Архип Александров

Архип Терентьевич Александров (чуаш. Архип Терентти ывӑлĕ Александрӑв; 16 февраль 1921, Торопкасы, Әлек волосте[d], Ядернә өязе, Казан губернасы, РСФСР[d]13 март 1993, Костанай, Казакъстан) — ССРБ язучысы, драматург. Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1946 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1921 елның 16 февралендә РСФСРның Казан губернасы, Ядернә өязе, Торопкасы авылында (хәзер Чувашиянең Әлек районы) туа. Таутово тулы булмаган урта мәктәбен, Цивильск фельдшерлык училищесын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнашучы, медицина хезмәте өлкән лейтенанты. Яраланган һәм контузия алган. 1941 елның сентябреннән 1942 елның ноябренә кадәр Горяинов исемендәге партизан отрядында фельдшер, соңрак 11 нче армиянең 87 нче автосанитар ротасында өлкән хәрби фельдшер булып хезмәт итә. Ленинград, Төньяк-Көнбатыш фронтларында сугыша.

Демобилизацияләнгәч, Вурнар районы хастаханәсендә, Шумерля районы газетында, Чуаш радиокомитетында эшли.

1993 елның 13 мартында Казакъстанның Костанай шәһәрендә вафат була[1].

Иҗаты

Хезмәтләре газет-журналларда басыла. «Ул» (Ывăл) драмасы К. Иванов исемендәге Чуаш академия драма театрында сәхнәләштерелә. Әсәрләре пьесалар җыентыкларында да басылып чыга.

Китапары

  • Александров, А. Т. Баланс тухрӗ: 1 пайлӑ скетч / А. Александров. — Шупашкар: Чӑвашгосиздат, 1954. — 15 с.
  • Александров, А. Т. Вӑрман ачисем: калавсем / А. Т. Александров; ӳнерҫи В. Г. Березин. — Шупашкар: Чӑваш кӗнеке издательстви, 1963. — 64 с.
  • Александров, А. Т. МТС директорӗ: очерк / А. Т. Александров. — Шупашкар: Чӑвашгосиздат, 1957. — 19 с.
  • Александров, А. Т. Пӗчӗк партизан / А. Т. Александров. — Шупашкар: Чӑвашгосиздат, 1957. — 28 с.
  • Александров, А. Т. Пирӗн лагерь: повесть / А. Т. Александров. — Шупашкар: Чӑвашгосиздат, 1960. — 111 с.
  • Александров, А. Т. Эп — каллех пионер: пьесӑсем / А. Александров. — Шупашкар: Чӑваш кӗнеке издательстви, 1983. — 79 с[2].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Кызыл Йолдыз ордены (9.6.1945; II дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкъдим ителгән);
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985);
  • «Ленинградны саклаган өчен» медале (1942);
  • «Батырлык өчен» медале (16.3.1943);
  • «19411—945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (1945);
  • юбилей медальләре[3].

Искәрмәләр

  1. Александров, Архип Терентьевич (писатель-драматург; 16.02.1921-13.03.1993) (рус.). Наследие Чувашии. Национальная библиотека Чувашской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  2. Александров, Архип Терентьевич (писатель-драматург; 16.02.1921-13.03.1993) (рус.). Наследие Чувашии. Национальная библиотека Чувашской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  3. Александров, Архип Терентьевич (писатель-драматург; 16.02.1921-13.03.1993) (рус.). Наследие Чувашии. Национальная библиотека Чувашской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.

Әдәбият

  • Михайлов, И. Тухтӑр, журналист, писатель / И. Михайлов // Тантӑш. — 1993. — Июлӗн 10-мӗшӗ (№ 27). — С. 3.
  • Ялгир, П. Александров Архип Терентьевич / П. Ялгир // Чӑваш литератури энциклопедийӗ / П. Ялгир. — Кӳкеҫ, 1999. — С. 8.
  • Александров Архип Терентьевич // Аликовская энциклопедия = Элӗк энциклопедийӗ. — Чебоксары, 2009. — С. 24.
  • «Чăваш литературин антологийĕ», составители: Д. В. Гордеев, Ю. А. Силэм. Чебоксары, 2003. ISBN 5-7670-1279-2 .

Сылтамалар