Виктор Сивец

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Виктор Сивец
Туган көне 1919
Туган
Вафат көне 1984
Вафат булган җире
Ил
Бүләк һәм премияләр

Виктор Сивец (1919-1984) - совет сәнәгать эшлеклесе, В.П.Чкалов исемендәге Ташкент авиация заводы директоры, Социалистик Хезмәт Герое (1971).

Виктор Николаевич Сивец 1919 елның 4 маенда Пржевальск шәһәрендә туган (хәзерге - Кыргызстанның Эссек-Күл өлкәсе). 1943 елда ул Казан авиация институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Үзбәкстан ССРның Ташкент авиация заводында 1943 елда бригадир, 1944 елдан җыю цехында өлкән мастер булып башлый. 1945 ел башында "заводның иң яхшы мастеры" булып таныла.

1947-1963 елларда цех начальнигы, җитештерү начальнигы, баш инженер урынбасары, 1963-1969 елларда 84 нче заводның баш инженеры, 1969 - 1973 елларда В.П. Чкалов исемендәге Ташкент авиация заводы директоры.

1969 елда Виктор Сивец идарә иткән вакытта завод Aн-22 "Aнтей" авыр хәрби транспорт самолетларын серияле җитештерә башлый.

1971 елның 26 апрелендә Сивец Виктор Николаевичка СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Ленин ордены һәм "Урак һәм Чүкеч" алтын медале белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

1973 елдан -СССР Авиация сәнәгате министрлыгының В.П. Чкалов исемендәге Ташкент җитештерү авиация берләшмәсе (ТАПО) генераль директоры.

1973 елдан берләшмә тарафыннан ИЛ-76 урта десант-транспорт самолеты һәм аның модификациясе чыгарыла башлый.

Ул 1984 елның 9 декабрендә вафат була, Ташкентта "Чигатай" мемориаль зиратында күмелә.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташкент урамнарының берсенә һәм В. П. Чкалов исемендәге Ташкент авиация җитештерү берләшмәсенең мәдәният һәм технология сараена Виктор Николаевич Сивец исеме бирелә.

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Виктор Сивец