Алсу Әсәдуллина

Алсу Әсәдуллина (18 август 1964) ― Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары (2018 елдан).

Тәрҗемәи хәле

Әсәдуллина Алсу Мөнип кызы 1964 елның 18 августында туган. 1985 елда «музыка укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.

1999 елда «инглиз теле укытучысы» белгечлеге буенча мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтын тәмамлаган.

2017 елда Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбен тәмамлый (нәтиҗәле идарәче (муниципаль).

Хезмәт эшчәнлеге

2023 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында 2022 елда республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында төп доклад белән чыгыш ясый. Шул ук утырышта балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча министрлык эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим итә[1].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
  • Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы (2006)
  • «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2007)
  • Казан шәһәре Вахитов районының Мактау грамотасы (2010)
  • Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте (2012)
  • «Казан шәһәре файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен» аерым хөрмәтләү билгесе (2013)
  • «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» медале (2013)
  • Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2015), «Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015)
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2018)
  • 2024 — мәгариф системасын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[2]

Искәрмәләр

  1. ↑ Целевую программу по капремонту студлагерей предлагают разработать члены профильного комитета (рус.). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (5 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.
  2. ↑ Признание заслуг. 29 августа 2024 года (рус.). Республика Татарстан (29 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.