Виктор Ионов

Виктор Петрович Ионов (26 июнь 1934, Ижау, Горький крае25 март 2026, Ижау) — ССРБ һәм Россия коралчы-конструкторы, «Ижмаш» заводының механик җыю җитештерүе директоры (1976—1986), «Ижмаш» тарихы музее директоры. Социалистик Хезмәт Герое (1982). Удмуртия Республикасының мактаулы гражданины (2006).

Тәрҗемәи хәле

Виктор Петрович Ионов 1934 елның 26 июнендә Ижауда эшче гаиләсендә туа. 1952 елда ул Ижауның 30 нчы урта мәктәбен, 1957 елда Ижау механика институтын (хәзер — М. Т. Калашников исемендәге Ижау дәүләт техник университеты) тәмамлый. Югары уку йортыннан соң яшь белгеч Ульяновскка, очкычлар төзү заводына китәргә ниятли, әмма аны, Ижау машиналар төзү заводының корал җитештерү тармагына инженер-технолог вазифасы тәкъдим итеп, туган шәһәрендә калырга күндерәләр. Предприятиедә ул һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтә: мастердан алып, механика җитештерүе директорына кадәр күтәрелә.

Виктор Ионов җитәкчелегендә иң катлаулы һәм җаваплы саналган 102 нче санлы корал көпшәләре цехы эшли башлый. 1971 елда предприятие модернизацияләнгән 7,62 миллиметрлы Калашников автоматын җитештерүне үзләштергәндә, көпшәләрне редуцияләү ысулы белән ясау өчен импорт буенча сатып алынган SHK-10 станокларын көйләргә дип, Австриядән белгечләр чакырыла. Әмма цех яшерен булганга, Австрия белгечләрен заводка кертмиләр. Шуңа күрә җирле хезмәткәрләргә яңа ысулны мөстәкыйль рәвештә үзләштерергә туры килә. Алар куелган бурычны намус белән үти, хәтта технологик процессның төп коралын да камилләштерә. Автомат көпшәсен чүкеп ясау технологиясен гамәлгә керткән өчен Виктор Петрович Ионов Ленин ордены белән бүләкләнә.

Ионов җитәкчелегендәге җитештерү коллективы, элек үзләштерелгән продукцияне чыгару күләмнәрен киметмичә, ату коралының алты яңа төрен җитештерүне җайга сала. Кыска вакыт эчендә яңа цех төзелә, оптик прицеллар җитештерү үзләштерелә. Яңа корпуста 100 мең квадрат метр мәйдан файдалануга тапшырыла. Җитештерү процесслары тулысынча механикалаштырыла: 8 километр озынлыктагы конвейер гамәлгә кертелә, 600 дән артык яңа, югары җитештерүчәнлекле корылма урнаштырыла. Технологик процессларны камилләштерү унынчы бишьеллыкта яңа эшләнмәләрне, шул исәптән АК-74 һәм АКС-74У автоматларын, үзләштерү һәм җитештерү буенча дәүләт планын уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, җитештерү күләме — бер ярым тапкырга, хезмәт җитештерүчәнлеге 63%-ка арта, якынча бер миллион сум экономияләнә[1].

1982 елның 30 августында, ирешкән уңышлары һәм халык хуҗалыгы планнарын үтәүгә керткән зур шәхси өлеше өчен, ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән Виктор Петрович Ионовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде, һәм ул Ленин ордены, «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә[2].

Виктор Петрович «Ижмаш» заводында баш инженерның сыйфат буенча урынбасары, соңрак генераль директор урынбасары булып эшли. 1998 елда лаеклы ялга чыккач, ул «Ижмаш» заводы музее директоры вазифасын башкара. Аның башлангычы белән музейда «Алар Ватан өчен фронтта һәм тылда сугышты» дигән даими эшли торган рубрика ачыла[3].

Удмуртия Республикасы Президентының 2006 елның 25 октябрендәге 165 нче санлы Указы нигезендә, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Виктор Петрович Ионовка «Удмуртия Республикасының мактаулы гражданы» дигән исем бирелә[4].

2026 елның 25 мартында вафат була[5].

Кызыклы фактлар

  • 2019 елда стрит-арт фестивале кысаларында Ижауда бер йортның фасадына (Лихвинцев урамы, 56) Виктор Петрович портреты төшерелгән[6].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмә

  1. Ионов Виктор Петрович. www.warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  2. Туганаев, 2008
  3. Ионов Виктор Петрович. Официальный сайт Главы Удмуртской Республики и Правительства Удмуртской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2020. Архивировано 24 февраль 2020 года.
  4. Ионов Виктор Петрович. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2020. Архивировано 24 февраль 2020 года.
  5. Умер оружейник Виктор Ионов. ТАСС (25 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  6. Фасад одного из домов Ижевска украсила еще одна работа в рамках фестиваля стрит-арта. ИА «Удмуртия» (30 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2020. Архивировано 19 июнь 2021 года.

Әдәбият

  • Ионов Виктор Петрович // Удмуртская республика: Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп. — Ижевск : Удмуртия, 2008. — С. 368. — 767 с. — 2200 экз. — ISBN 978-5-7659-0486-2.