Балыкчы (кабилә)
Этноним
«Балыкчы» этнонимы татар һәм башкорт телләрендә «балыкчы» («балык» сүзеннән) яисә «балчы, бал җыючы» («бал» сүзеннән) мәгънәләрен белдерә. Бу — элек халыкның ханга ясакны балык яисә бал белән түләве белән аңлатыла (мәсәлән, сунарчы нәселе — җәнлек тиресе, ә кошчы — лачын һәм бөркет белән түләгән кебек).
Фольклорчы М. Х. Минһаҗетдинов, әкият сюжетларын анализлаганнан соң, этноним борынгы тотемик табынуларга бәйле, «балыктан туган» мәгънәсендә, дип белдерә. Р. Г. Кузеев башкорт хуҗалыгында балыкчылыкның мөһим роль уйнамавын һәм балык культы белән бәйле тасвирламаларның булмавын, шунлыктан бу гипотезаларның да дөреслеккә туры килмәвен ассызыклый[2].
Baliq, baluq сүзе VIII гасырларга караган борынгы төрки текстларда «кала» мәгәнәсендә, ә baluqdagy — «шәһәрдә яшәүчеләр» мәгәнәсендә кулланыла. Мәхмүт Кашгари буенча балык сүзе «мәҗүсилек чорындагы төрки һәм уйгырлар телендә шәһәрне» аңлата. Балыкчы (балыкчи) этнонимы яңа утрак тормыш алып баручыларны яисә борынгы кала перифериясендә яшәүче күчмә халык (мәсәлән, фар. наверле — «яңа шәһәрләрдә яшәүчеләр», ирәкте этнонимы — «кальгада хезмәт итүчеләр», ягъни «кальга сакларга бурычлылар») дип аңлатыла.
«Балыкчы» этнонимы башкортлардан тыш казакъларда, кыргызларда, туваларда, төрекмәннәрдә[1] билгеле.
Тарих
1730 елда камерир Ю. Жилин, өфелеләр С. Третьяков һәм И. Гавренев түбәндәгечә язып калдырганнар: «Балыкчы волосте Уфа һәм Төй елгалары буйлап таулар, урманнар, зур булмаган кырлар [аша сузыла]; андагы арба юлы мәшәкатьле (ягъни авыр)»[3].
Ул түбәләргә (тюба) бүленми. XIX гасыр башында олыс карамагында 175690 дисәтинә җир, шул исәптән сөрүлек җирләре — 6443, печәнлек — 7244, урманнар — 156821, яраксыз җирләр — 4837 дисәтинә, була[4].
1782–1796 елларда Балыкчы (Балакчы) волосте Уфа наместниклыгының Уфа өлкәсе Бөре өязе составында, 1796–1865 елларда — Оренбург губернасында, 1865–1922 елларда — Уфа губернасында, 1922–1930 елларда Башкорт АССРның Бөре кантоны составына керә.
1930 елның 20 августыннан олыс җирләре Башкортстанның Аскын һәм Караидел районнары һәм аңа чиктәш территорияләргә керә. Балыкчылылар шулай ук Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында яши. Аларның сөйләше башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты, каридел сөйләшенә якын[1].
Балыкчы волостена Сөянтүс, Гөмбә, Кашка, Әмир (Байгыш), Үрмияз, Яңа Күчкилде, Иске Күчкилде, Үршәде, Чураш, Солтанбәк, Ташлыкүл (Чишмә), Дәүләт, Яңа Карткисәк, Яңа Багазы (Маясты), Яңа Сөеш (Булмазы/Түбән Булмазы), Уразбахты һәм башка авыллар кергән[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Балыксы, башкирская племя
- ↑ Кузеев, Р. Г. Происхождение башкирского народа. Этнический состав, история расселения [Текст] / Р. Г. Кузеев. — Москва: Наука, 1974. — 272 с.
- ↑ История башкирских родов: Балыксы История башкирских родов. Балыксы. / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Асылгужин, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, Ф. X. Гайсина, Р. М. Рыскулов, А. Я. Гумерова, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова. — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2014. — Т. 3. — 236 с. — ISBN 978-5-85051-615-4.
- ↑ 1 2 Асфандияров А. З. История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. — Уфа: Китап, 2009. — С. 295.
Әдәбият
- Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа. М., Наука, 1974.
- История башкирских родов: Балыксы История башкирских родов. Балыксы. / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Асылгужин, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, Ф. X. Гайсина, Р. М. Рыскулов, А. Я. Гумерова, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова. — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2014. — Т. 3. — 236 с. — ISBN 978-5-85051-615-4.
- Янгузин Р. З. Балыксы. // Башкортостан: краткая энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996. — С. 145. — 672 с. — ISBN 5-88185-001-7.
- Янгузин Р. З. Башкирские племена. Уфа: Китап, 1992.