Габдулла Солтанов


Габдулла Солтанов (Габдулла (Абдулла) Әфзал улы Солтанов, баш. Абдулла Авзал улы Солтанов) — үзешчән җырчы, курайчы, БР халык артисты (1996), БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1992).

Тәрҗемәи хәле

1928 елның 25 сентябрендә БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Учалы районы) Кобагыш авылында туган. Әтисеннән һәм туганнарыннан курайда уйнарга һәм озын көйләр башкарырга өйрәнә. 40 еллап Учалы районы Бәйрәмгул совхозында көтүче булып эшли. Башлангыч мәктәптән үк үзешчән сәнгатьтә катнаша.

Иҗаты

Бай тембрлы, киң диапазонлы, 2 октавадан югары тавышка ия җырчы. Һөнәри сәхнәгә 1955 елда аяк баса. Мәскәүдә «Башкортстан мәдәнияте ункөнлеге»ндә (1955) җырчы Наҗия Аллаяровага курайда уйный. Тумыштан драматик сәләткә ия. Россия, Болгария, Алмания, Португалия, Франция буйлап гастрольләрдә була. 1993 елда, машина бәрдерү сәбәпле, күзләре сукырайса да, сәхнәне ташламый.[2]

Репертуар

«армия», «Буранбай», «Биеш», «Гыйльмияза», «Зәлифәкәй», «Зөлхәбирә», «Каһым түрә», «Сибай», «Томан», «Тәфтиләү», «Урал», «Хисам», «Шәүрә», «Шәфыйк», Аргужа һ.б. тарихка багышланган халык җырлары, озын көйләр – барлыгы 60 көй.[3]

Габдулла Солтанов "Аргужа".

Хәтер

2013 елда Г. Солтанов турында «Җан җыры» (Песнь души) фильмы (Башкортстан ДТРК) төшерелгән. Сценарий авторы – Мәүлит Ямалетдин. Флюра Килдиярова, Рәсүл Карабулатов истәлекләр белән уртаклаша.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр