Ибнеәмин Альбетков
Тәрҗемәи хәле
1939 елдан Кызыл Армиядә. Ярославль хәрби пехота укуханәсен (1941), М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби әкәдимияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, батальон командиры (121 нче укчы дивизиянең 383 нче укчы полкы). Үзәк, Воронеж, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харкауга һөҗүм операциясендә (1942), Курск сугышында (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 елның 26 сентябрендә батальоны белән Днепрны кичүне оештыра, плацдармны саклау һәм киңәйтү сугышына уңышлы җитәкчелек итә. Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара. 1959 елдан запаста, Мәскәүдә эшли.
Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике Кызыл Йолдыз орденнары, мидәлләр белән бүләкләнә.
Әдәбият
- Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000;
- Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.
Сылтамалар
- Герой турында
- Татар энциклопедиясе(үле сылтама)