Аскар Мамин
Аскар Узакбай улы Мамин (каз. Асқар Ұзақбайұлы Мамин, 23 октябрь 1965, Астана) — Казакъстан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019―2022 елларда ― Казакъстан премьер-министры. Казакъстан хоккей федерациясе президенты[1], «QazaqGeography» иҗтимагый берләшмәсе рәисе[2]. Казакъстанның шәрәфле тимер юлчысы (2012), шәрәфле төзүчесе (2013); Астана шәһәренең шәрәфле гражданины (2011).
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 23 октябрендә Целиноградта (2019—2022 елларда Нур-Солтан, 2022 елдан кабат Астана) туган[3]. Целиноград төзүче инженерлар институтын (1996 елдан Л. Н. Гумилев исемендәге Ауразия милли университеты, каз. Гумилев атындағы Еуразия ұлттық университеті составында), Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы
Хезмәт эшчәнлеген "Целинтяжстрой"трестында монтажчы булып башлаган.
1996 елдан — Астана шәһәре хакименең беренче урынбасары.
2005—2006 елларда — Казакъстан Республикасы Транспорт һәм коммуникацияләр министры.
2006—2008 елларда — Астана шәһәре хакиме (мэр).
2008—2016 елларда — «Қазақстан Темір Жолы» Милли Ширкәте" АҖ президенты. 2016 елның сентябреннән «Қазақстан Темір Жолы» Милли Ширкәте" АҖ Директорлар шурасы рәисе.
2016 елның 9 сентябреннән — Бәхетҗан Сагынтаев хөкүмәтендә: Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары[4].
2019 елның 25 февралендә Казакъстан Республикасы премьер-министры вазыйфасына билгеләнә. 2021 елның 15 гыйнварында бу вазыйфага кабат билгеләнә[5].
2021 елның декабрендә Казакъстан хоккей федерациясе президенты итеп кабат сайлана[6].
2022 елның 5 гыйнварында, газ бәясе артуга бәйле массакүләм протестлар фонында, Казакъстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев Казакъстан Республикасы Хөкүмәтенең отставкасын кабул итә, премьер вазифаларын башкаручы итеп Алихан Смаиловны билгели[7]. 2022 елның 11 гыйнварында Алихан Смаилов премьер-министр итеп билгеләнә[8].
Отставкадан соң Аскар Мамин «QazaqGeography» иҗтимагый берләшмәсе рәисе вазифасында кала[9]. 2024 елның февралендә Казакъстан Милли олимпия комитетының кышкы спорт төрләре буенча вице-президенты итеп сайлана[10]. 2025 елның 23 апрелендә комитетның яңартылган җитәкчелеге сайлана: бу вазифага Сәкен Мусайбеков билгеләнә[11]. Аскар Мамин Казакъстан хоккей федерациясе президенты булып кала[12].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Құрмет (Хөрмәт) ордены (Казакъстан, 2006);
- II дәрәҗә Барыс ордены (Казакъстан, 2011);
- Почетлы легион ордены (Франция, 2013);
- Абруйлык Хачы (Латвия, 2013);
- Гражданлык хезмәтләре орденының Зур хачы (Испания, 2014);
- Дустлик (Дуслык) ордены (Үзбәкстан, 2017);
- «Астанага 20 ел» медале (Казакъстан, 2018);
- Россиянең Дуслык ордены (Россия, 2021)[13];
- башка медальләр.
Гаиләсе
Хатыны Алтынай Касыйм кызы (1965). Балалары: улы Данияр (1986); кызы Динара (1991).
Сылтамалар
- Новым премьер-министром Казакъстана стал Аскар Мамин. zakon.kz, 25.02.2019 [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Казахстанская федерация хоккея с шайбой (рус.). Казакъстан Милли олимпия комитеты. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Qazaq Geography: Наша структура (рус.). QazaqGeography. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ О переименовании города Нур-Султана – столицы Республики Казахстан в город Астану (рус.). Казакъстан Республикасы Президентының рәсми сайты (17 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Указ № 320 от 9 сентября 2016 года «О назначении Мамина А. У. Первым заместителем Премьер-Министра Республики Казакъстан». [рус.]
- ↑ О назначении Мамина А. У. Премьер-Министром Республики Казахстан (рус.). Казакъстан Республикасы Президентының рәсми сайты (15 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Аскар Мамин переизбран Президентом Казахстанской федерации хоккея (рус.). Pro Hokei Ligasy (13 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ О Правительстве Республики Казакъстан — Официальный сайт Президента Республики Казакъстан (рус.). Akorda.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2022.
- ↑ О назначении Смаилова А. А. (рус.). Казакъстан Республикасы Президентының рәсми сайты (11 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Qazaq Geography: Наша структура (рус.). QazaqGeography. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Национальный Олимпийский Комитет Казахстана продолжит работу в новом составе (рус.). Казакъстан Милли олимпия комитеты (26 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Избран новый состав Исполнительного комитета НОК Казахстана (рус.). Казакъстан Милли олимпия комитеты (23 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Казахстанская федерация хоккея с шайбой (рус.). Казакъстан Милли олимпия комитеты. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Владимир Путин наградил Аскара Мамина орденом (рус.). Казахстанская правда (8 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.