миннуллина) // Russian Linguistic Bulletin : журнал. — 2021. — № 3 (27). — С. 138–141.;
  • Шарипова А. С. Мотив покаяния в драме Туфана Миннуллина «Мулла» // Успехи гуманитарных наук : журнал. — 2022. — № 2. — С. 12–15.;
  • Шарипова А. С. Основные мотивы и художественные особенности драмы Туфана Миннуллина «Хушыгыз!» («Прощайте!») // Успехи гуманитарных наук : журнал. — 2022. — № 2. — С. 43–47.;
  • Шарипова А. С. Художественное воплощение темы судьбы народа в пьесе «Бичура» («Домовой») Мансура Гилязова // Вестник Чувашского государственного педагогического университета им. И. Я. Яковлева : журнал. — 2022. — № 1 (114). — С. 127–136.;
  • Шарипова А. С. Художественное осмысление темы судьбы человека и нации в монодраме Мансура Гилязова «Микулай» // Филологические науки. Вопросы теории и практики : журнал. — 2022. — Т. 15, № 3. — С. 693–697.;
  • Шарипова А. С. Художественное отражение национальной действительности в пьесе Мансура Гилязова «Исәнмесез?!» («Живы ли вы?!») // Успехи гуманитарных наук : журнал. — 2022. — № 3. — С. 62–67..

Сылтамалар