Борис Калоев
Борис Калоев (15 февраль[1] 1916 ел, Россия Федерациясе, Төньяк Осетия Байком авылы — 23 октябрь[1] 2006 ел, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия этнографы[1], тарих фәннәре докторы, нче елда СССР Фәннәр академиясенең Кавказлы бүлегенең төп гыйльми хезмәткәре[2]. Бөек Ватан сугышында катнашучы, орден һәм медальләр белән бүләкләнүче.
Биографиясе
1916 елның 15 февралендә Байк Закин тарлавыгы Байком авылында крестьян гаиләсендә туган[3]. Коста авылында Борис Александрович җидееллык мәктәпне тәмамлый[4].
1931 елда рабфакка укырга керә (Дондагы Ростов), 1936 елда рабфакны уңышлы тәмамлап Ростов дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә[4].
1937 елда Төньяк-Осетия дәүләт педагогия институтының тарих факультетына күчә.
1940 елда уңышлы тәмамлый[4]. Институтны тәмамлаганнан соң, армия сафына алына, 1941 елның февральдә — Кавказ аръягы хәрби-сәяси училище курсанты була. Бөек Ватан сугышында катнаша, авыр сугыш елларында Дондагы Ростов, Таганрог, Донбассны азат итүдә катнаша. Сугышта яралана. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм 15 медаль белән бүләкләнә[4].
1945 елның 24 июнендә Борис Александрович Мәскәү шәһәрендә Җиңү Парадында катнаша[4].
1948 елда Мәскәүдә аспирантурада укый (ССРБ ФА этнография институты)[4]. Диссертация яклап: 1951 елда «Моздок осетиннары (тарихи-этнографик тикшеренүләр") дигән темага кандидатлык диссертациясе, 1969 елда «Осетиннар. Этнографик характеристикаларын һәм этногенез проблемалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый[3].
1950-2006 елларда А. Калоев СССР Фәннәр академиясенең этнография институтының Кавказ секторында кече гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр, әйдәүче һәм төп гыйльми хезмәткәр вазыйфаларын башкара[3].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- «Хәрби хезмәтләре өчен» медале;
- «Батырлык өчен» медале;
- Осетия даны һәм башка медальләр.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 БРЭ. А. М. Решетов: Калоев Борис Александрович, archived from the original on 2019-11-05, retrieved 2022-05-27
- ↑ Калоев Борис Александрович, archived from the original on 2019-11-24, retrieved 2022-05-27
- ↑ 1 2 3 Калоев Борис Александрович
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Газета «Северная Осетия»: Лаура Касимова «Братья Калоевы из Закинского ущелья»