Венер Сәлимов
Венер Сәлимов (Венер Асылгәрәй улы Сәлимов) — ТР дәүләт куркынычсызлык комитеты рәисе (1999), ТР Куркынычсызлык шурасы сәркатибе (1999-2014), ТР атказанган юристы.
Тәрҗемәи хәле
1941 елның 1 маенда Минзәләдә туган. Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын (1964), ССРБ дәүләт куркынычсызлык комитетының югары курсларын (Минск) тәмамлаган. 1964-1966 елларда хәрби хезмәттә була.
Хезмәт юлы
- 1964 елда югары уку йортын тәмамлагач, Минзәлә педагогика укуханәсендә (хәзер Минзәлә педагогия училищесы) алман телен укыта.
- 1966-1967 ВЛКСМ өлкә комитетында комсомол оешмалары бүлеге инструкторы.
- 1967 елдан ССРБ дәүләт куркынычсызлык комитетында төрле вазифаларда эшли[1].
- 1968 елдан Казакъстан ССР КГБысының Павлодар өлкәсе буенча идарәсендә.
- 1983-1992 ТР дәүләт куркынычсызлык комитеты рәисе урынбасары.
- 1993-1999 ТР дәүләт куркынычсызлык комитеты рәисе.
- 1999-2014 ТР Куркынычсызлык шурасы сәркатибе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган юристы
- Кызыл Йолдыз ордены
- Хөрмәт Билгесе ордены