Виктория Чмилите-Нильсен

Виктория Чмилите-Нильсен (литв. Viktorija Čmilytė-Nielsen; 6 август 1983 ел, Шяуляй, Литва ССР ы, ССРБ) — Литва шахматчысы, Литва тарихында бердәнбер хатын-кыз-гроссмейстер. 2011 елда Европа чемпионы һәм хатын-кызлар арасында Европа чемпионатының өч тапкыр көмеш призеры (2003, 2008, 2010), ир-егетләр арасында икеләтә Литва чемпионы (2000 һәм 2005). 2015 елның 21 апреленнән алып — Литва Республикасы Сеймы әгъзасы[3], 2020 елның 13 ноябреннән — Литва Республикасы Сеймы Рәисе

Шахматчы карьерасы

1994 елда Европа чемпионатында 12 яшенә чаклы 6 нчы урынны били. 1995 елда Сан-Лоренсуда 12 яшенә кадәр дөнья чемпионатында алтын медаль яулый. 2000 һәм 2005 елларда ир-егетләр арасында Литва чемпионатында җиңү яулый. Европа беренчелегендә хатын-кызлар арасында өч тапкыр 2-се урынны яулый: Истанбул (2005) һәм Пловдив (2008), Риекада (2010).

Tбилисида (2011) хатын-кызлар арасында Европа чемпионатында шахмат буенча 1-се урынны били.

Сәяси эшмәкәрлеге

2012 елда парламент сайлаулары алдыннан партияда булмаган Виктория Чмилите Литва Республикасы Либераллар хәрәкәтенең сайлаучылар исемлегенә кертелә (ДР). Күп мандатлы округта рейтинг нәтиҗәләре буенча спортчы фирка исемлегендә 12-се урынга чыга һәм сайлаулы кандидатлар арасына керми[4]. Бер мандатлы Тайну округында (Nr. 25) Чмилите җиңүгә ирешә алмаса да, 14 тән алтынчы урынны били (7,29 % тавыш)[5].

2015 елның 21 апрелендә Вильнюс мэры вазифасына сайлануы белән бәйле сәясмән Шимашюс Ремигиюс Сейм агзаларының вәкәләтен сала. Виктория Чмилите парламентта аның урынын били, шул ук көнне ант китерә. Сеймда Виктория Чмилите тирә-юнь мохитне саклау комитетына тора[6].

2016 елда парламент сайлаулары алдыннан Виктория Чмилите бер мандатлы Аушрос (Nr. 25) округына үз кандидатурасын куя, әммә тавыш бирү барышында 16,37 % тавыш җыеп һәм Литваның социал-демократик партиясен һәм Крәстияннәр һәм яшелләр союзын (Литва) алга үткәреп, беренче турда ук төшеп кала, (уннан өченче урын)[7]. Шуңа карамастан, Виктория Чмилите ДПЛР исемлеге буенча үзенә күп мандатлы округта алган дүртенче урын ярдәмендә чираттагы чакырылышта Сейм әгъзасы итеп сайлана[8].

Шәхси тормышы

2001 елдан 2008 елга кадәр испан шахматчысы Алексей Шировта кияүдә була. 2013 елның 28 декабрендә икенче тапкыр дат шахматчысы Петр Хине Нильсенга кияүгә чыга[9]. Өч баласы бар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Viktorija Čmilytė‑Nielsen // Visuotinė lietuvių enciklopedija (лит.)
  2. Viktorija Cmilyte // Chess.com — 2005.
  3. Seimo Liberalų sąjūdžio frakcijos pranešimas: «Prie frakcijos prisijungė Seimo narė Viktorija Čmilytė-Nielsen»(лит.). Сейм Литовской Республики(21 апреля 2015).Дата обращения: 18 сентября 2015.
  4. Balsavimo rezultatai daugiamandatėse apygardose. 2012 m. Lietuvos Respublikos Seimo rinkimai ir referendumas dėl naujos atominės elektrinės statybos Lietuvos Respublikoje (лит.). Главная избирательная комиссия Литовской Республики. Дата обращения: 18 сентября 2015.
  5. Dainų (Nr.25) apygarda (лит.). Главная избирательная комиссия Литовской Республики. Дата обращения: 18 сентября 2015.
  6. Viktorija ČMILYTĖ-NIELSEN (лит.). Сейм Литовской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015.
  7. 2016 m. Seimo rinkimų rezultatai - Aušros (Nr.25) apygarda (лит.). Главная избирательная комиссия Литовской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2016.
  8. 2016 m. Seimo rinkimų rezultatai - Lietuvos Respublikos liberalų sąjūdis (лит.). Главная избирательная комиссия Литовской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2016.
  9. Jurevičiūtė, Beatričė. Palangoje susituokė šachmatininkai V.Čmilytė ir P.H.Nielsenas (лит.). lrytas.lt (29 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2016. Архивировано 8 март 2016 года.

Сылтамалар

  • Личная карточка Виктории Чмилите на сайте ФИДЕ
  • Партии Виктории Чмилите в базе Chessgames.com[en] (англ.)
  • Личная карточка Виктории Чмилите на сайте 365chess.com (англ.)
  • Выступления Виктории Чмилите на шахматных олимпиадах
  • Выступления Виктории Чмилите на командных чемпионатах Европы
  • Выступления Виктории Чмилите на шахматных олимпиадах среди женщин
  • Выступления Виктории Чмилите на командных чемпионатах Европы среди женщин