Борис Немцов
Бори́с Ефи́м улы Немцо́в (рус. Борис Ефимович Немцов; 1959 елның 9 октябре, Сочи — 2015 елның 27 феврале) — Россия сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, "Теләктәшлек" («Солидарность») хәрәкәтенең оештыручыларының берсе, «РПР-ПАРНАС» фиркасенең җитәкчеләренең берсе, Россия опозициясе вәкиле.
1959 елның 9 октябрендә Сочида туа. Түбән Новгородда белем ала, 1997 елда Мәскәүгә күченә, физика фәне белән шөгыльләнә, кандидатлык диссертациясен яклый.
1991 елда ул Түбән Новгород өлкәсенең беренче губернаторы булып сайлана. Эшен Россия хөкүмәтендә ягулык һәм энергетика министры буларак дәвам итә, 1997-1998 елларда хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары була.
1998 елда "Уң эш" («Правое дело») һәм «Уң көчләр берлегенә» нигез салган "Яшь Россия" («Россия молодая») исемле либераль хәрәкәтне оештыра.
Борис Немцов берничә мәртәбә Россия парламентына сайлана. 1993 елда Федерация шурасы әгъзасы була. Соңгы елларда «Теләктәшлек» һәм «РПС-ПАРНАС» фиркаләре рәистәшләренең берсе, Россия оппозициясенең координация шурасы әгъзасы.
2015 елның 27 февралендә билгесезләр тарафыннан Мәскәүнең нәкъ үзәгендә атып үтерелә[3].
Үтерү
27 февраль кичендә Борис Немцов атып үтерелә. Аңа узып баручы машинадан берничә мәртәбә атканнар. Борис Немцовны соңгы юлга озату чарасы сишәмбе, 3 мартта, Мәскәүнең Сахаров үзәгендә үтә. Немцов шул ук көнне Троекуров зиратында җирләнә. Кешеләр ул үтерелгән урынга чәчәкләр китерә.[4]
Гаилә һәм шәхси тормыш
Искәрмәләр
- ↑ Boris Nemzow // Munzinger Personen (нем.)
- ↑ SELIBR — 2018.
- ↑ 1 2 Мәскәүдә Борис Немцов атып үтерелде
- ↑ Борис Немцов. 1959-2015. 28.02.2015