Владимир Виноградов
Владимир Виноградов (Владимир Виктор улы Виноградов, 19 сентябрь 1955 — 29 июнь 2008[1] (52 яшь)) — эшкуар, банкир, Мәскәү банклар берлеге рәисе (1989-1998).
Влади́мир Ви́кторович Виногра́дов (19 сентябрь 1955, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР — 29 июнь 2008, Мәскәү) — заманча Россиянең банк системасына нигез салучыларның берсе. Беренче чиратта, Инкомбанкка һәм үзе 10 ел дәвамында җитәкләгән Мәскәү банк берлегенә нигез салучы буларак билгеле. Үзе төзегән Россия банк берлеге нигезендә Россия банклары ассоциациясен булдыруда катнаша[2].
Биографиясе
1955 елда Уфада туган, әнисе укытучы була. Мәскәү авиация институтын (МАИ) «инженер-механик» белгечлеге буенча, шулай ук Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтының аспирантурасын тәмамлый[3]. Институтны тәмамлаганнан соң, 1979 елдан 1985 елга кадәр Волгодонск шәһәрендә (Ростов өлкәсе) «Атоммаш» җитештерү берләшмәсендә эшли.
1983—1985 елларда — «Атоммаш» берләшмәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре. Завод тәкъдиме белән Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтының (МИНХ) «Экономика» белгечлеге буенча аспирантурасына укырга җибәрелә.
1985 елдан 1988 елга кадәр — СССР Промстройбанкы икътисадчысы.
1988 елда СССР Промстройбанкының баш икътисадчысы итеп билгеләнә.
1988 елның октябреннән — Мәскәү инновацион коммерция банкы («Инкомбанк») идарәсе рәисе[4].
1992 елда — Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы әгъзасы.
1993 елдан — «Инкомбанк» акционерлык банкы президенты (1998 елның 17 августындагы кризистан соң банк банкротлыкка чыга).
1996–1997 елларда РФнең башка эре банкирлары белән бергә «семибанкирщина» исеме белән билгеле төркемгә керә. Бу төркем сайлауларда Президент Борис Ельцинны яклый[5][6].
Инкомбанк таркалганнан соң, Виноградов инфаркт һәм берничә инсульт кичерә[5]. Ул бөлгенлеккә төшә, гаиләсенә арендага алынган ике бүлмәле фатирга күчәргә туры килә. 2000 еллар башында Виноградов берничә лизинг компаниясенә нигез сала, әмма бизнесы бик уңышлы булмый.
2008 елның 29 июнендә Мәскәүдә инсульт нәтиҗәсендә вафат була[7][8][9][10]. Троекурово зиратында җирләнгән (10в участогы).
Семьясы
Хатыны — Людмила. Ике улы бар.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 http://www.timesonline.co.uk/tol/comment/obituaries/article4281069.ece
- ↑ В Москве скончался основатель "Инкомбанка". РБК (30 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2022. Архивировано 19 июль 2022 года.
- ↑ Владимир Виноградов: Закон о банках нужен вчера! КоммерсантЪ (2 апрель 1990). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2022. Архивировано 19 июль 2022 года.
- ↑ Олигарх-одиночка. КоммерсантЪ (29 июнь 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2022. Архивировано 19 июль 2022 года.
- ↑ 1 2 Семибанкирщина осталась без Виноградова. Газета.ру (30 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2022. Архивировано 4 ноябрь 2019 года.
- ↑ Встреча Ельцина с банкирами. КоммерсантЪ (16 сентябрь 1997). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2022. Архивировано 19 июль 2022 года.
- ↑ Lenta.ru: Финансы: Иных уж нет. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2009. Архивировано 1 гыйнвар 2009 года.
- ↑ Ъ-Газета — Романтик от Инкомбанка. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2012. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ На 53-м году жизни скончался бывший руководитель Инкомбанка Владимир Виноградов. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2012. Архивировано 14 декабрь 2010 года.
- ↑ Виноградов Владимир Викторович (рус.). history.mai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2025.