Антон Бочкарёв
Анто́н Анато́лий улы Бочкарёв (Антон Бочкарёв, рус. Антон Анатольевич Бочкарёв, 3 ноябрь 1978, Яшел Үзән, Татарстан АССР) — Россия җиңел атлеты (урта арага йөгерү, шул исәптән эстафета). Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.
2026 елдагы мәгълүматлар буенча, Мәскәү шәһәренең 1636 нчы мәктәбендә укытучы булып эшли һәм «НИКА» мәктәп спорт клубы җитәкли[1][2].
Тормыш юлы
1978 елның 3 ноябрендә ТАССРның Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1996 елда Мәскәү шәһәренең 1 нче Олимпия резервы училищесын тәмамлый һәм махсус урта белем ала. 1997 елда Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университетына укырга керә. Аннан Мәскәү дәүләт физик культура академиясенә күчә, бу уку йортын физик культура һәм спорт белгечлеге буенча тәмамлый[3].
Спорт карьерасы
Светлана Плескач-Стыркина, Яков Ельянов, Геннадий Суворов җитәкчелегендә күнегүләр ясый. 1995 елда Англиянең Бат шәһәрендә узган Яшүсмерләр Олимпия уеннарында 800 метрга йөгерүдә 5 нче урынны ала. 1996 елда Словениянең Любляна шәһәрендә юниорлар арасында Европа чемпионнары Кубогының бронза призёры була.
Россия чемпионатлары призёры. 1998 елда 4×800 метрга эстафетада Россия чемпионатының бронза призёры исемен яулый.
Алдагы эшчәнлеге
Мәскәүдәге 1636 нче «НИКА» мәктәбендә укытучы һәм «НИКА» мәктәп спорт клубы җитәкчесе булып эшли (2025–2026 уку елына билгеләнгән)[1][2].
2021 елда «Хезмәт ветераны» медале белән, 2023 елда Мәскәү шәһәре Мәгариф һәм фән департаментының Мактау грамотасы белән бүләкләнә[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Карточка педагога. ГБОУ Школа № 1636. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Приказ о назначении руководителя ШСК «НИКА». ГБОУ Школа № 1636. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Зеленодольский легкоатлет: «Российские спортсмены — жертвы большой политики». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2018. Архивировано 18 май 2018 года.