Архангельск

Архангельск[4][5] (рус. Архангельск) — Россиянең Европа өлеше төньягында шәһәр, Архангельск өлкәсенең һәм Диңгез буе районының үзәге.

2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 348 783 кеше яши.[6]

Төньяк Двина елгасы ярларының икесендә дә, Ак диңгезгә кушылу урыныннан 30-35 километр ераклыкта урнашкан.

Россия төньяк-көнчыгышының эре фәнни (Төньяк федераль университеты) һәм сәнәгый үзәге, Төньяк диңгез юлының мөһим порты. Эре урман сәнәгате үзәге, монда унлап такта яру, селлюлоза-кәгазь комбинатлары, һидролиз заводы бар. Көймәләр төзү вә көймә төзәтү сәнәгатьләре үсеш алганнар.

1584 елда Явыз Иван фәрманы буенча Михаил Архангел кәшишханәсе янында Яңа Холмогоры исеме астында нигезләнгән.[7]

1908 елда шәһәрдә татар мәктәбе эшли башлый, совет чорында җидеелык татар милли мәктәбе итеп үзгәртелә; 1937 елда мәктәп ябыла.

Халык саны

1897[8] 1926[8] 1939[8] 1959[9] 1970[10] 1979[11] 1989[12] 2002[13] 2010[14]
~21 000 ~77 000 ~251 000 256 309 342 590 385 028 415 921 356 000 348 783

Административ бүленеш

Архангельск шәһәре 9 бүлгегә бүленә:

  1. Варавино-Фактория
  2. Исакогорка округы
  3. Ломоносов округы
  4. Маймакса округы
  5. Октябрь округы
  6. Майская Горка
  7. Төньяк округы
  8. Соломбала округы
  9. Циглома округы

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. http://dvinanews.ru/-rfoabm8f
  2. ОКТМО. 185/2016. Северо-Западный ФО
  3. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Сhisl_MO_01-01-2024.xlsx
  4. «Jaꞑalif» журналы, 1929
  5. https://kitap.tatar.ru/ru/dl/nbrt_tatarica_Inv_7169
  6. 2010 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. http://www.arhcity.ru/?page=1/1
  8. 1 2 3 архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2014-10-12 
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  10. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-06-11, retrieved 2014-10-12 

Тышкы сылтамалар