Валериан Пономарёв
РУВИКИ проектының татар бүлегендә Пономарёв фамилияле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар
Валериан Корнельевич Пономарёв (7 август 1898, Ядернә, Ядернә өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 18 июль 1955, Ленинград) — совет хәрби эшлеклесе, артиллерия кораллануы конструкторы, инженер-техник хезмәт генерал-майоры. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1945), Сталин премиясе лауреаты (1946).
Тормыш юлы
Казан губернасының (хәзерге Чуашстан Республикасы) Ядрин шәһәрендә хәрби түрә гаиләсендә туган. Әтисе иртә вафат була, Пономарёвның балачагы авыр үтә. 1916 елда казна исәбенә укыган Ядрин реаль училищесын тәмамлый[1].
Шул ук елда ирекле булып (вольноопределяющийся) Россия император гаскәренә керә. Одессада Сергиев артиллерия училищесында кыска сроклы курслар тәмамлый. 8 нче камалыш дивизионы составында Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларда Беренче бөтендөнья сугышы сугышларында катнаша, контузия ала[1].
1918 елдан Эшче-крестьян Кызыл гаскәрендә (ЭККГ), Ватандашлар сугышында катнаша. 1919 елда командирлар составының Саратов артиллерия курсларын, ә 1922 елда — Одесса авыр артиллерия мәктәбен тәмамлый. Җыелма курсантлар дивизионының батарея командиры ярдәмчесе вазифасында Деникинга, Врангельгә каршы сугышларда, Польша фронтында, Махно бандаларын бетерүдә катнаша. Сугыш тәмамланганнан соң Кызыл Гаскәрдә хезмәт итүен дәвам итә[1].
Күпмедер вакыт Симферопольдә Кырым командирлар составы курсларында эшли. 1923 елда Киев югары хәрби-педагогика мәктәбен, 1928 елда — Дзержинский исемендәге ЭККГ Хәрби-техник академиясен тәмамлый. Укуын тәмамлагач аңа «Кызыл Гаскәрнең артиллерия инспекторы» исеме бирелә. 1928 елдан 1930 елга кадәр ЭККГ Баш артиллерия идарәсенең көпшәләр һәм шартлаткычлар буенча фәнни-техник комитетында эшли. 1930 елда ЭККГ Артиллерия фәнни-тикшеренү институтына җибәрелә, аннары Авыр сәнәгать халык комиссариатының (НКТП) 22 нче Үзәк конструкторлык бюросына (алга таба — 22 нче ФТИ) өлкән инженер-конструктор булып эшкә беркетелә һәм анда 1952 елга кадәр эшли. Артиллерия шартлаткычлары һәм көпшәләре системаларын эшләүдә турыдан-туры катнаша[1].
Конструктор карьерасының башында махсус биеклек (зениттан ату өчен) Т-3 маркалы дистанцион көпшәсен (трубка) эшли. Озак вакытлар бу көпшәне уза алмыйлар: зенитка атканда көпшәләрнең таралышы 0,5 % тан артмый, аларның сүнмәүчәнлеге 8,5 километр биеклектәге максатларга ут ачарга мөмкинлек бирә. Әлеге көпшә нигезендә камилләштерелгән шартлату җайланмаларының тоташ бер төре барлыкка китерелә. 1939 елда Пономарёв җир өсте артиллериясенең 107-152 мм гранаталары өчен (нигездә һавадагы шартлауларда максатны атып көйләү өчен) билгеләнгән һәм Д-1 исемен алган, ерактан кабызыла торган саклагыч типтагы дистанцион-бәрелешле шартлаткыч эшли. Диңгез артиллериясенең эре калибрлы фугас һәм броня тишүче снарядлары өчен КТМФ һәм КТМБ шартлаткычларын эшли. Ясалган шартлаткычларның характеристикалары буенча чит илләрдә аналоглары булмый[1].
1935 елда конструкторлык бюросы башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. Илдә сирәкләрнең берсе буларак, 1935 елда авыр сәнәгать халык комиссары Серго Орджоникидзе тарафыннан персональ автомашина белән бүләкләнә[1].
Бөек Ватан сугышы вакытында Валериан Корнельевич баш конструктор урынбасары һәм конструкторлык бюросы башлыгы булып эшли. Ул уйлап тапкан шартлаткыч конструкцияләрнең гадилеге һәм аларның технологик характеристикалары сугыш елларында аларны күпләп чыгаруны тәэмин итә. Бу елларда Пономарёв заводларда һәм полигоннарда Дәүләт оборона комитеты биремнәрен үти. Пономарёв артиллерия кораллануының әйдәп баручы конструкторларыннан берсе була, ул ЭККГның ут куәтен ныгытуга зур өлеш кертә[1].
Очкычлар, танклар, моторлар, корал һәм боеприпаслар җитештерүне оештырудагы, шулай ук хәрби техниканың яңа үрнәкләрен эшләүдәге һәм үзләштерүдәге һәм Бөек Ватан сугышы елларында алар белән Кызыл Гаскәрне һәм Хәрби-Диңгез Флотын тәэмин итүдәге күренекле казанышлары өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 16 сентябрендәге Указы белән шартлаткычлар буенча баш конструктор Пономарёв Валериан Корнельевичка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә[1].
Җиңүдән соң Пономарёв Фәнни-тикшеренү институтының (ФТИ) бүлеген җитәкли, аның җитәкчелегендә СССР Кораллы көчләре өчен яңа махсус эшләнмәләрнең кайбер үрнәкләре камилләштерелә. 1948 елда зенит максатлары буенча залп белән ату турында тәкъдим кертә (бу очракта бөтен снарядлар төркеменең шартлавы шушы төркемдәге бер снарядтан тапшырылучы сигнал буенча барлыкка килә), 1949 елда радионур буенча ату турында, ә 1950 елда — гадәти зурлыктагы өч боҗрада пиротехник составларның яну вакытын 300 секундка кадәр арттыру турында тәкъдим ясый.
Гомумән алганда, Пономарёвның хәлиткеч иҗади катнашы белән төрле системалар өчен 20 гә якын шартлаткыч конструкциясе эшләнә. Валериан Корнельевич Ленинград шәһәрендә яши һәм эшли.
1955 елның 18 июлендә вафат була, Богословское зиратында җирләнгән[1].
Бүләкләре
- Социалистик Хезмәт Каһарманы;
- «Урак һәм Чүкеч» медале (№ 224);
- өч Ленин ордены;
- ике Кызыл Байрак ордены;
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1939);
- Кызыл Йолдыз ордены (1933);
- «Эшче-Крестьян Кызыл Гаскәренә XX ел» медале;
- Сталин премиясе (1946).
Искәрмәләр
Әдәбият
- Герои труда военных лет 1941—1945. М., 2001.
- Иванов Н. Жизнь, отданная советской артиллерии // Знамя труда. — 1997. — 22 февраля. — С.2,3.
- «Наши земляки — Герои Социалистического труда». — Чебоксары, 1971. — С.35-38.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Валериан Пономарёв