Гаврилов урамы (Казан)
Гаврилов урамы (рус. улица Гаврилова) — Казанның Яңа Савин районында урнашкан урам. ССРБ каһарманы Петр Гаврилов (1900-1979) исемен йөртә.
Географиясе
Хөсәен Ямашев проспектыннан («Кыйтга» балалар паркы янында) башланып, Чуйков, 5 нче, 3 нче һәм 2 нче Кадыш урамнары белән кисешә һәм Адоратски урамы белән киселештә бетә, юл Воровски урамы булып дәвам итә.
Тарих
Хәзерге исемен 1984 елның 27 ноябреннән йөртә.