Владимир Алхимов

Владимир Сергеевич Алхимов (25 октябрь 1919, Никулино[d], Смоленск өязе[d], Смоленск губернасы, РСФСР[d]9 гыйнвар 1993, Мәскәү) — совет икътисадчысы, икътисад фәннәре кандидаты, 1976—1986 елларда — СССР Дәүләт банкы Идарәсе рәисе. Бөек Ватан сугышы елларында — Кызыл Армия офицер-артиллеристы, Советлар Союзы Герое (24.03.1945)[3]. Запастагы капитан[4].

Тормыш юлы

1919 елның 25 октябрендә Смоленск губернасының Красный өязе Никулино авылында (хәзерге Смоленск районы) крестьян гаиләсендә туган[5][1]. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1935—1938 елларда Смоленск финанс-икътисад техникумының бюджет бүлегендә «дәүләт бюджеты инспекторы» белгечлеге буенча укый[6]. 1938 елда уку алдынгысы буларак Ленинград финанс-икътисад институтына укырга җибәрелә[1].

1941 елның июнендә институттан үз теләге белән фронтка китә. 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы. Ленинград, Көнбатыш һәм III Белоруссия фронтларында сугыша. Артиллерия училищесын тәмамлый. Гвардия лейтенанты В. Алхимов 1944 елның 7 августында Тупики торак пункты (Литва) өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Пехота ияргән 35 танкның контрһөҗүмен кире какканда, ул, утны төзәтүче буларак, дивизион утын үз өстенә чакыра. Нәтиҗәдә 6 танк юк ителә, калганнары саклау уты аша үтә алмыйча, кире борыла[3]. 1945 елның 24 мартында В. С. Алхимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә[5]. Совет-япон сугышында  [рус.] катнаша. 1946 елның ноябрендә өлкән лейтенант В. С. Алхимов (хәрби дәрәҗә 20.11.1945 бирелә) Совет Армиясеннән демобилизацияләнә һәм институтка кире кайта[1][5].

1947 елда Ленинград финанс институтын тәмамлаганнан соң, партия органнары тәкъдиме буенча Бөтенсоюз тышкы сәүдә академиясенә укырга җибәрелә. Аны 1950 елда тәмамлый. 1950 елда Британия банклары буенча кандидатлык диссертациясен яклый, 1951 елда икътисад фәннәре кандидаты фәнни дәрәҗәсен ала[1].

undefined

Академияне тәмамлаганнан соң, 1950—1955 елларда СССР Тышкы сәүдә министрлыгының Фәнни-тикшеренү конъюнктура институтында бәяләр бүлеге мөдире булып эшли. 1955—1958 елларда — әлеге институтның фәнни эшләр буенча директор урынбасары. 1958—1960 елларда — СССРның АКШтагы сәүдә киңәшчесе. 1960—1967 елларда — Тышкы сәүдә министрлыгының баш валюта идарәсе башлыгы урынбасары, башлыгы[7].

1967—1976 елларда — СССР тышкы сәүдә министры урынбасары. 1976—1986 елларда — СССР Дәүләт банкы Идарәсе рәисе[7]. 1977—1989 елларда — ТАССРдан СССР Югары Советының 9—11 нче чакырылышлары Милләтләр Советы депутаты[5], 1982—1986 елларда — КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы (1981 елдан әгъзалыкка кандидат).

1985 елның февралендә Алхимовның кызы Наталья[7] һәм аның ире пианист Андрей Гаврилов Англиядә булганда дөнья буйлап ирекле йөрү хокукына ирешергә тырышалар. М. С. Горбачёв ярдәме белән алар моңа ирешәләр. Шуннан соң Алхимовның карьерасы тәмамлана[8][9].

1993 елның 9 гыйнварында вафат була. Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән[10][5].

Бүләкләре һәм исемнәре

Сайланма басмалары

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Алхимов Владимир Сергеевич (1919 – 1993). Банк России. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
  2. Алхимов Владимир Сергеевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  3. 1 2 Владимир Алхимов вызвал огонь на себя (рус.). Российское информационное агентство «Победа РФ» (18 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
  4. Алхимов Владимир Сергеевич, 25.10.1919. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
  5. 1 2 3 4 5 Алхимов Владимир Сергеевич. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
  6. Рубрика «Гордость Смоленского округа». Смоленский муниципальный округ (24 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
  7. 1 2 3 Владимир Алхимов – человек и эпоха. Национальный банковский журнал (24 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
  8. Фёдоров Б. Г. 10 безумных лет. — М.: Совершенно секретно, 1999.
  9. Гаврилов А. Чайник, Фира и Андрей. Эпизоды из жизни ненародного артиста. — Юго-Восток, 2011.
  10. Алхимов Владимир Сергеевич (1919-1993). Новодевичье кладбище. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
  11. Алхимов Владимир Сергеевич 25.10.1919–9.01.1993 (рус.). От операции «Суворов» к операции «Багратион». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Владимир Алхимов