Богырыслан бүлгесе
Ил | |
---|---|
Статус |
Округ |
Регион | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Халык саны |
|
Мәйдан |
|
Богырыслан округы (рус. Бугурусланский округ) — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Богырыслан шәһәрендә урнашкан булган.
Тарих
Богырыслан округы 1928 елның 14 маенда төзелгән; аның составына юкка чыгарылган Самар губернасының Богырыслан өязе җирләре кертелгән.
1930 елның 30 июлендә Богырыслан округы, ССРБ округларының күпчелеге кебек үк юкка чыгарыла; районнары Урта Идел краеның туры буйсынуга күчерелгәннәр.
Административ бүленеш
Богырыслан округы 12 районга бүленгән була:
- Абдулла районы,
- Әсәкәй районы,
- Байтуган районы,
- Богырыслан районы,
- Кенәл-Черкас районы,
- Келәүле районы,
- Коровино районы,
- Микушкино районы,
- Пономарёвка районы,
- Сергиевск районы,
- Сук-Карамалы районы,
- Чаллыбаш районы.
Шулай ук карагыз
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Средне-Волжский край (экономический и социально-культурный обзор) (рус.) — 1930.