Валентин Юдашкин

Валентин Абрамович Юдашкин (14 октябрь 1963, Баковка[d], Мәскәү өлкәсе2 май 2023, Мәскәү) — Совет һәм Россия модельер-рәссамы. Россиянең халык рәссамы (2005)[1], Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1999), Россия сәнгать академиясе академигы (2012).

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 14 октябрендә Мәскәү өлкәсенең Баковка бистәсендә туа. 8 нче урта мәктәптә укый. 1986 елда Мәскәү индустриаль техникумын тәмамлый (ике диплом: «Костюм тарихы» һәм «Макияж һәм декоратив косметика»)[2].

undefined

1991 елда Парижда Юдашкинның 150 модельдән торган беренче коллекциясе тәкъдим ителә[3]. 1994 һәм 1996 елларда Лиллехаммерда һәм Атлантада Олимпия уеннары алдыннан Юдашкин Россия Олимпия җыелма командасы өчен костюмнар уйлап таба[4]; шулай ук 1999 елда Россиянең ир-атлар һәм хатын-кызлар футбол командаларын киендерә[5].

2008 елда РФ Кораллы Көчләренең хәрби хезмәткәрләре өчен форма үрнәкләрен эшләүдә катнашкан. Матбугатта еш кына яңа форма «юдашкинныкы» итеп искә алалар, әмма ул модельер Игорь Чапурин белән бергә парад униформасын гына проектлаган[6].

2010 елның 30 июлендә бер көнгә Юдашкин "Первый канал"да «Модный приговор» тамашасының алып баручысы була[7].

Юдашкин 2012 елның 6 февралендә рәсми рәвештә Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты буларак теркәлә[8].

2012 елның февраленнән - Россия Бию спорты берлеге президенты[9].

2012 елның апреленнән - Юдашкин тәүлек буе эшли торган «Стиль һәм мода» телеканалының баш мөхәррире[10].

А. Н. Косыгин исемендәге Россия дәүләт университетының  [рус.] костюм дизайны кафедрасы профессоры[11].

2014 елда II Халыкара «Vita Lace» челтәр фестивале кысаларында Юдашкинның «Мода һәм челтәр» коллекциясенең күргәзмәсе уза[12].

2016 елда Валентин Юдашкинда онкологик авыру — бөер яман шеше табалар. Бу авыру аның бөтен тәненә, шул исәптән башына да, метастазлар таралуына сәбәп була, алар бер ел эчендә таралып өлгерә[13].

2022 елның 6 мартында Юдашкинга, Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә каршы чыгыш ясамаганга, Париждагы Мода атналыгында үзенең эшләнмәләрен күрсәтергә рөхсәт бирмиләр[14].

Юдашкин 2023 елның 2 маенда Мәскәүдә Н. Н. Блохин исемендәге Онкология үзәгендә 60 нчы яшендә вафат була[15]. Модельер белән хушлашу мәрасиме 2023 елның 6 маенда Троекуров зиратында уза. Мәрасимдә РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков катнаша. Юдашкин Троекуров зиратының сәнгать эшлеклеләре аллеясында (21 нче участок) җирләнгән[16][17][18].

Брендлар

Yudashkin Jeans (Юдашкин Джинс) сәүдә маркасы[19] — Валентин Юдашкин мода йорты чыгара торган casual стилендәге кием линиясе. Дизайнер үзенең беренче коллекциясен 1987 елда ясый. Юдашкинга танылу Парижда Югары мода атнасы кысаларында күрсәтелгән «Фаберже» коллекциясе белән килә[20]. Күрсәтелгән күлмәкләрнең берсе соңрак Луврга тапшырыла[21].

1994 елда бренд pret-a-porter беренче коллекциясен чыгара башлый[22]. Брендның беренче хушбуйын тәкъдир итү 1995 елда була[23].

1997 елда Мәскәүдә беренче Valentin Yudashkin кибете ачыла.

Ширкәтнең кибетләр челтәре бар, дизайнер күрсәтмәләре Парижда, Миланда, Нью-Йоркта һәм Мәскәүдә уза[24]. Юдашкинның эшләре Луврдагы костюм музее, Мәскәүдәге Дәүләт тарихи музее, Калифорния мода музее экспонатлары булып тора[25].

2016 елда «Valentin Yudashkin» мода йорты Франция югары мода федерациясенең тулы хокуклы әгъзасы була[26].

2017 елда — «Faberlic-2017» язгы коллекциясенең авторы[27].

2023 елның 7 сентябрендә Лужникида Мәскәү урбанистик форумы кысаларында Валентин Юдашкинның Мода йортының Bridal Collection күрсәтелә[28].

Британия җырчысы Адель 2024 елның июнендә Лас-Вегастагы 45 нче юбилей концертында сәхнәгә Valentin Yudashkin бренды күлмәгеннән чыга. Кулдан чигелгән чәчәкле кара күлмәк бренд директоры Галина Юдашкина җитәкчелегендә җырчы өчен махсус тегелә[29].

Гаилә

  • Әтисе — Абрам Иосифович Юдашкин (1990 еллар ахырында вафат була)[30];
  • Әнисе — Рәисә Петровна Юдашкина (1945);
  • Абыйсы — Евгений Абрамович Юдашкин;
  • Хатыны — Марина Владимировна Юдашкина (1958), Юдашкина Йортының топ-менеджеры;
    • Кызы — Галина Валентиновна Юдашкина (1990 елның 22 декабре), фотограф;
      • Кызының ире — Пётр Максимович Максаков (1990 елның 5 гыйнвары), эшмәкәрче[31];
      • Онык — Анатолий Петрович Максаков (2016)[32];
      • Онык — Аркадий Петрович Максаков (2018)[33].

Бүләкләр

undefined

Мактаулы исемнәр:

  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1999 елның 27 сентябре; ил модасын үстерүдәге казанышлары өчен[34];
  • Россия Федерациясенең халык рәссамы (2005 елның 6 июне; Россия модасын үстерүдә һәм сынлы сәнгать өлкәсендә зур казанышлары өчен)[35].

Премияләр:

  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендә 2002 елгы премиясе (2003 елның 18 феврале)[36].

Орденнар:

  • Почёт ордены (2008 елның 28 октябре; Россия модасы үсешенә һәм ил мәдәниятенә зур өлеш керткәне өчен[37]);
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2013 елның 19 октябре; ил мәдәнияте һәм сәнгате, телерадиотапшырулар үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен)[38];
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2018 елның 28 ноябре; ирешелгән хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен)[39].

Башка бүләкләр:

  • 2001 елда Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясенең «Дарин» бизнес-репутациясе милли премиясе лауреаты[40];
  • Сәнгать һәм әдәбият ордены кавалеры (Франция, 2007)[41];
  • Мактаулы Легион ордены кавалеры (2013; Россия-Франция мөнәсәбәтләрен ныгыту, мода мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен)[42].

Искәрмәләр

  1. В. Юдашкин доказал, что служил в армии. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  2. Биография Валентина Юдашкина — статьи и новости на 7days.ru (рус.). 7Дней.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  3. Полвека модных традиций - Валентин Юдашкин отмечает 50-летний юбилей (рус.). m24.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  4. Олимпийская мода [рус.]
  5. YouTube сайтында Программа "Футбольное обозрение" от 20 июня 1999 года
  6. Военная форма (рус.). Interfax.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  7. Валентин Юдашкин: фото, биография, фильмография, новости - Вокруг ТВ. (ингл.). Вокруг ТВ. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  8. Постановление ЦИК РФ № 96/767-6, 6 февраля 2012, archived from the original on 2012-12-26, retrieved 2021-10-07 
  9. Союз танцевального спорта России возглавил Валентин Юдашкин (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  10. Валентин Юдашкин возглавил новый телеканал «Стиль и мода»
  11. Биография Валентина Юдашкина
  12. II Международный фестиваль кружева «Vita Lace» подвёл итоги. 26 июль 2025 тикшерелде.
  13. Валентин Юдашкин рассказал о лечении тяжёлой болезни (рус.). Lenta.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2023.
  14. Юдашкина отстранили от участия в Неделе высокой моды в Париже, сообщили СМИ. РИА Новости (7 март 2022).
  15. Умер модельер Валентин Юдашкин. Новости. Первый канал (рус.). 1tv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2023.
  16. Валентина Юдашкина похоронили на Троекуровском кладбище в Москве
  17. Валентина Юдашкина похоронили на Троекуровском кладбище
  18. Модельера Юдашкина похоронили на Троекуровском кладбище в Москве
  19. Yudashkin Jeans: официальный сайт, каталог одежды и коллекции интернет-магазина YUDASHKIN JEANS*. www.adensya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2020.
  20. Парижский успех и платья для Лувра — главные победы Валентина Юдашкина (рус.). РИА Новости (20131014T1232+0400). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  21. Юдашкин джинс
  22. Биография Валентина Юдашкина (рус.). www.fashiontime.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  23. ЮДАШКИН Валентин Абрамович - биография, новости, фото, дата рождения, пресс-досье. Персоналии ГлобалМСК.ру. globalmsk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  24. Биография Валентина Юдашкина (рус.). РИА Новости (20181014T0421+0300). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  25. Юдашкин Валентин (рус.). WORLD PODIUM. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  26. Ъ-Lifestyle-Новости — Дом Valentin Yudashkin стал членом Французской федерации высокой моды, прет-а-порте и модельеров
  27. Коллекция by Valentin Yudashkin (6 март 2017).
  28. Показ Дома Моды Валентина Юдашкина 7 сентября 2023. Fashion Fur and Leather (12 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2024.
  29. Анна Розанова. Певица Адель выступила в платье Valentin Yudashkin. РБК (17 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  30. Новости убийство - Отец модельера Валентина Юдашкина убил своего брата | Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2018. Архивировано из оригинала 12 ноябрь 2018 года.
  31. Максаков Петр Максимович биография, archived from the original on 2019-02-28, retrieved 2021-10-07 
  32. Жена Валентина Юдашкина показала умилительные фото 2-летнего внука с новогоднего утренника (ингл.). Вокруг ТВ. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  33. Галина Юдашкина родила сына. ru.hellomagazine.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2016.
  34. О присвоении почетного звания "Заслуженный деятель искусств Российской Федерации" Юдашкину В.А., Указ Президента РФ от 27 сентября 1999 года №1298. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  35. Указ Президента Российской Федерации от 6 июня 2005 года № 650 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2015. Архивировано из оригинала 6 декабрь 2014 года.
  36. Постановление Правительства Российской Федерации от 18 февраля 2003 года N 112 «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2002 года в области науки и техники», archived from the original on 2015-04-02, retrieved 2021-10-07 
  37. О награждении орденом Почета Юдашкина В.А. pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020.
  38. Указ Президента Российской Федерации от 19 октября 2013 года № 783 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  39. Указ Президента Российской Федерации от 28 ноября 2018 года № 674 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  40. fl-beauty. Валентин Юдашкин возвратился с триумфом (рус.). Фаберлик Faberlic | Консультант FL-beauty. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2020. Архивировано 4 июль 2020 года.
  41. Валентин Юдашкин стал кавалером Ордена Французской республики.
  42. Валентин Юдашкин стал кавалером Ордена Почетного легиона.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә