Белембай

Белембай (рус. Билимбай) — Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәр округы составына керүче бистә.

Климат

Климаты уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә.

Тарих

1730 елда Катай кабиләсе башкортларның җирләрендә чуен эретү һәм тимер җитештерү заводы буларак А.Г.Строганов белән нигез салына, җирләр Строгановларга 1558 елда патша Иван IV тарафыннан бирелә. Белембай тау округына ингән.

1734 елда эшли башлый. 1900 елда домна миче һәм 4 пар машинасы булган. 1918 елда завод национализацияләнә.

19292004 елларда шәһәр тибындагы бистә статусын йөрткән.

Халык

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[2]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
5716 6044 2777 3267

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар, татарлар һ.б.[3]

Галерея