Богдан Якимов

Богдан Петрович Якимов (1994 елның 4 октябре, Түбән Кама, Татарстан) — Россия хоккейчысы, һөҗүмче.

Тәрҗемәи хәле

Богдан Якимов 1994 елның 4 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә туа. Түбән Каманың «Нефтехимик» һәм «Ракета», Казанның «Ак Барс» клублары өчен яшүсмерләр дәрәҗәсендә чыгыш ясаган. 2011/12—2013/14 сезоннарында МХЛда һәм ВХЛда «Реактор» Түбән Кама, «Дизель» Пенза, «Ижсталь» Ижау өчен уйнаган.

2013 елгы НХЛ драфтының 3 раундында 83 нче номер белән «Эдмонтон Ойлерз» клубы тарафыннан сайлана[1]. 2013 елның 6 сентябрендә «Ак Барс» белән үз кырында узган матчта (3:1) КХЛда дебют ясый. 2014 елның апрелендә Төньяк Америкада уйнарга дигән карар кабул итә[2], 5 майда «Эдмонтон» белән өч еллык контрактка кул куя[3]. АХЛда «Оклахома-Сити Баронс» һәм «Бейкерсфилд Кондорс» фарм-клублары өчен чыгыш ясаган. НХЛда 2014 елның 15 октябрендә «Лос-Анджелес Кингз»га каршы бердәнбер матч уздыра (1:6)[4].

2016 елның 28 июлендә «Эдмонтон» Якимовны «Нефтехимик»ка арендага биргән[5]. 2017 елның 4 апрелендә «Нефтехимик» белән контрактны бер елга озайта[6], ә 2018 елның 19 ноябрендә контракт яклар килешүе буенча өзелә[7]. 6 көннән соң Якимов сезон азагына кадәр Омскның «Авангард» командасы белән килешү төзи[8]. Биш матч уйнаган һәм 22 декабрьдә Череповец «Северсталь»га акчалата компенсациягә алыштырыла[9]. 2020 елның 12 апрелендә Якимов Санкт-Петербургның СКА клубына сатыла[10]. 2020 елның 23 декабрендә «Сочи»га Павел Кукштель һәм Даниил Огирчукка алыштырыла[11]. Берьеллык контрактка 2021 елның 3 сентябрендә кул куя[12].

2011 елгы яшүсмерләр дөнья чемпионатының бакыр призёры, 2012 елгы яшүсмерләр дөнья чемпионатында катнашучы. 2014 елгы яшьләр дөнья чемпионатының бакыр призёры.