Бәкер Фәрхетдинов
Бәкер Фәрхетдинов (Бәкер Фәррах улы Фәрхетдинов, 1925 елның 15 мае — 2008 елның 14 августы) — ССРБ авыр атлетикачысы, ССРБның атказанган спорт остасы (1954), ССРБ (1953, 1954), Европа (1954) һәм дөнья (1954) чемпионы.
Тәрҗемәи хәле
Бәкер Фәрхетдинов 1925 елның 15 маенда Татарстан АССРның Түбән Чыршылы авылында туа. 1943—1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Башта 3 нче Украин фронтына җибәрелә, аннары Белоруссиядә хезмәт итә[1].
Сугыш тәмамланганнан соң Дмитрий Поляков җитәкчелегендә «Динамо» спорт җәмгыятендә авыр атлетика белән шөгыльләнә башлый[2]. 1950 елларның беренче яртысында җиңел авырлыктагы алдынгы совет атлетлары исәбенә керә, 1953 һәм 1954 елларда ССРБ чемпионы була. 1954 елның көзендә Венада узган дөнья һәм Европа чемпионатында ССРБ җыелма командасы составына кертелә һәм бу ярышларда җиңү яулый. Үзенең төп көндәшен, Ираннан өч тапкыр дөнья чемпионы Мәхмүт Намҗны гомуми өч төр ярышта 7,5 кгга узып китә.
1966 елда спорт карьерасын тәмамлый. Алга таба Мәскәүнең «Динамо» (1967—1983) һәм «Спартак» (1984—2000) футбол клубларында, шулай ук «Спартак» олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (2001) массажист булып эшли[3].
2008 елның 14 августында Мәскәүдә вафат була. Ховански зиратына җирләнгән.
Искәрмәләр
- ↑ Фархудинов Бакир :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2021.
- ↑ Ему рукоплескал мир
- ↑ Профиль на сайте FootballFacts.ru