Александр Антонов
Алекса́ндр Валенти́нович Анто́нов (1 гыйнвар 1957, Кутаиси[d] — 17 ноябрь 2013, Казан халыкара аэропорты, Лаеш районы, Татарстан Республикасы, Россия)[1] — Россия дәүләт эшлеклесе. Генерал-лейтенант[2]; 2011–2013 елларда — Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы[3][4].
Белеме
1980 елда «телевидение әдәби хезмәткәре» белгечлеге буенча М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын, 2003 елда Дәүләт муниципаль идарәсенең Курск институтын тәмамлый[5][1].
Хезмәте
1984 елның 14 августыннан дәүләт иминлеге органнарында хезмәттә. Хезмәт итү дәверендә оператив хезмәткәрдән башлап Россия Федераль иминлек хезмәтенең Липецк өлкәсе буенча идарәсе башлыгы урынбасарына кадәр хезмәт юлы уза[6]. 1990–1993 елларда — җәмәгатьчелек белән элемтәләр төркеме өлкән офицеры. 2009 елның 19 мартындагы РФ Президенты Указы белән Россия Россия Федераль иминлек хезмәтенең Коми Республикасы буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнә, бу вазифада 2011 елның июненә кадәр эшли. 2011 елның июнендә Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнә[7][8][9].
Үлеме
2013 елның 17 ноябрендә Казандагы авиаһәлакәттә һәлак була[10][11]. Липецк шәһәренең Косырёвка зиратында Геройлар Аллеясында хәрби хөрмәт белән җирләнгән[12][13].
Бүләкләре
- «Контрразведкада хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе (III һәм II дәрәҗә) (2000; 2006);
- «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (II дәрәҗә) (2004);
- Өч дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге уңышлар өчен» медале[14].
Исемен мәңгеләштерү
- 2016 елдан Казанда генерал-лейтенант истәлегенә ветераннар командалары арасында Халыкара су полосы турниры үткәрелә[15].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 В Казани разбился Boeing, 50 человек погибли (рус.). ТАСС (17 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ История жизни и службы одного из легендарных липецких чекистов — Жители (рус.). openlipetsk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ В Татарстане назначен и.о. главы УФСБ вместо погибшего в авиакатастрофе Александра Антонова (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ В Татарстане простились с Александром Антоновым (рус.). Коммерсантъ. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ Александр Антонов назначен главой УФСБ России по Татарстану (рус.). Вечерняя Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ Юрий Козлов, Сергей Банных. Погибший в авиакатастрофе в Казани начальник УФСБ Татарстана Александр Антонов долгие годы служил в Липецке (рус.). lipetsk.kp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ Новым начальником управления ФСБ РФ по РТ стал Александр Антонов (рус.). TatCenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ Андрей Смирнов. Татарстанскому УФСБ представили нового начальника (рус.). Коммерсантъ (22 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Татарстан Президенты РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләрен тәбрикләде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте (20 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Погибший в авиакатастрофе глава ФСБ Татарстана возвращался из Липецкой области. ЛипецкМедиа. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ При крушении «Боинга» в Казани погиб сын президента Татарстана и глава УФСБ по РТ (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ В Липецке простились с генералом Антоновым, погибшим в авиакатастрофе (рус.). Российская газета (26 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ В Липецке простились с главой УФСБ Татарстана Александром Антоновым (рус.). Комсомольская правда (Липецк) (26 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ Бывший руководитель УФСБ по Коми Александр Антонов разбился в авиакатастрофе в Казани. komi.kp.ru - (16 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
- ↑ Казанда генерал-лейтенант А.В.Антонов истәлегенә багышланган ветераннар командалары арасында Халыкара су полосы турниры ачылды. KZN.RU (25 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
Сылтамалар
- Новый руководитель УФСБ окончил факультет журналистики (рус.). gazeta-respublika.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026. Архивировано 24 сентябрь 2015 года.
- Кто есть кто в Республике Татарстан (рус.). whoiswho.dp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.