Андрей Туполев
Андрей Николай улы Туполев (рус. Андрей Николаевич Туполев; 1888 елның 29 октябре [10 ноябре][4], Тверь губернасы[4], Россия империясе — 1972 елның 23 декабре, Мәскәү, Совет Социалистик Республикалар Берлеге[4]) — галим һәм авиаконструктор, генерал-полковник-инженер (1968), техник фәннәр докторы. Туполев җитәкчелегендә 100 дән артык самолет төре проектлана.
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1953). Хезмәт Герое (1926). Өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1945, 1957, 1972). Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1947). Ленин премиясе (1957), дүрт Сталин премиясе (1943, 1948, 1949, 1952) һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Дәүләт премиясе (1972) лауреаты.
Күренекле авиаконструкторлар һәм галимнәр тәрбияли. Алар — Владимир Петляков, Павел Сухой, Владимир Мясищев, Александр Путилов, Владимир Чижевский, Александр Архангельский, Михаил Миль, Александр Голубков, Иосиф Незваль, Алексей Туполев, Семён Лавочкин, Александр Шенгардт, шулай ук галим җитәкчелегендә күренекле авиаконструктор һәм Совет космонавтикасына нигез салучы Сергей Королев укый һәм эшли.
Тәрҗемә хәле
Балачагы
1888 елның 29 октябрендә Пустомазо утарында[5] (юкка чыккан торак пункт, Тверь өлкәсе Кимры районының Абросимово һәм Симоново авыллары арасында урнашкан) туа. Әнисе ягыннан чыгышы буенча дворяннардан[6]. Әнисе — Анна Василий кызы (1850—1928) (кыз фамилиясе Лисицына) Торжок шәһәрендә суд тикшерүчесе гаиләсендә туа, Тверьда Мариин хатын-кызлар гимназиясен тәмамлый.
Әтисе Николай Иван улы Туполев (1842—1911) чыгышы белән Сургут шәһәреннән, Себер казаклары гаиләсеннән. Юрист белгечлеге буенча Санкт-Петербург университетында укый, революционер-халыкчыларга теләктәшлек белдерә. Халык оешмалары эшчәнлегендә катнашмаса да, Александр II вафатыннан соң Санкт-Петербургтан сөрелә. Андрей Туполевның әти-әнисе Анна Васильевна акчасына Пустомазово дигән кечкенә утар сатып алганнар, анда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр.
Югары белем
Тверь гимназиясендә укыган дәвердә үк төгәл фәннәр һәм техника белән бик кызыксына. 1908 елда Император Мәскәү техник училищесына (соңрак — Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты) укырга керә. Училищеда укыганда аэродинамиканы өйрәнә. 1909 елдан «Һавада очу» түгәрәгенә йөри. Планер төзүдә катнаша, 1910 елда мөстәкыйль рәвештә беренче очыш ясый. 1911 елда Андрей Туполев студентлар чуалышларында катнашуы һәм легаль булмаган әдәбият таратуы өчен кулга алына һәм административ тәртиптә Мәскәүдән туган ягына яшерен полиция күзәтүе белән сөрелә. Ул Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Мәскәүгә училищега укырга кайта, уку йортын 1918 елда тәмамлый.
Һөнәри эшчәнлеге
1916—1918 елларда Андрей Туполев Россиядә беренче авиация хисап бюросы эшендә катнаша; училищеда беренче аэродинамик торбалар конструкцияли. Николай Жуковский белән бергә Үзәк аэрогидродинамика институтын төзүче һәм җитәкчеләренең берсе була. 1918—1936 елларда тәҗрибәле Тоташ металл самолетлар төзү институты җитәкчесе урынбасары һәм коллегия әгъзасы. Тәҗрибә юлы белән кольчугалюминийның (башта Владимир өлкәсендәге Кольчугино заводы исеме белән атала, заводта Совет Россиясендә беренче тапкыр дюраль ясыйлар) самолетлар төзү өчен бер яктан нык булмаган агачка, икенче яктан авыр тимергә яхшы алмаш булуын исбатлый.
1925 елда югары очу мәгълүматлары белән аерылып торган һәм дөньяда иң яхшы бомбага тоту авиациясе очкычының берсе саналган, тулаем металлдан эшләнгән ике моторлы ТБ-1 самолетын төзи. 1932 елда камилләштерелгән ТБ-3 (АНТ-6) самолеты, Андрей Туполев җитәкчелегендә П. О. Сухогоның тәҗрибә-конструкторлык бюросы бригадасы тарафыннан АНТ-25 самолеты төзелә[7]. 1934 елда күп моторлы АНТ-20 самолеты («Максим Горький») барлыкка килә. Ул сигез двигательле, мәйданы 100 м² һәм пассажирлар сыйдырышлылыгы 60 кеше. 1935 елның 3 августында Сигизмунд Леваневский (командир), Георгий Байдуков (икенче пилот) һәм Виктор Левченко (штурман) составындагы экипаж АНТ-25 самолетында Мәскәү-Төньяк котып-Сан-Францискога тукталышсыз Төньяк Боз океаны аша очыш омтылышы уңышсыз тәмамлана. Юлның бер өлешен узгач, Леваневский техник төзексезлек нәтиҗәсендә кире кайтырга карар кыла (пилот кабинасына май ага башлый) һәм очкычНовгород янындагы Кречевицы бистәсе аэродромына төшә. Бу очыш турында алдан ук тантаналы рәвештә игълан ителә, почта маркасы чыгарыла һәм Сталин янындагы киңәшмәдә Андрей Туполев барында Сигизмунд Леваневский галимне — «начар гамәлләр башкара һәм аңлы рәвештә сыйфатсыз самолетлар төзи», дип рәсми белдерү ясый[8].
1936 елның 5 гыйнварында Оборона сәнәгате халык комиссариаты боерыгы белән Андрей Туполев (Авыр сәнәгать халык комиссариатының халык комиссары Григорий Орджоникидзе тәкъдиме буенча) Оборона сәнәгате халык комиссариаты Баш идарәсенең беренче урынбасары һәм баш инженеры итеп билгеләнә. Шул ук елда Америка Кушма Штатларына (алга таба АКШ) җиһазлар һәм лицензияләр сатып алу өчен авиасәнәгать хезмәткәрләре делегациясе һәм делегация җитәкчеләре А. Н. Туполев һәм Н. М. Харламов җибәрелә.
Бу Туполевның Америка Кушма Штатларына икенче сәфәре була. Беренче тапкыр ул Алманиягә һәм АКШка 1930 елда, дирижабль төзү мәсьәләсе буенча авиация, гидроавиация һәм тәҗрибә төзелеше бүлеге башлыгы булганда килә. Бу юлы Америка юл Франция аша үтә, биредә француз авиасәнәгате продукциясе карала. Француз телен белү Андрей Туполевка авиамоторлар сатып алу өлкәсендә уртак карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Америкада булганда конструктор «Амторг» консалтинг-сәүдә оешмасы аша заказлар рәсмиләштерү кагыйдәсен боза. Әлеге оешма Совет хөкүмәте тарафыннан 1920 еллар башында Генри Форд, Джон Кристи һәм Гленн Кертисс заводларына заказлар урнаштыру өчен оештырыла. Андрей Туполев Америка конструкторы Александр Северский белән очрашып (Прокофьев-Северский АКШ ка 1917 елда күчеп китә), Прокофьев йогынтысы белән заказларны үзенчә урнаштыра. Туполев белән Махсус техник бюро начальнигы комбриг Павел Гроховский арасында җәнҗал килеп чыга[9].
Сәфәр нәтиҗәсендә Валти Vultee V-1 «Vultee» самолетларын, PBY-1 Консолидейтедын (Совет Социалистик Республикалар Берлегендә аз санда төзелә, җитештерүдә бик катлаулы була) һәм Северский ширкатенең Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе Хәрби-һава көчләрендә кабул ителгән ныклык нормаларына туры килмәгән 2PA хәрби самолетын җитештерүгә лицензияләр сатып алына. Шулай ук делегация составына кергән Владимир Петляков ярдәмендә Дуглас DC-3 фирмасының ул вакыттагы заманча самолетына лицензия алырга мөмкин була.
Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы. Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы депутаты.
1972 елның 23 декабрендә вафат була, Новодевичий зиратында (8 номерлы участок) җирләнә[10].
Кулга алу
1937 елның 21 октябрендә Андрей Туполев корткычлыкта, контрреволюцион оешма әгъзасы булуда гаепләнеп кулга алына[11][12][13]. Аның белән бергә Үзәк аэрогидродинамика институтының һәм тәҗрибә-конструкторлык бюросының күп кенә әйдәп баручы белгечләре, күпчелек авиация заводлары директорлары кулга алынды[14][12].
Гаиләсе
- Хатыны — Туполева (кыз фамилиясе Желтякова) Юлия Николай кызы (1894—1962).
- Сын — Туполев Алексей Андрей улы (1925—2001) — танылган совет авиаконструкторы.
- Кызы — Туполева Юлия Андреевна (1920—2011) — Россия Федерациясенең атказанган табибы, С. П. Боткин исемендәге Мәскәү күп профильле фәнни-клиник үзәгенең терапия бүлеге мөдире, Андрей Николай улы Туполевның шәхси табибы.
- Кияве — Вуль Владимир Михаил улы (1920—2012)[15] — Андрей Туполев исемендәге Тәҗрибә-конструкторлык бюросының әйдәп баручы конструкторы, генераль конструктор урынбасары.
Хәтер
Һәйкәлләр
Почта маркалары
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 ТУПОЛЕВ // Большая российская энциклопедия (рус.) — М.: Большая российская энциклопедия, 2004.
- ↑ 1 2 3 Туполев Андрей Николаевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Andrey Nikolayevich Tupolev // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ 1 2 3 Туполев Андрей Николаевич. Большая Российская энциклопедия (15 июль 2022).
- ↑ Юрий Васильевич Крюков. Загадка сельца Пустомазово, или что случилось с родиной А. Н. Туполева. — Кимры. Тверская область: Верхневолжская ассоциация периодической печати, 1994. — 10 000 экз. Архивная копия от 30 гыйнвар 2022 на Wayback Machine
- ↑ Трижды Герой Социалистического Труда Туполев Андрей Николаевич :: Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2015. Архивировано 3 февраль 2016 года.
- ↑ Н. Гордюков. Самолёт из легенды Архивная копия от 30 июнь 2020 на Wayback Machine // Моделист-Конструктор, 1978. — № 8.
- ↑ Феликс Чуев. 140 бесед с Молотовым. Второй после Сталина. — Москва : Родина, 2019. — С. 468. — 656 с. — ISBN 978-5-907149-23-6.
- ↑ Входил в состав делегации, самоучка, при образовании 3 класса начальной школы смог сделать 63 изобретения в области авиации, артиллерии и бронетехники, знал два иностранных языка. В 1937 г. был арестован по делу М. Н. Тухачевского. Расстрелян в 1943 году.
- ↑ Могила А. Н. Туполева на Новодевичьем кладбище. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2014. Архивировано 3 май 2014 года.
- ↑ НИПЦ «Мемориал». Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2020. Архивировано 30 ноябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 «80 лет назад был арестован авиаконструктор Туполев». Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2020. Архивировано 6 август 2020 года.
- ↑ «Чем известен Андрей Туполев». Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2020. Архивировано 25 ноябрь 2020 года.
- ↑ Викторов Б. А. «И поставил свою подпись…». // «Военно-исторический журнал». — 1989. — № 4. — С. 45—31.
- ↑ Владимир Михайлович Вуль. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2019. Архивировано 5 июль 2019 года.
Әдәбият
- Кербер Л. Л. Ту — человек и самолёт. — М.: Советская Россия, 1973. — 288, [48] с. — (Люди Советской России). — 50 000 экз. (в пер.)
- Бодрихин Н. Г. Туполев. — Молодая гвардия. — М., 2011. — 456 с. — (ЖЗЛ). — ISBN 978-5-235-03439-6.
- «С. П. Королёв. Энциклопедия жизни и творчества» — под редакцией В. А. Лопота, РКК «Энергия» им. С. П. Королёва, 2014 г. ISBN 978-5-906674-04-3
- Адель Нурмухаметова. Андрей Туполев. — М.: Комсомольская правда, 2016. — 96 с. — (Великие умы России). — ISBN 978-5-4470-0199-5.
- Пол Даффи, Андрей Кандалов. А. Н. Туполев — человек и его самолёты. — М.: Московский рабочий, 1999. — 264 с. — ISBN 5-239-02089-2.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Андрей Туполев