Вәҗиһә Сәмәдова

Вәҗиһә Сәмәдова, Вәҗиһә Әли кызы Сәмәдова (азәри. Vəcihə Əli qızı Səmədova, 1924 елның 24 ноябре, Кавказ арты СФСР, Азәрбайҗан ССР, Баку1965 елның 24 октябре, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Баку) — рәссам, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965). Азәрбайҗанның югары һөнәри белем алган беренче хатын-кыз рәссамы[1].

Тәрҗемәи хәле

Файл:В.Ә.Сәмәдова 1.jpg
Вәҗиһә Сәмәдова иҗат итү вакытында

1924 елның 24 октябрендә Бакуда кондитер гаиләсендә туган. Әтисе Әли (хәзерге Төркия) Карс?!, әнисе Рубаба (хәзерге Иран) Кум шәһәреннән күченеп килгән азәрбайҗаннар. Гаиләдә сеңлесе Солмаз бар. Вәҗиһә Бакуда 132нче урта мәктәпнең 7нче сыйныфын, Әзим Әзимзадә исемендәге Азәрбайҗан дәүләт сәнгать мәктәбен (азәри. Əzim Əzimzadə adına Rəssamlıq Məktəbi, 1944), Мәскәүдә И. В. Суриков исемендәге сәнгать институтын  [рус.] (1951), аспирантура (1954) тәмамлаган. Булачак ире рәссам Ләтиф Фәйзуллаев  [азәр.] та әлеге институтны тәмамлаган. Сугыш елларында И. В. Суриков исемендәге сәнгать институты Мәскәүдән Казакъстанга, Алма-Атага күчә. Вәҗиһә Сәмәдованың институтны тәмамлаганда диплом эше — Азәрбайҗан композиторларының күмәк портерты булган «Гозәир Хаҗибәков Азәрбайҗан композиторлары арасында» (азәри. Üzeyir Hacıbəyov Azərbaycan bəstəkarlarının arasında) картинасы[2]. Институт профессоры Павел Корин тәкъдиме белән Вәҗиһә Сәмәдова аспирантурада укырга кала. Өч елдан, аспирантураны тәмамлагач, аңа И. В. Суриков исемендәге сәнгать институтында укытырга калырга тәкъдим итәләр, әмма В. Сәмәдова Бакуга әйләнеп кайта һәм Әзим Әзимзадә исемендәге Азәрбайҗан дәүләт сәнгать мәктәбендә укыта башлый һәм иҗат белән шөгыльләнә[3].

Иҗаты

19571963 еллар аның иҗатында иң мөһим еллар була. Әлеге чорда үзенчәлекле «Имтихан алдыннан», «Ләнкоранда туй», «Туйга әзерләнәбез», «Җыр» кебек картиналарын яза.

1962 елда ире белән Болгариягә иҗат командировкасына бара. Болгариядә алган тәэсирләрен «Софияда базар», «Яңгырлы көн», «Кыядагы өйләр» кебек картиналарында чагылдыра.

Нигездә портретлар, пейзажлар һәм тематик таблолар өстендә эшләгән. Замандашларының образларын ул «Актриса Ләйлә Бәдәрбәйли» (1954), «Социалистик Хезмәт Каһарманы Сүрәя Кәримова» (1957), «Геолог М. Мәмәдбәйли» (1959), «Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы Ш. Хәсәнова» (1960), «Сынчы Г. Абдуллаева» (1964) һ. б. портретларда иҗат итә.

В. Сәмәдова республика буйлап күп йөри. Аның иҗат иткән пейзажлары һәм тематик таблолары композициясенең милли колориты, төгәллеге һәм ачыклыгы белән аерылып тора, алар арасында «Азәрбайҗан композиторлары» (1951), «Җыр» (1956), «Гөй күл ярында» (1957), «Кура ярында» (1961), «Хәбәр көткәндә» (1963), «Геологлар» (1965) картиналары бар.

Әнисенең, сеңлесе архитектор Солмаз Сәмәдованың, студент кызының портетларын ясый.

Иҗади эшчәнлектән тыш, В. Сәмәдова иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Аның әсәрләре чит илләрдә, аерым алганда Венада, Каһирәдә, Бәйрутта, Варшавада, Берлинда, Будапештта, Софиядә һәм башка шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләрендә дә куелган.

Мәскәүдән кайткач, гаилә Бакуның Эчкәрешәһәрендә, Вәҗиһә Сәмәдованың әтисе йортында яши. 1958 елда «Рәссамнар йорты» төзелгәч, гаиләгә фатир, шул ук йорттан ирле-хатынлы ике рәссамга бер остаханә бирелә. 1962 елда Сәмәдовага аерым остаханә бирелә.

1965 елның 24 октябрендә Бакуда озак авырудан соң вафат була. Үз теләге белән гомум мөселман зиратында җирләнә. 1966 ел ахырында Бакуда, Азәрбайҗан Рәссамнар берлегенең сәнгать салонында, рәссам эшләреннән күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә 200гә якын эше җыелган: портретлар, жанр картиналары, пейзажлар, натюрмортлар, май, акварель, пастель, карандаш белән эшләр.

Әсәрләре Бакуда Азәрбайҗан Милли сәнгать музеенда һәм республиканың башка музейларында саклана. Бакуда 1965 елдан аның исемендәге күргәзмә салоны (Азәрбайҗан Рәссамнар берлегенең элеккеге сәнгать салоны) бар[4].

Бүләкләре мактаулы исемнәре

  • 1965 — Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе

Гаиләсе

Ире — рәссам, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе Ләтиф Фәйзуллаев (1918—1987)[5], 1944 елда өйләнешкәннәр. Уллары Ниҗәт (1945), кинорежиссер; кызлары Фатыйма (1955).

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Zöhrə Fәrәcova.Сынлы сәнгать патшабикәсе. regionplus.az, 16.12.2014 [азәр.]
  2. Ziyadxan Əliyev. “Azərbaycan bəstəkarları” rənglərin işığında. medeniyyet.az, 13.01.2017 [азәр.]
  3. Zöhrə Fәrәcova. Сынлы сәнгать патшабикәсе. regionplus.az, 16.12.2014 [азәр.]
  4. Vəcihə Səmədova (1924-1965). portal.azertag.az, 22.02.2014 [азәр.]
  5. Дни азербайджанской культуры в Каннах – 2018. Фонд Гейдар Алиева [азәр.] [рус.] [ингл.]