Владимир Мерзляков
Владимир Филиппович Мерзляков (23 март 1949, Айбүләк, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 29 сентябрь 2025) — нефтьче-инженер, галим, хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. «Аксаковнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы (1987—2005), Башкорт АССР Югары Советының XII чакырылыш депутаты (1990—1993). Техник фәннәр докторы (2004), Россия Табигый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1997). Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе (2000), Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре (1994).
Тәрҗемәи хәле
Владимир Филиппович Мерзляков 1949 елның 23 мартында Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан Республикасы) Яңавыл районы, Айбүләк авылында туа[1]. Милләте — рус.
1972 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты) «Геология, нефть һәм газ ятмаларын разведкалау» белгечлеге буенча «инженер-нефтьче» квалификациясен алып тәмамлый[2].
Хезмәт юлын 1966 елда, Нефтекама шәһәрендә урнашкан, «Арланнефть» нефть промыселы идарәсендә оператор булып башлый. Югары уку йортын тамамлап, 1972—1974 елларда, чакыру буенча, ССРБ Кораллы Көчләре сафларында офицер булып хезмәт итә[2].
1974—1987 елларда «Арланнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең җитәкче урынбасары, өлкән инженеры, өлкән геологы, фәнни-тикшеренү һәм җитештерү цехы җитәкчесе булып эшли. 1985 елда идарәнең партком секретаре итеп сайлана[1].
1987—2005 елларда — «Аксаковнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе (хәзер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) җитәкчесе.
2005—2007 елларда — «Геопроект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директор урынбасары.
2007—2022 елларда — Уфа дәүләт нефть техник университеты укытучысы.
Хезмәт ветераны 2025 елның 29 сентябрендә вафат була[3].
Фәнни эшчәнлеге
1997 елда «техник фәннәр кандидаты» гыйльми дәрәҗәсен ала. Диссертациясенең темасы: «Скважиналарда ремонт-торгызу эшләре технологияләрен камилләштерү»[4].
2004 елда, «техник фәннәр докторы» гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва кылып, «Нефть ятмаларын соңгы стадиядә эшкәртү технологияләрен нигезләү һәм камилләштерү» дигән темага диссертация яклый[5].
Фәнни-җитештерү эшчәнлеге нефть ятмаларын үзләштерү белән бәйле. В. Ф. Мерзляков җитәкчелегендә скважиналарда ремонт-изоляция эшләре, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру (чаралары) кертелә[6]. 18 басма хезмәт, шул исәптән ике монография, шулай ук ике уйлап табу һәм нефть чыгару ысулларын камилләштерүгә һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруга юнәлтелгән уннан артык рационализаторлык тәкъдиме авторы[7].
Кайбер хезмәтләре
- Геолого‑технологические особенности разработки нефтяных месторождений юго‑запада Башкортостана. М., 1998 (авторҙаш);
- Капитальный ремонт скважин. Изоляционные работы. Уфа, 2000 (авторҙаш.);
- Обоснование и совершенствование технологий разработки месторождений с трудноизвлекаемыми запасами. М., 2003.
- Анализ применения комбинированных вязкоупругих систем на Юкъяунском месторождении / А. Р. Алтынбаев, В. Ф. Мерзляков. Молодой ученый. — 2020. — № 12 (302). — С. 109—111.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 1990 елда 73 нче Приют сайлау округыннан Башкорт АССР Югары Советының XII чакырылыш депутаты итеп сайлана[8].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Мерзляков Владимир Филиппович (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (13 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [башк.]
- ↑ 1 2 Наши земляки – наша гордость. Мерзляков Владимир Филиппович (рус.). Муниципальное автономное учреждение культуры «Центральная межпоселенческая библиотека» муниципального района Белебеевский район Республики Башкортостан. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [рус.]
- ↑ Светлой памяти Владимира Мерзлякова (рус.). Газета «Белебеевские известия». Страница в ВК (2 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [рус.]
- ↑ Совершенствование технологий ремонтно-восстановительных работ в скважинах : автореферат дис. кандидата технических наук (рус.). Национальная электронная библиотека (1997). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [рус.]
- ↑ Обоснование и совершенствование технологий разработки месторождений нефти на поздней стадии. Тема диссертации и автореферата по ВАК РФ 25.00.17, доктор технических наук Мерзляков, Владимир Филиппович (рус.). Сайт «disserCat» — электронная библиотека диссертаций. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [рус.]
- ↑ Мерзляков Владимир Филиппович (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (13 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [башк.]
- ↑ Наши земляки – наша гордость. Мерзляков Владимир Филиппович (рус.). Муниципальное автономное учреждение культуры «Центральная межпоселенческая библиотека» муниципального района Белебеевский район Республики Башкортостан. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [рус.]
- ↑ Депутаты Верховного Совета БАССР. (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (17 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [рус.]
- ↑ 1 2 3 Мерзляков Владимир Филиппович (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (13 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [башк.]
- ↑ 1 2 Светлой памяти Владимира Мерзлякова (рус.). Газета «Белебеевские известия». Страница в ВК (2 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. [рус.]
Әҙәбиәт
- Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Уфа: Китап, 2005. — Т. 2. — 111 с. — ISBN 5-8258-0204-5. [рус.] [Тикшерелгән 26 март 2026];
- Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа: Китап, 1994. — С. 34. [рус.] [Тикшерелгән 15 март 2026].
Һылтанмалар
- «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы. Мерзляков Владимир Филиппович [башк.] [Тикшерелгән 26 март 2026].
- Муниципальное автономное учреждение культуры «Центральная межпоселенческая библиотека» муниципального района Белебеевский район Республики Башкортостан. Официальный сайт. Мерзляков Владимир Филиппович [рус.] [Тикшерелгән 26 март 2026].
- Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». Депутаты Верховного Совета БАССР. Мерзляков Владимир Филиппович [рус.] [Тикшерелгән 26 март 2026].
- Газета «Белебеевские известия». Страница в ВК. Светлой памяти Владимира Мерзлякова [рус.] [Тикшерелгән 26 март 2026].